Урок Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле.

Тема: "Көзге яфраклар"

Максат: 1.Һәр күнегү өчен башлангыч торышта басып торырга өйрәтү.

2. Гомуми күнегүләр вакытында хәрәкәт реакциясен үстерү.

3. Төрле форма һәм төсле яфраклар белән таныштыру.

Җиһазлар: төрле төсле яфраклар.

Барышы: Балалар карагызт әле,нинди матур яфраклар бәйләме Яфраклар бәйләме сезне сәламли, һәр яфрак сезне күрергә шат һәм аларның әлбәттә сезне күрәсе, сезнең белән уйныйсы, йөгерәсе, сикерәсе килә. Минем яфраклар бәйләменнән барыгыз да берәр яфрак алыгызәле Исәнләшегезалар белән, яхшылап карагыз әле, иснәп карагыз, сыпырыгыз, кулларыгызга алыгыз да алар белән уйнарга киттек.

2.Барыгыз да әзерме? Яфракларыгыз кулыгыздамы? Яфраклардан хәзер төрле могҗизалар ясарбыз.

Балалар белән гомуми күнегүләр үткәрелә.

1.Яфраклар уч төбендә. Уң кулның уч төбендә аңа карап бер-бер артлы барабыз, сул як уч төбенә куябыз(30-40 сек).

2. Учларны йомып, яфраклар белән йөгерәбез, яфракларны куллар белән кысып тотабыз, төшереп җибәрмибез .Ә хәзер яфракларны 2нче кулга уч төбенә кысып тотып йөгерәбез.

3. Яфракларны гәүдә буйлап төшереп тоту. Уң кулны күтәрү алга(яфраклар белән), төшерәбез, төп торышны онытмыйбыз. Икенче кул белән дә шулай ук.

4. Яфракларны баш өстенә куй кулларны як- якка суз, яфраклар баш өстендә килеш чүгәләү, тору, гәүдә тигез.

5.Яфракларны ыргытабыз,тотабыз. Яфракларны өскә ыргытабыз, ничек очканын күзәтәбез, тотып алабыз.8-10 тапкыр.

6. Яфракларны бер-береңә ыргыту. Парлап басабыз, яфракларны бер- беребезгә ыргытабыз, тотып алабыз (30-40 сек).

7. Яфраклар җил белән уйный. Яфракларны алга селкибез. Яфраклар җил белән уйнаганда нинди тавыш чыгара, тыңлагыз әле.

3. Балалар яфраклар белән урындыкка утырыгыз әле, мин сезгә алар турында әкият сөйлим. Күрәсезме, балалар яфраклар яшел төстә. Яшел, балалар кабатлагыз әле - яшел. Җәй көнне бөтен яфраклар да яшел төсле. Ә кемнең кулындагы яфрагы башка төрле төстә? Ә нинди сары төскә керәләр, ә кайсыберләре кызыл, коңгырт төскә керәләр.

Мин бер яфракны беләм, ул үзенең төсен бер дә үзгәртәсе килмәгән, гел яшел булып калырмын дип уйлаган. Сарыга буярга теләгән пумаладан гел качкан Кача кача торгач җилдә тибрәлгән. Ләкин пумала аны куып җиткән һәм сары төскә буяган.Аннан алар сары келәм булып безнең аяк астына кыштырдаучы булып түшәләләр. Без ул келәмнән әкрен генә аларны кыштырдатып аякларыбыз белән йөрибез. Яфракларны урындыкка куйдык, хәзер бер уен уйнап алыйк. "Куып тот" хәрәкәтле уен

Шөгыль тәмам.

© 2010-2022