Конспект ОД Күңелле сәяхәт

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ «ЛЕНИНОГОРСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ» МУНИЦИПАЛЬ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕНЕҢ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ «ЛЕНИНОГОРСК ШӘҺӘРЕНЕҢ 19 НЧЫ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ»


"Күңелле сәяхәт"

(мәктәпкә хәзерлек төркемендә бердәм өйрәтү эшчәнлеге)








Үткәрде:

бакчаның татар теленә өйрәтү тәрбиячесе:

Л.М.Мубаракшина








2014

Программасы: УМК "Татарча сөйләшәбез".

Балаларның яше: мәктәпкә хәзерлек төркеме.

Юнәлеше: танып белү- сөйләм.

Төп белем бирү өлкәсе: танып- белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү,матур әдәбият, музыка,физик тәрбия,сәламәтлек.

Үткәрү формасы: фронталь, уен ситуацияләре, үстерелешле диалоглар аша тел өйрәтү.

Максат: балаларның сөйләмен көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр хисабына баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Тәрбия бурычлары: бер- береңне игътибар белән, бүлдермичә, сабыр итеп тыңлау сыйфатлары тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: үстерелешле диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтерләрен, зиһеннәрен үстерү.

Өйрәтү бурычлары: төрле уен ситуацияләре, уеннар, аша үстерелешле диалогка тарту; "Китап укый" җөмләсен презентацияләү.

Көтелгән нәтиҗә: мөстәкыйль рәвештә куелган бурычларны чишү.

Метод һәм алымнар: сүзле,күрсәтмә,техник чаралар куллану, сөенеч мизгеле,сорау-җавап, тулыландыру,нәфис сүз,мактау, сүзле уен,бәяләү.

Җиһазлау: магнитлы такта, музыкаль үзәк, ноутбук,проектор,экран,аудиоязма, "серле тартма",хәрәкәтне белдерүче рәсемнәр,пиктограммалар,эш дәфтәрләре.

Балаларны оештыру: I Ирекле

II 1.Урындыкларда

2.Урындыкларда

3.Ярымтүгәрәккә басып

4.Урындыкларда

5.Урындыкларда

6.Урындыкларда

III келәмдә ярымтүгәрәк ясап

Шәхси эш: Даша,Милана,Вика белән хәрәкәтне белдерүче сүзләрне кабатлау.

Сүзлек эше: "китап укый".

Алдан эшләнгән эш: күрсәтмә һәм таратма материаллар әзерләү,җырлар өйрәнү,әңгәмә, ,эш дәфтәрләрендә эш.

Эшчәнлек төзелеше: I Психологик җайлашу,оештыру моменты

II Төп өлеш: 1.Сөенеч мизгеле:Акбай белән Мияуны каршылау.

2."Нишли?"сүзле уены.

3.Ял минуты: җыр"Мин җырлыйм..."

4.Пиктограмма белән эш

5.Экранда эш: «Волшебная школа».

6.Дәфтәрдә эш: "Волшебная школа".

III Йомгаклау өлеше:эшчәнлеккә нәтиҗә.


Эшчәнлек барышы:

I.Оештыру: -Исәнмесез, дусларым.

-Хәерле иртә.

II.Төп өлеш:Сөенеч мизгеле.

(Ишек шакыйлар.)

Балалар:- Кем анда?

-Бу мин - Мияу.

-Бу мин- Акбай.

Балалар:- Кил монда ,Мияу.

-Кил монда,Акбай.

(Серле тартма тотып Акбай,Мияу керәләр.)

Акбай : -Исәнмесез, балалар.

Мияу:- Исәнмесез,дусларым.

Балалар: -Исәнме,Акбай .

-Исәнме,Мияу.

Акбай:-Хәлләр ничек,балалар?

Балалар:-Әйбәт,Акбай.Акбай,хәлләр ничек?

Акбай:-Әйбәт,балалар. Сегодня мы будем готовиться в волшебную страну "Мәктәп- школа".Мы с собой возьмём того,кто сможет ответить на вопросы Мияу.Будьте внимательны!

(Мияубалаларга хәрәкәтне белдерә торган рәсемнәр күрсәтеп сорый.)

Мияу:- Дима, бу нәрсә?

Дима:-Бу куян (аю,песи,эт,төлке,тычкан).

Мияу:-Куян (аю,песи,эт,төлке,тычкан) нишли?

Дима:-Куян (аю,песи,эт,төлке,тычкан)сикерә (ашый,эчә,йөгерә,утыра,йоклый,бит юа,чана шуа,бии,җырлый).

(Мияу китап укучы малай рәсемен күрсәтә)

Мияу:- Малай нишли?

Акбай:-Китап укый.-Читает книгу.

Мияу:-Әйе,китап укый.

("Китап укый" җөмләсе җырлап,пышылдап,кычкырып кабатланыла.)

-Ребята, посмотрите на пиктограмму. Как вы думаете, что она означает?

(Балалар җавабы.)

-Әйе,бу пиктограмма китап укый-читает книгу җөмләсен аңлата. Кабатлагыз: китап укый.

("Без инде хәзер зурлар... " проектына язылган аудиоязманың 55енче кисәген тыңлау.)

"Тыңла!-Слушай!

-Малай ( кыз,куян,төлке)китап укый.

-Малай (кыз,куян,төлке)китап укый. (Рәсем күрсәтелә.)

-Ребята, "китап"-это "книга". Кабатлагыз: китап.Җырлап кабатлыйбыз:китап.

Басып кул чабып кабатлыйбыз:китап.

Мияу: -А сейчас мы с вами поиграем игру "Нишли?"

(Мияу балаларга таратма рәсемнәр өләшә.)

Мияу:-Кыз (малай,куян,төлке) нишли?

Ксюша:- Кыз (малай,куян,төлке) китап укый.

Акбай: Молодцы!В путешествие берём всех ребят.Дорога дальняя.Чтобы в пути не было ,скучно,мы споём песенку "Мин җырлыйм..."

(Аудиоязманын 51енче кисәген кабызып җырлау.)

-А сейчас внимание на экран: задание называется "Волшебная школа". "Слушайте"-"Тыңлагыз!": Рассмотри картинки, продолжи фразы. Кем укый?

Бала:-Мин укыйм.

( Балаларэкраннан җөмләләрне укыйлар.)

-Садимся за столы и работаем в рабочих тетрадях.

(Балалар эш дәфтәрлрендә эшлиләр.)

-Ребята,как же будет по татарски «читает книгу»? Давайте споем -«китап укый».Даша, как ты скажешь «Мальчик читает книгу»? Ваня, как ты скажешь «Мама читает книгу». Ксюша, а ты как скажешь «Лиса читает книгу»?

(Балалар җавап бирәләр.)

-Что нового вы сегодня узнали?Какое задание вам понравилось? Какое задание было сложным?

(Балалар җавап бирәләр.)

- На этом наша деятельость закончивается.Давайте,попрощаемся с нашими друзьями.

Балалар:- Саубул,Акбай.

Акбай:-Саубулыгыз,дусларым.

Балалар:-Саубул,Мияу.

Мияу:- Саубулыгыз,балалар.

-А сейчас,давайте,попращаемся со мной.

Балалар:-Саубулыгыз,Лилия Ахметовна.

-Саубулыгыз, нәниләрем.Рәхмәт.Зур рәхмәт.









Конспект ОД Күңелле сәяхәт

"Түбәтәй" уены.

Конспект ОД Күңелле сәяхәт

"Командир"уенын балалар бик ярата.





© 2010-2022