Конспект воспитательного часа в детском саду Моя Республика Татарстан

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:







"Минем гүзәл Татарстаным"



Үткәрде :Исламова Р.М.






Мөслим

2007


Тема: Минем гүзәл Татарстаным.


Максат: Туган илем - Татарстан, аның суверен республика икәнен аңлату, Татарстан флагы,гербы белән таныштыру. Флагтагы төсләрен, ак барсның нәрсә аңлатуы турында сөйләү. Туган илгә,туган телебезгә мәххәбәт уяту.

Җиһазлау. Рәсемнәр, магнитофон, флаг,герб,гимн.

Тәрбия сәгатенең барышы.

  1. Татарстан картасы буенча әңгәмә.

- Балалар, кем белә,бу нәрсә? Әйе,бу карта. Һәр илнең үз картасы булган кебек, безнең илебезнең дә үз картасы бар. Ничек атала без яши торган республикабыз?

- Әйе, Татарстан республикасы. Безнең республикабыз 1990 елның 30 августында үзен бәйсез, ирекле республика дип игълан итте. Менә шул көннән бирле без һәр елны 30 августта республикабызның туган көнен билгеләп үтәбез. Бу бик зур бәйрәм. Сез үзегез дә һәр елны бу бәйрәмгә барасыз, әти-әниләрегез белән күңелле ял итәсез.

- Балалар әйдәгез әле республиканың шәһәрләрен картада күрсәтеп карагыз. Казан, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән ,Мамадыш , Яр Чаллы, Минзәлә, Әлмәт,Бөгелмә,Арча,Чистай һ.б.

- Безнең республикада нинди зур елгалар бар? Идел, Кама, Агыйдел, Вятка, Ык.

- Нинди файдалы казылмаларга бай безнең республикабыз? Нефть, известь, ком,чуерташ, кызыл балчык.

- Менә , балалар, безнең республикабыз бик зур.Анда төрле милләт кешеләре яши. Ягез, санап күрсәтегез әле, кемнәр? Татарлар, руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар, казахлар, әрмәннәр.

- Әйе, иң күп яшәгән халык - татарлар һәм руслар. Шуңа күрә бездә ике дәүләт теле кабул ителгән: татар һәм рус телләре. Менә без дә сезнең белән тырышып-тырышып татар телен һәм рус телен өйрәнәбез, аларга кушып чит тел дә - инглиз телен өйрәнәсез.

  1. Физкульт-минут:"Чәчәкләр" уены.

Гөлчәчәкләр күренде.

Һәм кояшка үрелде.

Аларга җылы кирәк.

Кояш астында рәхәт.

Җил исте,

Чәчәкләрне селкетте.

Уңга бөгелделәр,

Җиргә иелделәр.

Сулга бөгелделәр,

Җиргә иелделәр.

Бар син, җил, моннан кит,

Чәчәкләргә тими үт,

Алар зур булып үссен,

Безгә шатлык китерсен.

  1. Татарстан гимнын тыңлау.

- Балалар, сез Татарстан гимнын тыңладыгыз. Аның көен композитор Рөстәм Яхин язган. Ошадымы сезгә? Бу музыканың характеры нинди? Тантаналы. Тагын бу гимнда горурлык , туган илгә, туган телгә мәххәбәт хисләре чагыла.

- Бу Татарстанның флагы.Анда нинди төсләр бар? Яшел, ак, кызыл. Бу төсләр нәрсә дигәнне аңлата соң? Яшел - ул яз билгесе, шатлыклы киләчәк килүен аңлата. Уртадагы ак төс халкыбызның аклыгын, паклыгын,эшләгән эшләрнең һәм теләкләрнең керсезлеген аңлата. Ә менә кызыл төс - ул кояш, ул өлгергәнлекне, көчле, энергияле булуны аңлата. Матур , аяз көннәр киләчәген белдерә.

- Әйдәгез музыка дәресендә өйрәнгән җырны искә төшерик.

"Безнең әләм"

З.Гыйбадуллин музыкасы, Р.Хафизова сүзләре

Безнең байрак-

Бик матур байрак.

Төсләре ямьле:

Яшел,кызыл,ак.

Безнең байрак -

Бик гүзәл әләм.

Җилферди җилдә

Илгә биреп ямь.

Безнең байрак-

Туган җиремнең

Асыл чәчәге:

Яшел,кызыл,ак.

- Балалар, һәр илнең үзенең билгесе була. Ул - герб. Менә бу - безнең Татарстан Республикасының гербы. Ак барс - канатлы, кодрәтле,җитез барс сүрәтләнгән. Гербта ни өчен барс ясалган соң? Барс - ирек сөечән җанвар. Ул безнең мөстәкыйльлелегебезне күрсәтә. Барс рәсемен борынгы Болгар дәүләтендә дә киң кулланганнар.Ул яшел табигать кочагында яшәгән.Шуңа күрә гербта да яшел боҗра эчендә ясалган. Барс - уңыш һәм үрчем билгесе. Ул халыкның яклаучысы, саклыучысы, аны үз канаты астынна алучысы.

"Ак барс"

Тыңла әле,дустым,сөенечем бар.

Ул тарала бөтен җаныма.

Бүген менә уң тәпиен сузып

Ап-ак барс килде яныма.

Ап-ак барс. Канатлары да бар,

Үзе кыю ,горур,сөйкемле.

Бу җанварның әле безнең илдә

Булганы юк иде шикелле.

Ак барсым, син - илемнең йөзе,

Һәммәбезне сыйдыр канатыңа,

Синнән күчсен безгә батырлык та,

Тугрылык та горур Ватаныма.


Җыр " Мин яратам сине,Татарстан"


© 2010-2022