Конспект занятия в старшей группе на тему Нурлатым, моңлы ягым!

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Нурлатым, моңлы ягым!

(зурлар төркемендә интеграль шөгыль).

Дәресненң максаты:

- Балаларда туган якка ярату хисләре тәрбияләү;

-туган ягыбызның тарихый истәлекле урыннарына мәхәббәт тәрбияләү;

- Нурлат шәһәре гербы һәм аның мәгънәсе белән таныштыру;

- балаларның диалогик сөйләмен, игътибарлылыгын үстерү.

Дәрестә кулланылган материал: Татарстан картасы,шигырьләр, аудиоязмалар : «Нурлат гимны», «Нурлатым, әй Нурлат» , Нурлат шәһәре гербы, Нурлат шәһәренә багышланган презентация.

Әзерлек эшләре:музейга экскурсия, туган якка карата шигырьләр,җырлар өйрәнү, «Түбәтәй», «Йөзек салыш» уеннарын уйнау.

Шөгыль барышы:



Тәрбияче: Балалар бүгенге шөгылебездә без сезнең белән үзебез яши торган Нурлат шәһәренең тарихы белән танышырбыз. Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Ул - туган як. Безнең дә туган ягыбыз- Нурлат шәһәре. Ә хәзер әйдәгез, яраткан шагыйрәбез Фәүзия Мөхәммәтованың Нурлат гимнын тыңлыйк.

Нурлат гимнын тыңлау.


Тәрбияче: Балар җыр кайсы шәһәргә багышлана?

Балалар: (Нурлат)

Тәрбияче: Әйе, балалар Нурлат. Бу сүзнең яңгырашыннан ук ниндидер җылылык, яктылык, нур беркелеп тора сыман. Нурлатның гербында да алтын башаклар, якты кояш һәм нурлы ат сурәтләнгән- муллык, омтылыш һәм үсеш символы ул. Әйдәгез әле, Нурлатка багышланган шигырьләрнеискә төшерик.

Балалар чыгышы.


Гүзәл: Ипи, икмәк- иң кадерле нәрсә

Энҗе, мәрҗән кебек асылташ.

Ипекәйнең валчыгына тормый

Бу дөньяга ипи үзе баш.

Камилә: Көзге матур хезмәттән соң.

Үзенә бер ләззәт алып.

Сабан туе мәйданында

Ат чабышын күзли халык.

Гөлназ: Кара алтын ятмалары-

Табигать матурлыгы.

Нурлатым хәзинәсе ул,

Нурлатым горурлыгы.

Чулпан: Матурлык яратучы дип

Әйтмиләр бер дә юкка.

Кара алтын сәбәпчесе

Синдәге горурлыкка.

Камиля: Аргамактай чаптырларга

Бай икән безнең яклар!

Җитезлектә көч сынаша

Авыллардан килгән атлар.

Тәрбияче: Нурлатлылар тырышлыгына буйсынмаган нәрсә юк. Кара алтынны үзебездә үк эшкәртеп, продукция итәргә дә була. Балалар бер ел эчендә генә дә шәһәр йөзен бизәп, кешеләргә уңайлыклар тудырып, дистәдән артык социаль, мәдәни, көнкүреш иналары да төзеп өлгертергә була. Нурлатның спорткомплексы, бассейны, балалар сәнгать мәктәбе, аэропорты кебек заманча биналары бар.

Презентация карау: Нурлатым, моңлы ягым!


Тәрбияче: Нурлатның шулай ук үз исемен бар яклап бизәрлек, данларлык үткәне, бүгенгесе, киләчәге бар. Мул уңышлы басулары, җиләкле аланнарга бай урманнары, җырларда җырланган елга- сулары, челтерәп аккан саф сулы чишмәләре бар. Ә хәзер балалар табышмаклар әйтәм, ә сез җавап бирегез.

1. Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган (кояш).

2. Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел (һава).

3.Чит-чите − таллык,
Уртасы − сазлык;
Керсәң − батарсың,
Чыгалмый ятарсың (күл).

4. Җәй киенә, кыш чишенеп ташлый (урман).

5. Яз килсә − киенә,
Көз килсә − чишенә (агач).


Балалар чыгышы.


Тәрбияче: Нурлат турында күп, бик күп сөйләргә һәм язарга мөмкин, киләчәктә ул әле яңа әсәрләр өчен илһам чыганагы булыр. Шуңа да без җырларның дәвамлы буласына ышанып калабыз.

© 2010-2022