Конспект на татарском языке Кыргый хайваннар (Старший возраст)

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Алабуга районы "Очкынкай" исемле 36 нчы катнаш төрдәге

балалар бакчасы


"Кыргый хайваннар. Яшәү урыннары" темасы буенча

зурлар төркемендә үткәрелгән белем бирү эшчәнлеге

Конспект на татарском языке Кыргый хайваннар(Старший возраст)



Әзерләде һәм үткәрде:

Шәйхетдинова Ч.С.

Тема Кыргый хайваннар. Яшәү урыннары.

Максат: Кыргый хайваннарның яшәү урыннары белән таныштыру

Бурычлар: 1.Кыргый хайваннар турында белемнәрен арттыру, аларны аерырга өйрәтү.

2. Хайваннарның нәрсә белән тукланулары турында ачыклау.

3. Уеннар һәм тирә-юнь барышында бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

Сүзлек: аю өне, бүре өне, куыш, оя.

Җиһазлар: Кыргый хайван рәсемнәре, уенчыклар, бүре киеме

Алдан эшләнгән эш: Кыргый хайваннар турында әкиятләр уку, рәсемнәр карау, табышмакларга җаваплар табу, ком белән танышу, рәсем ясау.

Барышы:

Балалар ярымтүгәрәк формасында урындыкларда утыралар.

Тәрбияче Исәнмесез балалар. Безгә бүген кунаклар килде, әйдәгез исәнләшик әле. Ә хәзер бер-беребезгә карап елмайдык. Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын уйлап табыгыз.

1. Сорыдыр төсе,

Үткенднр теше,

Урманда йөри,

Сарыклар эзли. (Бүре)

2. Үлән ашый, май ташый (сыер)

3. Нинди аучы коралсыз,

Тычкан аулый төн буе.

Аннан, мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе. (Песи)

Тәрбияче Табышмаклар нинди хайваннар турында?

Балалар Кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары турында.

Тәрбияче Бик дөрес балалар. Ни өчен шулай дип атала? Ә без бүген сезнең белән кыргый хайваннар турында сөйләшербез. Сез нинди кыргый хайваннар беләсез?

Балалар Куян, бүре, керпе, аю һ.б.

Тәрбияче Бик дөрес балалар

(Төркем бүлмәсенә бүре килеп керә)

Бүре Исәнмесез балалар

Балалар Исәнмесез

Бүре Менә минем каршыма Кызыл калфак очрады. Ул шушы кәрзин белән әбисенә күмәчләр илтә иде. Ә мин аның күчтәнәчләрен ашап бетердем (Корсагын сыпыра) Бик тәмле булды.

Тәрбияче Балалар, дөрес эшләгәнмн бүре?

Балалар Юк.

Тәрбияче Әйе шул, кеше әйберенә рөхсәтсез тияргә ярамый. Нәрсә эшлибез инде хәзер. Әле сиңа үз хатаңны танырга соң түгел бүре. Кайда калды соң ул Кызыл калфак?

Бүре Белмим шул, хәзер эзләп киләм мин аны.

Тәрбияче Тукта әле бүре, кәрзинеңне калдырып тор. Без балалар белән берәр ни уйлап карарбыз. Бүредән кәрзинен ала)

Бүре Ярар мин китим алайса.

Тәрбияче Балалар, ә сез беләсезме бүре кайда яши?

Балалар Урманда

Тәрбияче Әйе балалар. Менә карагыз әле (Рәсем күрсәтәм) Ул өндә яши. (Логово) Нинди соң ул бүре?

Балалар Соры, кыргый, йонлы, усал, тешләре үткен

Тәрбияче Тагын нинди хайваннар яши әле урманда?

Балалар Куян

Тәрбияче Бик дөрес балалар. Менә карагыз әле (Рәсем) Куян куак араларында яши. Ул нинди?

Балалар Соры, кечкенә, куркак, озын колаклы

Тәрбияче Кайсы хайван турында сөйләмәдек әле?

Балалар Төлке турында.

Тәрбияче Төлке дә кыргый хайван. Ул да өндә яши. Нинди соң ул төлке?

Балалар Хәйләкәр, кызыл-сары төстә.

Тәрбияче Кайсы хайван бал ярата?

Балалар Аю.

Тәрбияче Дөрес балалар. Аю өндә яши. Ул көз ахырында йокыга тала. Нинди соң ул аю.

Балалар Зур, йонлы, усал

Тәрбияче Кайсы хайван агач башында оя кора?

Балалар Тиен

Тәрбияче Бик дөрес. Тиеннең өен куыш дип атыйлар. Кыргый хайваннар өйләрне дә үзләре ясыйлар, азыкны да үзләре табалар. Балалар әйтегез әле, хайваннар нәрсә белән тукланалар?

Балалар Куян - кишер

Тиен - күркә

Керпе- гөмбә

Аю - бал

Тәрбияче Балалар, әйдәгез бүре килгәнче кәрзин белән бер уен уйнап алыйк

Уен " Азыкны кем ашый" Кәрзиндә хайваннар ашый торган азыклар. Балалар түгәрәккә басалар. Азыкны нинди хайван ашый, балалар хәрәкәтләр белән күрсәтәләр.

Конспект на татарском языке Кыргый хайваннар(Старший возраст)

Тәрбияче Булдырдыгыз, афәрин

Тәрбияче Балалар бүре Кызыл калфакны таба алды микән инде. Әйдәгез алар килгәнче күмәчләр ясап кәрзинне тутырып куйыйк.

Рәсем (Ком белән күмәчләр ясау)

Тәрбияче Балалар урындыкларыгызны алып урыннарга утырыгыз. Сезнең алда күмәч рәсеме. Әйдәгез исләрегезгә төшерик әле ничек итеп ясыйбыз күмәчне. Иң элек кисточкалар алып клей белән буйыйбыз, аннан соң ком сибәбез. (Балалар янына килеп булышам). (Тыныч көй астында эшләнелә)

Конспект на татарском языке Кыргый хайваннар(Старший возраст)

Бүре белән Кызыл калфак керә. Исәнмесез балалар.

Тәрбияче Исәнме Кызыл калфак. Без синең килүеңә балалар белән күмәчләр ясадык. Сиңа ошыймы?

Кызыл калфак Рәхмәт сезгә балалар

Бүре Рәхмәт балалар. Мин хатамны таныдым, бүтән алай эшләмәм. Миңа кайтырга вакыт инде. Сау булыгыз.

Тәрбияче Балалар әйтегез әле, бүре кайда яши? Өе ничек дип атала?

Балалар Өндә яши.

Тәрбияче Тиен

Балалар Куышта

Тәрбияче Сезгә ошадымы?

Балалар Әйе

Тәрбияче Балалар, сез бүген бик актив булдыгыз.


© 2010-2022