Праздник по правилам дорожного движения

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен куңел ачу иртәсе-уен ярыш

Максат:

Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык тәрбияләү,уйлау сәләтләрен үстерү, бәйрәм кәефе булдыру, җиңәргә омтылыш тудыру.

Жиһазлар: юл, җәяүленең чыгу урыны, светофор макеты, юл билгеләре, уеннар өчен машиналар,светофорнын өч төсе, лото(юл билгеләре), руль, флажоклар (яшел һәм кызыл) һ.б атрибутлар.

Бәйрәм иртәсенең барышы:

Балалар ике командага бүленеп утыралар.

А.Б. Хәерле көн, килгән кунаклар, балалар! Көнебез шатлык-куанычларга бай булсын. Изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә кылыйк. Без һәркөн иртән яраткан бакчабызга ашыгабыз. Килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Авыл урамнарында машиналар күп йөрми. Ә менә шәһәр, районга чыксак, бертуктаусыз машиналар йөрүенә аптырап, югалып калабыз. Шуңа күрә без бүген сезнең белән юл иминлеге кагыйдәләре турындагы белемнәребезне ныгыту максатыннан уен-ярыш уткәрергә дип бирегә җыелдык. Күргәнебезчә, ярышыбыз ике командага буленеп алып барылачак. Безнең беренче команданын капитаны-Алисә, икенче команданыкы- Элиза.Һәм, әлбәттә инде, ярышларга бәя бирүче кирәк булыр. Кемне тәкъдим итәсез? Һәр җиңу флажоклар белән (бер командага кызыл флажок, икенчесенә яшел) бәяләнә.

Командалары белән таныштыру һәм сәләмләү өчен сүзне капитаннарга бирәбез. Рәхим итегез, кызлар!

Алисә:

Безнең команданың исеме: Светофор

Шоферлар командасына

Кайнар сәлам юллыйбыз

Ярышларда зирәк,тапкыр

Булуларын телибез.

Элиза:

Безнең команданың исеме: Шоферлар

Без бәйрәмгә килдек бүген

Бер дә ялкауланмагыз

Светофорга сәлам юллап

Уңыш теләп калабыз.

Тәрбияче: Командалар бер-берсен сәламләделәр. Ә хәзер әйдәгез командаларныңдевизын, җырын тыңлап үтик.

Светофор командасының девизы: Юлда йөргәндә бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел! Безнең җыр: «светофор»

Шоферлар командасыныңдевизы: Юлда да акыл кирәк.

Безнен жыр: Мин -шофер

Тәрбияче: Ике команда да бик матур итеп җырлады, молодцы!Уеннарны башлаганчы, әйдәгез әле юл билгеләре, аларның нәрсәне аңлатулары турында искә төшереп үтик әле. (Юл бигеләре сүрәтләнгән карточкалар күрсәтеп сөйлиләр)

1)Бу билгене күрми үтү

Мөмкин түгел һич кенә

Кызыл, сары, яшел күзле

Ак өчпочмак ич менә!

Җемелдәтер өч күзен

Әйтер өчен 3сүзен.

Кызыл әйтер: Туктап кал!

Сары әйтер: Игътибар!

Яшел әйтер: Юл ачык,

Карап кына атлап чык!

2) Туры гына барса юллар,

Булыр иде бик ансат.

Әйбәт булыр бу билгене

Әгәр без белеп калсак.

Ул кисәтә: Еракта, -ди-

Көтә кискен борылыш.

Игътибарыңны арттыр да

Имин узарга тырыш!

3)Юллар гел шома булмый

Андый юллар буена

Тигезсез юлны күрсәтеп

Шушы билге куела.

4)Машиналар тыз- быз чаба,

Кайсы бара, кайсы кайта.

Ике яклы хәрәкәтне

Шушы билге аңлата.

5)Машина да тәгәрмәчле

Тәгәрмәчле сәпит тә.

Шулай уйлап балалар

(Йөрисе килгәч бик тә)

Олы юлга чыгалар да

Җилдерәләр сәпиттә.

Бу билгене күрсәләр,

Борылсыннар кирегә

Ярамый шул бу урында

Велосипедта йөрергә.

Кагыйдәне үтәмәсәң,

Мөмкин бәла килергә.

6)Бу билгене, билгеле ,

Шоферлар бик шәп белә -

Аеруча сак булыгыз,

Юлдан балалар килә!

7)Бу юлдан атлап баралар,

Я йөгерә, я чабалар

Ак сакаллы бабайлар,

Нәни шаян малайлар,

Әбиләр һәм бәбиләр,

Өлкәннәр һәм нәниләр.

Кызы белән әнисе

Әтисе белән улы.

Әнә билге дә куелган

"Бу, - дип, -җәяүле юлы"

8) Авыл, шәһәр, бистә аша

Үтсә әгәр юлыгыз,

Шушы билгене күрерсез -

Игътибарлы булыгыз.

Монда - торак зона, диеп,

Ул алдан ук искәртә

Бәлага тарымагыз, дип,

Һәр кешене кисәтә.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, ә хәзер сезнең тапкырлыгыгызны сынап карыйк.

Алдагы ярышыбыз "Тапкырларга табышмак" дип атала.

Алда да бар, артта да бар,

Борылган да сырылган,

Озын булып сузылган (Юл)

На! - дисәң, йөрми,

Тыр! - дисәң, туктамый,

Печән салсаң, ашамый,

Койрыгын борсаң, чаба. (Машина)

Аяклары түгәрәк,

Куышалар тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам

Эй, чабабыз бергәләп. (Велосипед)

Авызы юк, борыны юк,

Тик бар аның өч күзе.

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе (Светофор )

Бу машина еш кына

Бик еш бәйдән ычкына

Йөрәкләргә шом салып,

Елый-елый кычкыра (Янгын сүндерү машинасы)

Канаты бар, йоны юк,

Үзе бара, юлы юк. (Самолет)

Тәрбияче:Молодцы, балалар! Ә хәзер тагын бер ярышып уйнап алабыз. Ике командадан да капитаннар ярыша . "Юл билгесен дөрес җый". Билгенең нәрсә аңлатканын әйтеп бир.( Киселгән билгене җыялар)

Молодцы! Булдырдыгыз! Киләсе уеныбызда "Иң игътибарлы команда"ны билгелибез.

Уен кагыйдәсе: 2команда кара-каршы баса. Тәрбияченең кулында картоннан киселгән 3 түгәрәк. (Яшел, сары, кызыл) Светофорның яшел сигналын күрсәткәч, урыннарда марш атлыйбыз. Кызылга- басып кына торабыз, сарыга - бармак яныйбыз. Кем сигналларны бутый, игътибарсыз була, артка бер адым ясый.

Тәрбяче: Безне тагын бер уен көтә балалар "Светофорның төсләрен дөрес итеп жый" дип атала. Уенга командалардан 1әр кеше чакырыла

Молодцы, кызлар! Киләсе уеныбызга малайларны чакырабыз.

"Кем тизрәк ?" дип атала (озын җепкә таккан машинаны чорнап китеру)

Алдагы уеныбыз "Шоферлар ярышы" эстафета.

Ике команда да тезелеп баса (беренче уенчыда руль). Сигнал буенча кеглиларны екмаска тырышып йөгереп киләбез. Рульне икенче уенчыга тапшырабыз. Ахыргы уенчы йөгереп килгәнче уен шулай дәвам итә. Беренче бетергән команда җиңүче була.

Кадерле балалар, килгән кунаклар! Безнең юл йөрү кагыйдәләренә багышланган уен-ярыш кичәбез ахырына якынлашты, сезгә һәрвакытта да иминлек телим. Әти-әниләрегезне, тәрбияче апаларны тыңлап, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп яшәргә язсын.

Очрамасын каршылыклар

Һич сезнең юлыгызда

Тик яшел ут янып торсын

Һәрвакыт юлыгызда!

Юлда тәртипле булуның

Файдасы күп, белегез.

Хәерле юл барчагызга,

Исән-имин йөрегез.

Һәм әлбәттә инде ярышка йомгак ясау өчен сүзне бакча мөдире Роза апагызга бирәбез. Молодцы, сез бик тырыштыгыз. Дуслык жиңде. Хәзер дуслык турында жыр җырлап алсак та була инде:

"Если с другом вышел в путь.".



© 2010-2022