Урта яшьтәге балалар белән яз бәйрәме Карга боткасы үткәрү конспекты

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


« Карга боткасы ».

Максат: Халкыбызның авыз иҗатына, милли җырлы - биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү, уйлау, фикерләү, күзаллау сәләтләрен камилләштерү.


Музыка яңгырый. Балалар залга узалар.

А.б. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар. Без бүген зур бәйрәм "Карга ботка"сын уздырырга җыендык. Бу олы яз бәйрәмен борын-борын заманнарда ук уздырганнар. Хәзер бергәләшеп призентация карап китәбез.

1. Бозларны кузгатты -

Яз җитте, яз җитте.

Киң җәелеп су акты,

Су ерып боз үтте.

2. Көн ямьле, көн аяз,

Сайрый яз кошлары.

Кадерле безгә яз

Без бит яз дуслары.

Яз жыры----------------------------------------------------------------

1.Алып баручы:Давным-давно люди не знали, как приходит весна. Они думали, что весну приносят на крыльях грачи. Поэтому, когда снег таял, и ручейки начинали журчать, люди устраивали праздник: пели песни, танцевали, играли, веселились. В конце праздника варили кашу и всех угощали.

2. Алып баручы. Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын

белмәгәннәр ди.Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә дип

уйлаганнар.Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү

хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.Аны « карга боткасы » дип

атаганнар .Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар,ахырдан ботка

пешереп ашаганнар.

Әйдәгез, без дә бәйрәм уздырыйк, дусларны чакырыйк, сый-хөрмәт җыек.

(Ике бала кара карга костюмнарында очып керә)

1. Карр, карр, карр!

Туем җитте бар, бар.

Карга туйга бармасаң

Күңелең булыр тар, тар.

Карга туйга бар, бар.

2. Карга әйтә: карр, карр,

Туем җитте бар, бар.

Ярма, күкәй алып бар,

Сөт-маеңны алып бар,

Карр, карр, карр.

1. А.Б. (ишек шакый).

Өйдәме, түтәй?

Җәтрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Әби чыга.

- Балакайларым килгән икән. Мәгез, балалар, алыгыз.

Балалар. Рәхмәт, әби.

2. (ишек шакый).

Өйдәме, бабай?

Бабай, май кирәк безгә,

Ярма да кирәк.

Карга туена бар да кирәк.

Бабай чыга.

- Кһым, кһым. Һәй, кунаклар бар икән, оланнар килгән. Балалар, бар да

бар: ярма да, май да, тоз да. Мәгез алыгыз.

Балалар. Рәхмәт, бабай.

2. Алып баручы. Ярма да бар, май да бар,күкәй дә бар. Карга боткасын

пешерергә кирәк.

Әби. Ай-хай,бабакай,

Ботка ничек пешерик?

Су юк икән ләбаса

Тизрәк су китерик!

Бабай.Аптырама,әбекәй,

Әйтик тизрәк кызларга.

Алып килеп бирерләр,

Пешәр тиздән ботка да.

2 кыз чишмәдән су алып кайталар.

Бабай. Анасы, бар ботканы пешерергә куй. Бер сыйланыйк әле. (Әби китә.)

- Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз әле.

Гөрләвек ага, кояш елмая.

Көннәр озая, төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт,я әйтеп кара?

Балалар.Яз.

Бабай Бик дөрес, балалар.


Әби керә.

Әби. Мин ботка пешерергә куйдым.Балалар,әйдәгез,биеп-җырлап, уйнап

алыйк.

1.Алып баручы. Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз.

Кулны-кулга чаба-чаба

Бии-бии җырлыйбыз.

Әбекәйгә карата җыр җырлап китәбез "Әбиемә"

2. Алып баручы. Сез дә безгә кушылыгыз

Без шатлык таратабыз.

Тирә-якны яңгыратып

Биергә яратабыз.

« Күрсәт әле үскәнем"

1. Алып баручы. Алларын да алыйк,

Гөлләрен дә алыйк.

Матур җырларны җырлап

Сезнең күңелне яулыйк.

« Шаян кызым » җыры башкарыла.

2. Алып баручы. Без биедек, җырладык.

Бик күңелле уйнадык.

Әби-бабай хәзер сез

Әпипәне биегез.

Бабай. Ай-һай, нәни дусларыбыз,

Күңелне күтәрделәр.

Җырладылар, биеделәр,

Йөрәкне җылыттылар.

Әби. Алар кебек тыпыр-тыпыр

Биеп алырга кирәк.

Әйдә, бабай, чык уртага,

Мондый бәйрәм бик сирәк.

Әби белән бабай биюе.

Бабай. Әбисе, безнең ботка пешкәндер. Балаларны ботка белән сыйларга

кирәк.

Әби. Хәзер, картым, алып киләм.

Әби китә. Ботка алып керә.

- Менә карга боткасы пеште. Рәхим итеп ашагыз.

1.Алып баручы. Алда итәрбез әле,

Гөл дә итәрбез әле.

Тәмле итеп, ботка ашарбыз әле.

«ТҮГӘРӘК УЕН »


© 2010-2022