Конспект ООД в старшей группе на тему Айгөлнең туган көне

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Алиянең туган көне

Автор:Низамова Алинә Нәгыйм кызы татар теле һәм рус телләре өйрәтү буенча тәрбияче.

Воспитатели по обучению татарскому и русскому языкам.

Максат: балаларның сөйләмен көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү; дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, сөйләм күнекмәләренә өйрәтү.

  2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләменә карата кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

  3. Сөйләм әдәбе (сорау, мөрәҗәгать итү, рәхмәт әйтү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

5-6 яшьлек рус телле балалар өчен

Җиһазлау: уенчыклар: курчак, аю, куян, песи, эт, машина, тычкан, төрле төстәге шарлар һәм туплар, савыт-саба: чынаяк, кашык, тәлинкә, йорт , койма, чиләк, кәрзин белән яшелчәләр, көрәк, су сипкеч, үлән яфраклары.

Эшчәнлек барышы

-Исәнмесез, балалар!

-Хәлләр ничек?

Ой, ребята совсем забыла, я сегодня получила письмо от Алии. Письмо адресовано вам. Давайте откроем и прочитаем:

  1. Чтение письма

«Исәнмесез, дуслар. Дорогие друзья, я вас приглашаю на день рождение. Очень хочу чтобы вы приехали в гости к нам в деревню. Дедушка и бабушка тоже вас ждут. Алия. »

Тәрбиячесе: Балалар поедим на день рождение. Но нам надо купить подарок. Недалеко есть магазин игрушек.

Балалар «автобуска» утырып китәләр.

  1. Сюжетлы - рольле уен «Уенчыклар кибетендә»

Сатучы: Исәнмесез.

Бала: Исәнмесез.

Сатучы: Хәлләр ничек?

Бала: Әйбәт. Рәхмәт. Хәлләр ничек?

Сатучы: Әйбәт.Рәхмәт. Нәрсә кирәк?

Бала: Курчак бир.

Сатучы: Нинди курчак?

Бала: Зур курчак.

Сатучы: Алты сум.

Бала санап 6 сум акча бирә.

Сатучы: Мә, зур курчак.

Бала: Рәхмәт. Курчак матур. Сау булыгыз.

Сатучы: Сау булыгыз. (Уен берничә бала белән уйнала)

Балалар «автобуска» утырып алга таба китәләр.

Тәрбияче:Балалар, утырыгыз. Поехали дальше. Дорога длинная. Скажите мне пожалуйста какое время года?(Осень). Правильно на улице золотая осень. А давайте мы с вами споем песенку про осень. И настроение поднимется и быстрее время пройдет.

  1. Җыр «Көз килә»

А.Минһаҗев сүз.

Р.Сәрвәров муз.


  1. Шаяра әле күбәләк

Үтсәләр дә җәйләре.

Ә урамга килеп керде,

Килде яфрак бәйрәме.

Кушымта: Нинди генә төсләре юк,

Күреп исең китәрлек.

Яфрак ява, яфрак ява

Юлыбызга түшәлеп.


  1. Өлгереп җиткән миләшләр

Утлар шикелле яна.

Ә яфраклар бөтерелеп,

Ява да ява, ява.

Бик матур йорт. Койма белән әйләндереп алынган. Анда бабай, әби, кыз, эт, песи, тычкан яши. Йорт каршында бакча. Оясы янында эт йоклап ята. Йорт янындагы эскәмиядә песи йоклый. Татар музыкасы яңгырый.Ишек шакыйлар.

Әби: Кем анда?

Балалар: Без. Исәнмесез бабай, әби, Алия.

Бабай, әби: Исәнмесез, балалар.

Балалар:Алия тунан көнең белән.

Алиягә алып килгән бүләкләрен бирәләр.

  1. Уен: «Табын янында»

Тәрбияче: Әби, бабай угостите детей. Әби, бабай балаларны сыйлагыз.

Әби: (Өчпочмак күтәреп әби чыга) Балалар, килегез монда. Алсу, мә өчпочмак, аша. Азат, мә шалкан, аша. Бабай, мә чәй, эч. (Рәхмәт әйтеп, алалар. Тәмле - дип мактап ашыйлар.)

Алия: Әйдә, уйныйбыз. Уен «Песи һәм тычкан» дип атала.

  1. Уен «Песи һәм тычкан»

Уйнаучылар кулга кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер баланы -«тычкан», икенчесен «песи» итеп билгелиләр. Песи тычканны куа башлый. Балалар шигырь әйтәләр:

Безнең песи бик сизгер:

Һәр тавышны ишетә.

Тычканнарны тотам дисә,

Армый-талмыйча көтә.

Балалар тычканны песидән сакларга, түгәрәк эченә кертмәскә тиешләр. Һәм, киресенчә, тычкан песидән түгәрәк эченә качып котыла ала.

Тәрбияче: Балалар, мы очень весело провели время. Чему мы сегодня научились? Что нового узнали? Какие знакомые слова повторили?



© 2010-2022