Экологический КВН для старшей группы

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Экологик КВН.

Максаты: Балаларның экологик белемнәрен ныгыту,

Туган як табигатенә соклану,

ярату хисләре тәрбияләү.

Программа эчтәлеге:

  1. Балаларны уеннар аша классификацияли белергә өйрәтү.

  2. Сораулар, биремнәр аша экологик белемнәрен ныгыту.

  3. Табигатттәге үзгәрешләргә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Балалр ике командага бүленәләр. Беренче команда "Умырзая", икенче команда "Ландыш". Ике комадага да түшләрендә үзләренең билгеләре беркетелә.

Структурасы, методик алымнар:

  1. Оештыру өлеше: балалар белән әңгәмә, аңлату.

  2. Төп өлеш: ике командага бүлү, кызыклы сораулар, Уеннар оештыру.

  3. Йомгаклау өлеше: уздырган КВН га карата кабат сораулар бирү, балаларны мактау, бүләкләр тапшыру.

Барышы: Ике команданың да командирлары чыга, бер-берсен сәламлиләр.

Умырзая командасы:

Хуш исләрен таратып

Утырасың син Ландыш

Чәчәкләр патшасы булсаңда

Безнең белән син ярыш.


Ландыш командасы:

Кар астыннан иң әвәл

Кул суза Умырзая

Батыр, горур чәчәккә

Ландышлар да баш ия.


Алып баручы: 1-нче бирем Умырзаяларга, "Бер сүз белән әйт".

Сыер, сарык, кәҗә, ат, песи, эт...

Җавап: Йорт хайваннары.

2-нче бирем Ландышларга, "Бер сүз белән әйт".

Аю, бүре, төлке, куян, поши...

Җавап: Кыргый хайваннар.

Алып баручы: Мин ике командага бергә сораулар бирәм, кайсы команда беренче әйтә, ул командага фишка бирелә, кайсы команда күбрәк фишка җыяр микән.

  • Агачлар кыш көне үсәме? Ни өчен? (Балалар җвабы тыңлана).

Җавап: Үсми.

  • Күчмә кошлар көньякта оя коралармы?

Җавап: Кормыйлар.

  • Аю кыш көне нишли?

Җавап: Аю кыш көне өнендә йоклый.

  • Керпе кыш көне нишли?

Җавап: Көздән җыйган яфраклары астында йоклый.

3-бирем: һәр команда бер-берсенә яшелчә, җиләк-җимешләр турында табышмаклар әйтешәләр.

4- бирем: "Кызыл китап" нәрсә ул? (балалар җаваплары тыңлана, бергәләп кыскача әңгәмә үткәрелә).

5-бирем: Табигатьтәге тереклек, үсемлекләрне "Кызыл китап"ка кертмәс өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? (балалар җаваплары тыңлана, бергәләп кыскача әңгәмә үткәрелә).

6-бирем: Ни өчен "Урман байлыклары" диләр, урман байлыкларын санарга, файдаларын аңлатырга? (балалар җаваплары тыңлана, бергәләп кыскача әңгәмә үткәрелә).

7-бирем: Ни өчен гөлләрне бүлмә гөлләре дип атыйлар? (балалар җаваплары тыңлана, бергәләп кыскача әңгәмә үткәрелә).

8-бирем: Ни өчен яңгыр ява?

Җавап: Җирдәге суллар парга әйләнә, һавага күтәрелә, анда су тамчысына әйләнә дә, яңгыр булып ява.

9-бирем: Кайчан кар шыгырдый?

Җавап: Суык көнне кар шыгырдый, җепшек ягьни җылы көнне укмаша, тәгәрәтеп Кар бабай ясап була.

Һәр командага сорау бирелә, файдалы якларын әйтәләр,белмәсәләр икенче команда җавап бирә, очко өстәлә. Умырзая командасыннан башлана.

  • Бүре.

Җавап: Бүре чирле куяннарны, төлкеләрне тота, үлгән хайван калдыкларын ашый, чир таралудан саклый.

  • Керпе.

Җавап: Керпе тычканнар тота.

  • Ландыш чәчәге.

Җавап: Дару үләне, кыр чәчәге, аннан дарулар ясыйлар.

  • Алоэ гөле.

Җавап: Бүлмә гөле, дарулар ясыйлар.

  • Тукран.

Җавап: Урман докторы, агачларның кортларын чүпли, аларны черүдән саклый.

  • Үрмәкүч.

Җавап: Үрмәкүч чебен, черкиләр тота.

Хороводлы уен: "Күрсәт әле үскәнем".(Хәрәкәтләр белән күрсәтәләр)

Уен барышы: Күрсәт әле үскәнем, кошлар ничек очалар.

-Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.

Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри аюлар.

Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар һ.б.

Йомгаклау. Әз хәрәкәтле уен. Җимеш биргән агач әйткәч басалар, җимеш бирмәгән агачлар булса утыралар.

Каен, миләш, усак, балан, чыршы, алмагачы, нарат, шомырт һ.б.

Азактан җиңүче командалар билгеләнә, бүләкләр таратыла.


















© 2010-2022