Сценарий сказки о здоровом образе жизни Өч кыз

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тукай районы Теләнче Тамак авылы

МБМББУ "Акчәчәк"

балалар бакчасы тәрбиячесе

Батталова Эльза Сәгыйть кызы

Өч кыз әкияте

Максат: - балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

- зарарлы гадәтләрнең организмга тискәре йогынтысы турындагы күзаллауларын киңәйтү;

- эстетик сәлатләрен үстерү;

- мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен, сөйләм активлыгын, фикер йөртү, танып-белү эшчәнлеген үстерү.

Катнашалар: Әни, Сылу, Бикә, Биби

Беренче күренеш

Өй эче күренеше. Арткы планда өч крават куелган, анда өч кыз йоклап ята, бер почмакта юынгыч, уртада өстәл һәм урындыклар.

(Музыка уйный, әтәч кычкыра, өйгә Әни керә һәм кызларын уята)

Әни Кызларым-йолдызларым, таң атты, торыррга вакыт.

Иртән торып , чәйләр эчкәч,

Идән юып алыгыз.

Тузан сөртеп, су китереп,

Өйне рәткә салыгыз.

Кызларым, торыгыз, тор, ә мин эшкә ашыгам.

(Әни чыгып китә, Сылу тиз генә тора, урыннарын җыя, калган ике кыз икенче якка борылып яталар)

Сылу Сеңелләрем торыгыз.

Кояш нурларын сибә,

Иртән зарядка ясау,

Тәнгә зур сихәт бирә.

(Сылу зарядка ясый)

Бер, ике, өч,

Миндә бик күп көч.

Шулай көчле булсам,

Эшләрмен бик күп эш.

(Бикә торып утыра. Аның чәчләре тузган, күлмәге алдын артка киелгән. Краватта утырган килеш тырнакларын кимерә)

Сылу ( Бикә янына килеп, кулларыннан тота һәм әйтә)

Тырнак астындагы кердән

Авырулар башлана.

Тырнагыңны гел кисеп йөр,

Теләсә кая ташлама.

Тырнак кимерү- начар гадәт,

Сеңлем, алай эшләмә.

Бикә (үпкәләп) Ярар, икенче алай итмәм.

Сылу (Бибигә борылып) Сеңлем, әйдә тор инде.

Биби Йокым әле туймады,

Минем торасым килми.

Нигә уята инде,

Йокларга ирек бирми. (йокысын дәвам итә)

(музыка уйный. Сылу юына, тешләрен чистарта, чәчләрен тарый һәм икенче якка чыгып китә. Бикә тора, аннан-моннан гына урынын җыя һәм көзге янына килә)

Бикә Битләрем дә, кулларым да бик чиста,юган саен бит тузар,әйдә ярар әле

(өстәл янына килеп утыра)

Биби Йокым бик тәмле минем,

Торасым килми иде.

Тәмле коймак исе чыккан,

Тормыйча булмый инде. (Чәчләре тузган, аякларын көчкә сүрәп ,өстәл артына килеп утыра, бер аягын урындыкка күтәреп куя)

Сылу (чәйнек һәм тәлинкә белән коймаклар күтәреп ктлеп керә, өстәлгә куя)

Сеңелләрем, юындыгызмы?

Бикә, Биби (бергә) Юындык! Юындык!

Сылу Алайса ,әйдәгез ашагыз. Менә файдалы үләннәрдән чәй пешердем, кәефләрегез күтәрелеп китәр.

(Сеңелләр авызларын шапылдатып ашыйлар, чүмереп чәй эчәләр, майлы куллары күлмәкләренә сәртәләр.)

Сылу (Моны күреп, ачуланыып)

Өстәл артында әдәпне

Бөтенләй онытасыз.

Берегез авыз чапылдата,

Икенчнгез чәй чүмерә,

Сөлгегә сөрт кулыңны,

Күлмәгеңә ышкыма,

Чәйне дә син тәмләп эч,

Чынаяктан чүмермә.

Бикә, Биби (бергә) Ярар, бүтән алай эшләмәбез.

(Кызлар савыт-сабаларны алып, икенче якка чыгып китәләр)

Икенче күренеш

(Чишмә буе, Сылу җырлый- җырлый чишмәгә суга бара. Р.Вәлиева сүз.,

Ф. Гәлимов көе.)

Сылу (чиләкләренә сулар алып ,чишмәгә рәхмәт әйтеп, кайтып китә)

Өченче күренеш

(Бикә белән Биби өй җыештырырга җыеналар. Берсе пыр туздырып идән себерә башлый , икенчесе тузан сөртергә җыена, урта бер җирдә чиләк тора. Биби шул чиләккә абынып егыла һәм алар талаша башлыйлар)

Биби (усал итеп)

Син куйдыңмы бу чиләкләрне минем аяк астына?(барып утыра)

Бикә (усал итеп)

Аягыңны азрак күтәреп атларга, өскә түгел, ә аяк астыңа карап йөрергә кирәк . Аңладыңмы? Нәрсә утырасың? Эшлә! Миңа гына эшләргә дигәнме әллә?

Биби Ай, тешем сызлый башлады, ай-яй....(кулы белән яңагын тота да урынына барып ята)

Бикә (усал итеп ның артыннан карап кала, идәнен себерүен дәвам итә. Аннары кинәт эчен тотып, урындыкка барып утыра)

Нишләптер эчем авырта,

Әллә мин дә авырыйм?

Ай эчем, вай эчем

Нәрсә эчеп карыйм соң? (караватка барып ята)

Сылу (чиләкләрен күтәреп кайтып керә)

Сеңелләрем, ник өй җыештырылмаган? Әллә йоклап ятасыз инде?

Биби Күзләрем йомылмый,

Авызым ачылмый.

Ай тешем, вай тешем

Сызлавы басылмый.

Сылу Әй, сеңлем, тешләр сызламасын өчен, көн дә аларны яхшылап чистартырга кирәк шул. Менә хәзер беләзегеңә сарымсак бәйләп куям, теш сызлавың да басылыр. (шулай эшләп куя)

Ә син нишләп ятасың?

Бикә Эчем авыртуга түзәр хәлем калмады.

Сылу тырнагыңны гел кисеп йөр, ашарга утырыр алдыннан гел кулларыңны юып утыр дип, әйттем мин сиңа. Шуңа да эчең авырта. Хәзер шомырт төнәтмәсе әзерлим.(бүлмәдән төнәтмә алып чыга) Эчеп куй, файдасы тими калмас.

Биби Чынлап та тешемнең сызлавы басылды. Моннан соң гел тешләремне чистартып йөрермен. Апамның сүзләрен тыңлармын.

Бикә Минем дә авырту басылды. Моннан соң пычрак куллар белән ашамам, тырнакларымны кимермәм, кисеп торырмын.

Сылу Ярый, сеңелләрем, инде сәламәтләндегез. Әйдәгез әни кайтканчы өйне тәртипкә китерик.

(кызлар тиз-тиз өй җыештыралар. Бикә белән биби юыналар, чәчләрен тарыйлар, киемнәрен тәртиплиләр. Әни кайта)

Әни Һай, кызларым, өйне җыештыргансыз, су китергәнсез, рәхмәт сезгә!

Тырыш кызлар үстерәемә сөенеп туя алмыйм. Моннан соң да чиста-пөхтә булыгыз, тату яшәгез!

Сылу Сау- сәламәт булым дисәң,

Гел чиста йөрт үзеңне.

Чисталыкта- пөхтәлектә

Сәламәтлек нигезе.

Бикә Зарарлы гадәтләрне дә

Без тизерәк бетерик.

"Чир китә, гадәт кала, " дип

Әйткәннәр бик тә белеп.

Биби Яман гадәт упкыныннан

Һәрчак ерак йөрегез.

Сәламәтлек - бәхет бит ул,

Аның кадерен белегез!

Тәмам

© 2010-2022