На татарском языке Конспект ТемаКөз 6-7 яшь

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МББМБУ ТР Азнакай муниципаль районы шәhәр тибындагы Актубә бистәсе "Катнаш төрдэге № 1 нче «Огонек» балалар бакчасы



Тема: Көз.


Төзеде һәм үткәрде:

татар теле тәрбиячесе

Шарифуллина Минзифа Суфьяновна


Актүбә бистәсе

5-6 яшьлек балалар өчен
Максат: Көз фасылы турындагы белемнәрне системалаштыру.
балаларны туган як мәдәнияте һәм традициясе белән таныштыру.

Бурычлар:
- тәрбияви: балаларны уңышның кадерен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтү,
- үстерелешле: балаларның башкару осталыкларын үстерү,
- белем бирү: балаларның яшелчәләр турында белемнәрен арттыру.

Җиһазлар һәм материаллар: яшелчә муляжлары, кәрзиннәр

Техник чаралар: магнитофон, дисклар.

Зал бизәлеше: яфраклар,көзге композицияләр

Балалар белән алдан эшләнелгән эш: көз айлары турында сөйләшү, яшелчәләр турында җырлар, шигырьләр, табышмаклар, биюне өйрәнү, яшелчәләрдән ясалган әйберләр күргәзмәсе оештыру.

Балалар музыка астында йөгереп керәләр.

Алып баручы: Балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе - Уңыш бәйрәменә җыелдык. Карагыз әле безнең залны, ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган.

Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.

Бүген бездә матур бәйрәм -
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең зал.

1.Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.

2.Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.

Җыр: «Яфраклар бәйрәме»

3.Снова осень за окошком,
Дождик сыплется горошком,
Листья падают шурша,
Как же осень хороша!

4.Листья золотом расшиты,
Тропки дождиком умыты,
В ярких тапочках грибы,
Все нам, осень, даришь ты!

5.Посмотрите - у рябинки,
Покраснели щечки,
На дорожку полетели
Желтые листочки.

Яфраклар белән бию.

6.Җирдә сары яфрак -
Көз килүнең билгесе.
Сары яфрак - көз чибәрнең
Төшеп калган көзгесе.

7.Саргая таллар, усаклар,
Алмагачлар һәм каен.
Көннән-көнгә арта бара
Җир өстендәге алтын.

8.Көннәр инде салкынайды,
Кышлар бераз якынайды.
Тирә-юнь гел сары төстә
Әллә соң бу алтын аймы?

Алып баручы: Балалар, инде бәйрәмебезгә Көзне чакырыйк.

Көз керә.

Көз: Исәнмесез, нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар!
Мин сезне сагынып килдем,
Сезгә аяз көннәр дә,
Байлык та китердем мин..

Алып баручы. Исәнме, Көз! Әйдә, уз, рәхим ит бәйрәмебезгә.

Көз: Бүген - бәйрәм! Әйдәгез бергәләп күңел ачабыз! Минем белән җырларга, биергә, шигырьләр сөйләргә сез әзерме??

Алып баручы: Балалар, әйдәгез сорыйк әле, нәрсәләр алып килде икән безгә Көз?

(Балалар җитәкләшеп, түгәрәк ясыйлар, Г. Гәрәеваның "Көз һәм балалар җыры" шигыре)

Балалар: Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз: Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор hәм алмалар.
Балалар: Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз: Кәрзинемдә сары, кызыл,
Алтын, матур төсләр бар.
Балалар: Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз: Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы, салкын көннәр бар.
Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
-Кәрзинемдә сары, кызыл,
Алтын матур төсләр бар. .

Алып баручы: Балалар, көз безгә үзе белән байлык, муллык алып килә. Көз җиткәч без бакчаларыбыздан бик күп яшелчә, җиләк-җимеш җыеп алабыз. Искә төшерик әле, без нинди яшелчәләр җыябыз.

- Помидор, кыяр, кәбестә, бәрәңге, кишер……

Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килгән. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.

Музыкага
яшелчәләр керә.

Алып баручы:
Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,
Гөлдәй матур киенгәнсез.
Ниләр китердегез көзгә,
Сөйләп бирегезче безгә!



(Яшелчәләр булып киенгән балалар)

Кабак:
Карагыз әле бер генә
Менә миңа кабакка,
Турап куйсагыз мин сыймыйм
Хәтта тугыз табакка.

Кәбестә:
Безнең бакча балалары
Яшелчәләр үстерә.
Бакчадагы туптан да зур
Мәсәлән, мин кәбестә.

Кишер:
Минем исемем кишер,
Теләсәң, болай пешер,
Теләсәң, ашка тура
Мине яраткан баланың
Күзләре яхшы күрә.

Бәрәңге:
Ә бәрәңге, бәрәңге,
Бәрәңгене күр әле!
Сап-сары бәрәңге белән
Тирән базыбыз тулды.

Суган:
Тышым сары, эчем ак,
Исемем дә бит суган.
Ай-һай, бигрәк яратам,
Ерактан торып елатам.

Чөгендер.
Мин - чөгендер.
Мин дә кирәк
кешеләргә ашар өчен.
Борщ пешерер өчен һәм
Винегрет ясар өчен.

Помидор.
Ә мин булам помидор.
Төп яшелчә салатта.
Тәмле генә түгел әле,
Витамин күп томатта.

"Бар матур бакча" җырлы-биюле уен уздырыла (УМК, З.М. Зарипова "Уйный-уйный үсәбез" проекты)

Күңелле уеннар.
1. «Яшелчәләр җыю »
2. «Кем тизрәк"
3. «Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне аер»
4. «Бәйләгән күз белән бәрәңге җый»

Алып баручы.
Җәйге эссе көннәрдә
Мине сагынып көтәләр.
Мин аз гына күренсәм,
Качып-посып бетәләр. (Яңгыр)

Кулчатырлар белән бию.

А.баручы:

-И, балалар, күрегез,

Тышта әнә килде көз.

-Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.

-Я, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

-Кошлар очты көньякка,

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.
Агачлар ялангачлар,
Җилләрдә чайкалалар.

Алып баручы:
Булдырдыгыз, балалар, барыгызга да зур рәхмәт!
Бәйрәм мөбарәк булсын,
Табыннар түгәрәк булсын!
Барыбызга да сәламәтлек,
Тыныч көннәр насыйп булсын!

Көз:
Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез,
Уйнадыгыз, шигырьләр сөйләдегез.
Барысы өчен рәхмәт сезгә.


Алдагы көннәрдә дә
Телим сезгә уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, нәни дуслар!

Көз.
Кәрзинемдә алтын сары,
Кызыл матур төсләр бар.
Күчтәнәчкә диеп җыйган,
Бик тә тәмле алмалар.

(Кәрзин белән алмалар тапшыра.)

Алып баручы: Бүгенгә без хушлашабыз,
Бәйрәмне тәмамлыйбыз,
Күңелле дә соң бу көз!
Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз.









© 2010-2022