Конспект занятия на тему Мамины профессии

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мой

Сөйләм телен үстерү буенча план конспект.

Тема: «Хатын-кыз һөнәрләре»

Бурычлар:

Белем бирү: Олылар хезмәтенең кирәклеге һәм әһәмияте турында күзаллауларын ныгыту, 8 нче март, "Һөнәрләр" темасы буена балаларның тел байлыгын үстерү, күзаллауларын төгәләйтү һәм киңәйтүне дәвам итү, сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыруны дәвам итү.

Үстерү: сөйләм телен , игътибарлылыкны, фикерләү сәләтен үстерү.

Тәрбияви: Олылар хезмәтенә сакчыл караш, ярдәмләшү теләген, җәмәгать тормышында актив катнашу теләген тәрбияләү, хезмәттәшлек , дустанәлек, мөстәкыйльлек, инициативлылык күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: проектор, экран, компьютер, укытучы, тегүче, сатучы, сыер савучы төшерелгән картинкалар, һәр һөнәргә караган кораллар наборы.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: танып белү, коммуникация.

Шөгыль барышы:

I. Оештыру өлеше

Балалар урындыклары янында басып торалар. Сәламләү.

Исәнмесез, балалар. Сезне күрүемә бик шатмын. Хәзер теләсә нинди бер һөнәр исемен атаган бала өстәл артында үзенең урынын ала. (Балалар һөнәр исемен атыйлар һәм урындыкларга утыралар). Әфәрин,менә күпме һөнәрләр атадыгыз.

Балалар бакчасында без нинди халыкара бәйрәмгә әзерләнәбез?? (8 Март бәйрәменә). Башкача бу бәйрәмне ниче атыйбыз? (Әниләр бәйрәме дип) Бу бәйрәмне кешеләр ничек бәйрәм итәләр? (Балаларның җаваплары) .

II. Теманы игълан итү

Бәлки сез бүген нәрсә турында сөйләшүебез турында төшенгәнсездер? (Балаларның җаваплары).

Әлбәттә, бүген һөнәрләр турында сөйләшәбез, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк хатын-кызлар һөнәрләре турында сөйләшербез.

III. Төп өлеш

1. Сезнең игътибарыгызга "Әни һөнәрләре" дигән презентация тәкъдим итәм (Карау). Презентациядәге шигырьләрне балалар сөйли.

2. Сораулар буенча әңгәмә:

- Презентациядә нинди һөнәрләр турында сүз барды? (Балалар җаваплары) .

- Сез ничек уйлыйсыз, иң төп һөнәр нинди һөнәр ул? (Әни һөнәре) .

- Бер үк кеше берничә һөнәр иясе була аламы ? (Ответы детей) .

3. Дидактик уен «Кемгә нәрсә кирәк? ».

Уен барышы: Балаларга өстәлдән укытучы, тегүче, сатучы, сыер савучы һөнәрләренә караган кораллар алып тиешле картинка астына куярга тәкъдим ителә. Дөрес үтәлеш тикшерелә.

Җиһазлау: укытучы, тегүче, сатучы, сыер савучы төшерелгән картинкалар, һәр һөнәргә караган кораллар наборы.

4. Әни турында план буенча хикәя төзү (2-3 бала төзи).

- Балалар, бер кечкенә кыз урамда әнисеннән артта калган. Үз янында әнисен күрмәгәч, елый башлаган.

Аңардан кешеләр:

- Син нигә елыйсың? - дип сораганнар.

Кыз:

- Мин әниемне югалттым, -дигән.

Кешеләр:

Елама, хәзер әниеңне табабаыз. Синең әниең нинди? - дип сораганнар

Кыз аларга:

- Шуны да белмисезмени ?! Бик матур минем әнием - дип җавап биргән. (Аңлау, аңламауларын тикшерү)

- Балалар, сез дә үзегезнең әниегез турында сөйләгез әле.

План буенча сөйләү.

- Әниеңнең исеме ничек?

- Ул кем булып эшли?

- Аңа эше өчен нәрсә кирәк?

- Сез бергә нәрсәләр белән шөгыльләнергә яратасыз?

IV. Йомгаклау

-Бүген нәрсәләр турында сөйләштек? (Балаларның җаваплары).

- Барыннан да күбрәк нәрсә исегездә калды?( Балаларның җаваплары).

- Нинди авырлыклар очрады? (Балаларның җаваплары).



© 2010-2022