Конспект Кышлаучы кошлар (второй младший возраст)

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Кышлаучы кошлар"

Икенче кечкенәләр төркеме.

Танып белү - тирә-юнь белән таныштыру

Максат:Балаларның белемнәрен системага салу, сөйләм телләрен үстерү.

Бурычлар:

Тәрбияви: кошларга карата сак караш, алар турында кайгыртучанлык, кышын аларны тукландыру теләге тәрбияләү.

Белем бирү: балаларның кышкы табигатьнең характерлы үзенчәлекләрен, кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен камилләштерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтү, каләм белән ярма бөртекләре ясауны ныгыту.

Үстерешле: Сүзлек запасын баету, игътибарлыкларын, күзәтүчәнлекне үстерү.

Җиһазлар: "Җимлек янында" рәсеме, сары буяулар, пумалалар, кәгазьдән ясалган тәлинкәләр, җимлекләр, интерактив такта.

Әзерлек эше:

  • Саф һавада йөргәндә балалар бакчасы тирәсендәге җимлекләрне, кошларны күзәтү;

  • Җимлеккә очып килгән кошларны күзәтү;

  • Дидактик уеннар уйнау;

  • Кыш турында шигырьләр уку, әңгәмә үткәрү;

  • Ата-аналар белән җимлек ясау.

СӨЭ: җимлек, күгәрчен, песнәк, чыпчыклар.

Индивидуаль эш: авырсынган балалар белән яңа сүзләрне кабатлау (Азиз, Риналь).

Эшчәнлек барышы:

  1. Психогимнастика

Кулларга без тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

  1. Тәрбияче:Балалар, тыңлагыз әле, безгә кемдер килә. Нәрсә тавышы бу, балалар?

Акбай керә.

Акбай: Исәнмесез, балалар.

Балалар: Исәнмесез.

Акбай: Сез мине таныдыгызмы?

Балалар: Әйе, син Акбай.

Акбай: Балалар, сезнең кәефләр ничек?

Балалар: Минем кәефем әйбәт.

  • Минем кәефем яхшы.

  • Минем кәефем күңелле.

  • Минем кәефем күтәренке.

Тәрбияче: Акбай, ә синең кәефең ничек?

Акбай:Минем кәефем бик әйбәт. Балалар, ә минем бик уйныйсым килә. Мияүбикә белән уйный башлаган идем, ләкин ул миннән качты. Ә сез минем белән уйныйсызмы?

Балалар: Әйе.

Акбай: Уенның исеме "Киресен әйт"

Ак-кара

Менә-төшә

Зур-кечкенә

Озын-кыска

Көн-төн

Эссе-салкын

Тәрбияче: Акбай, ә безнең балалар табышмакта беләләр, игътибар белән тыңла әле, җавабын белерсең микән?

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран,

Бу кайчан була?

Акбай: Бу кыш.

Тәрбияче: балалар, ә хәзер нинди ел фасылы:

Балалар: кыш.

Тәрбияче: Ә кыш җиткәч сез нинди үзгәрешләр була?

Балалар: Кыш көне салкын

  • Җирне кар каплый.

  • Җил, буран уйный.

  • Кешеләр җылы итеп киенә.

  • Кошлар кешеләр янына очып килә.

Тәрбияче: Әйе, балалар, дөрес әйтәсез. Кошлар безнең янга очып киләләр. Ә без алаларга кышын булышабыз. Аларны ашатабыз, карыйбыз. Менә карагыз әле, без әти-әниләребез белән җимлек ясадык.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, бергә әйтәбез Җимлек. Азиз - кабатла әле, Җимлек. Риналь, кабатла әле - Җимлек. Әйдәгез әле хәзер ял итеп алабыз. Басабыз, балалар.

Без җимлек ясадык,

Кошларны карадык,

Башта карадык өскә,

Аннан карадык аска,

Уңга, сулга карадык,

Кошлар кебек очтык,

Урыннарга утырдык.

Тәрбияче: Балалар, ә нинди кошлар җимлеккә килгән, кем аларны таныды? Бу нинди кош очып килгән?

Балалар: Күгәрчен очып килгән.

- Песнәк очып килгән.

- Чыпчыклар очып килгәннәр.

Тәрбияче:Әйдәгез, балалар, бергәләшеп әйтәбез: күгәрчен, песнәк, чыпчыклар.

Риналь, Азиз кабатлагыз әле, күгәрчен, песнәк, чыпчыклар.

Тәрбияче:Акбай, син беләсеңме, Җимлеккә нәрсә салырга ярый? Кошлар нәрсә ашыйлар?

Акбай: беләм, аш, ит, сөякашыйлар.

Тәрбияче: Тукта әле, Акбай. Балалар, Акбай дөрес әйттеме?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, искә төшерәбез, җимлеккә без сезнең белән нәрсә сибәбез?

Балалар: Көнбагыш сибәбез

  • Ярмалар сибәбез.

  • Ипи сибәбез.

Тәрбияче: Балалар, карагыз , кошлар җимлеккә очып килгәннәр,ачыкканнар, әйдәгез әле, аларга ярдәм итик, ярма бөртекләре ясыйк.

Тәрбияче пумала очы белән нокталар ясап күрсәтә. Балалар Сары буяу белән ярма бөртекләре ясыйлар. Кыш турында музыка яңгарай.

Тәрбияче: Хәзер, әйдәгез, кошларга ярмаларны менә бу җимлеккә куябыз, урамга чыккач, кошларны сыйларбыз.

Акбай: Балалар, миңа сездә бик ошады. Минем сезгә бүләгем бар. Мин сезгә конбагыш бүләк итәм. Урамга чыккач җимлеккә сибәрсез.Мин хәзер Мияубикәне табамда, сезнең нинди уңган икәнегез турында сөйлим. Саубулыгыз, балалар.

Балалар: Саубул, Акбай.

Тәрбияче: Балалар: Ә сезгә бүген нәрсә ошады:

Балалар: Без ярмалар ясадык.

Кошларга булыштык.

Миңа да сезнең белән бүген ошады. Әйдәгез әле үзебезгә кул чабабыз.



© 2010-2022