Осенний бал в детском саду

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Хуш киләсең- Сөмбелә"

Төзүче: Мөслим районы " Миләшкәй" гомумүстерелешле балалар бакчасы музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафис кызы

Зурлар төркемендә бәйрәм кичәсе.


Максат:

1.Туган җиребезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү;

2. Балаларда җыр- биюләр аша көзге табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү

3.Балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.

Зал төсле яфраклар белән бәйрәмчә бизәлгән. Салмак көй астында алып баручы белән балалар залга узалалар.

1 а.б Исәнмесез хәерле кич хөрмәтле килгән кунаклар,әти-әниләребез.

Балалар,без бүген сезнең белән ел да үтә торган көзге бәйрәмгә җыелдык.

2 а.б Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

1 нче бала:

Бүген бездә матур бәйрәм

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең зал.

2 нче бала:

Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

3 нче бала:

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

4 нче бала:

Җылы якларга кошлар да китә.

Көз агачларны сап-сары итә.

Алар коела җил искән саен.

Җилферди җилдә сап-сары каен.

Җыр: "Яфраклар бәйрэме"Л.Лерон сүз,Р.Еникеева муз

1 а.б.Көз килде,

Уңыш булды.

Көзге муллыкны

Балаларга китерде.

-Балалар, көзге муллыкның ни икәнен сез беләсездер инде. Көз -басулардан җыеп алынган иген,бакчалардан җыелган яшелчә,җиләк җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.

5 нче бала:

Көз коннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор арбуз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.

6 нчы бала:

Киң болыннарда,

Урман, кырларда

Агачлар, гөлләр.

Кибеп сулдылар.

А.б: Балалар тыңлагыз әле мин сезгэ бер мәкаль әйтәм.

Язның байлыгы-кояш,

Көзнең байлыгы -нәрсә? (уңыш.)

Дөрес балалар көз-муллык чоры.

Безнең иң зур уңышыбыз нәрсә?(Икмәк)

7 нче бала:

Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул Сөмбелә!

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә.

8 нче бала:

Көзнең иң олы бүләге-

Икмәк тора табында.

Тормышыбыз ямьле булыр,

Икмәк булган чагында.

9 нчы бала:

Яшәү чыганагы- кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкерәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

10 нчы бала:

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә.

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстшлгә

Безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында

Булдырам мин барын да.

11 нче бала:

Сары төс ул була күпләп-

Алтын бөртек төсе ул.

Бөртек- тәмле икмәк,

Икмәк - җирнең көче ул.

Көздән курыкмыйм - салкын, диеп;

12 нче бала:

Икмәк-игенченең җан җылысы,

Җир-анага кадер-хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

13 нче бала:

Әти-әни , Ватан һәм дә икмәк!

Бу сүзләрдә-тормыш мәгънәсе.

Бәхет,хезмәт,ирек ,яшәү яме-

Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.

14 нче бала:

Син килүгә сөендек,

Бик күп җырлар өйрәндек.

Шигырь,табышмак,мәкальләр,

Күп биюләр өйрәндек

15 нче бала:

Көшел-көшел бодай,арыш җыеп,

Саламнардан зур эскертләр куеп,

Кара җирне уҗым белән каплап,

Тракторлар белән гөрләп-шаулап,

Кырлар буйлап уңган көз йөри

Балалар бакаруында "Заманча бию"

Җил: Мин җил! Сезнең янга очып кына килеп җиттем! Эйдәгез , дускайларым -яфраклар биергә, биергә,биергә! Бүген яфракларның бәйрәме! Сез бит әле биергә дә өйрәнмәдегез! Эйдәгез, күңеллерәк, җиңелерәк, югарыга, өскәрәк!Эй, сез алтын-сары, кызыл, яшел көз бизәкләре биеп калыгыз озакламый минем олы туганым- себер җиле килергә әзерләнеп тора, ул вакытта инде сезнең биюләрегез беркемгә дә кирәк булмаячак, чөнки кыш көне кар бөртекләренең вакыты җитәчәк. Эйдәгез дускайларым, эйдәгез күтәрелдек! Әйләндек, очтык, тагы әйләндек! Менә шулай! Аяк очларына басып әйләнергә кирәк .менә шулай, өйрәнә торыгыз! Минем эшем күп, мин күршедәге паркта агачлардан соңгы яфракларны коткарырга ашыгам. Алар да биеп калырга тиеш! Әйләнегез,бөтерелегез! Мин очтым, очтым, очтым....

Тәрбияче: Ярар, җил дускай! Сау бул! Балалар, күрегез эле! Көз, гүзәл безгә кунакка килә! Каршы алырга әзерләнеп алыйк! Көз, чып- чын табигатнең гүзәл патшабикәсе! Ул чып-чын сихерче! Яфракларны төрле төсләргә буяп дөньяны бизәде.Нинди матур урманнар, кырлар! Ул яфрак бураннары! Ис китмәле !Эйдәгез , бастык! Көз гүзәлен каршы алыйк:

Әйдәгез әле көз кызы килеп җиткәнче "яфраклар" биюен биеп алыйк

"Бию Яфраклар" - "Листик- листопад"

(Көз кызы биеп керә)

Көз: Исәнмесез , минем кадерлеләрем! Бүген- бәйрәм! Бүген минем туган көнем! Сез әзерме? Мин бәйрәмгә үземнең сеңлем- җәйгә чакыру җибәрдем.Ә, кунакны шәп итеп каршы алырга кирәк! Җырлар, биюләр, шигырләр әзерме?

Балалар: Әйе әзер.

Сөмбел:

Көз!Көз!Көз!

Көзсез күңелсез.

Алтын-сары яфраклар да

Коелмый синсез.

16 нчы бала:

Килә шаулы, алтын матур көзем,

Оча яфрак, исә көзге җил.

Табигатең бигрәк сокландыргыч!

Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!

17 нче бала:

Моңлы , гүзәл,

Матур,аяз көннәр,

Мул игеннәр-

Синең бүләгең.

Сокландыргыч синең табигатең,

Бигрәк матур, ай-һай,күлмәгең!

18 нче бала:

Көз - сылу килгән ерактан.

Нәрсә генә алмаган!

Нинди бүләк кирәклеген

Әйтмәсәң дә аңлаган.

19 нчы бала:

Сөмбелә дип матур исем

Кушты икән кем генә?

Сөмбел гөлдән өзелеп төшкән

Чәчәк кебек Сөмбелә.

20 нче бала:

Чәчәк кебек сөйкемле ул,

Былбыл кебек моңлы ул.

Таң аткач та сүнми торган

Йолдыз кебек нурлы ул.

21 нче бала:

Көз килде.

Үләннәр саргайды,шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Ә хәзер көз кызы сиңа балалар синең турында җыр башкаралар.Рәхим итеп тыңла.

Җыр:" "Сөмбелә"

22 нче бала:

Бик күңелле урамда-

Алтын сары бар дөнья,

Җил яфраклар биетә,

Көз шатлана, туй итә.

23 нче бала:

Исәнме,Көз, алтын Көз!

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Сары чуклар элдеңме?

24 нче бала:

Әти-әни , Ватан һәм дә икмәк!

Бу сүзләрдә-тормыш мәгънәсе.

Бәхет,хезмәт,ирек,яшәү яме-

Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.

25 нче бала:

Урам буйлап килә,

Сөмбелә көлә-көлә.

Яфракларны сибә-сибә ,

Шаяра,уйный,көлә.

26 нчы бала:

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

( Шул вакыт болыт чыга- ул көзне кысрыклый, балаларга яңгыр сибә.)

Болыт: Менә хәзер биеп карагыз әле! Мин сезне чылатып бетерәм! Ха-ха-ха! Бәйрәм имеш, Җәй килә имеш! Килми генә торыгыз әле! Биеми генә торыгыз!Юк сезгә бәйрәм! Мине чакырмаган булып!

Көз: Тукта, тукта болыт! Без бит дус идек әле! Бозма инде бәйрәмне!

Балаларның кәефләрен тәшермә! Үтенәм синнән! Бүген җил яфракларга бию өйрәтә. Соңгы биюләре, юешләнгәч алар бии алмыйлар. Әй, дустым, җил! Син кайларда ? Балалар бергә чакырыйк әле! ( чакыралар).

Болыт: Мин җилдән курыкмыйм , мин инде мендәр хәтле, менә хәзер өй хәтле булам,үсәм, үсәм, үсәм...

(Җил керә болытны куа- балалар да булышалар -өрәләр, болыт елап чыгып китә.)

Алып баручы: Тукта инде безнең кызлар сина зонтик биюен башкарып күрсмәтәләр әйдәгез әле карап китик.

Бию: Кулчатыр белән бию.

Фанфаралар. Җәй керә. Көз белән" Менуэт" башкаралар.

Көз : Исәнме -саумы кадерле кунагым! Рэхим ит!Без синең белән бер ел күрешмәдек бит.

Җәй: Исәнме көз! Син табигатьне миннән кабул итеп ал! Мина ял итәргә вакыт, җылы якларга китәм.Анда җәй булачак, ә бездә кыш,бездә көз- анда яз!

Көз: Рәхмәт сиңа Җәй мул уңыш үстергән өчен.Мин ул байлыкны җыярмын, саклармын!

Җәй: Мин синең матур бизәкләреңне күреп каласым килә!Каян табасың син ул матур төсләрне,бизәкләрне - син чын рәссам! Мин сине бик яратам!

Җыр: "Дождик"

Җәй : Ярар, көз туганым ,мин сиңа ышанып тапшырып китәм Мөслимне! Сине күрдем, нинди икәнлегеңне күрдем! Бик ошадың син миңа! Син бик уңган, булган һәм чибәр! Бар эшкә дә кулың ятып тора. Мин китәм инде.Сау булыгыз дусларым!

Көз: Тукта, тукта, җәй! Без җил белән сине озата барабыз!Без синең белән тиз генә аерыла алмыйбыз бит.( озатып чыгып китәләр)

Без уйныйбыз, җырлыйбыз,

Якты көннән туймыйбыз,

Бәйрәмебез гөрләп торсын,

Җырлыйбыз да биибез.

Бабай керә: (Каргаларны куа)Эх бу каргаларны нишләтергә инде. Минем ботен оныкларыма дигән ризыкларымны ашап бетерәләр инде.

Ә белдем мин белдем.Карачкыны алып килим әле.

Көй ишетелә.Карачкыны алып килә дә китә

Тәрбияче : Исәнмесез! Сез кем буласыз? Бу нинди кыяфәт? Сез кая килгәнегезне беләсезме?Үзегез бик таныш та кебек, таныштүгел дә ...

Карачкы : Минем исемем Карачкы була. Туган җирем - яшелчә бакчасы. Мин басуларда, бакчаларда сакта торам.Солдатлар да минем кебек төгәл торалмый сакта.Ә, минем кыяфәтемә гаҗәпләнмәгез.Миңа шулай киенү бик ошый. Бездә карачкыларда- бу иң модный кием! Сезгә ошыймы минем киемнәрем? Кай вакытта миңа я эшләпә бүләк итеп китәләр,я кәчтүм.Мин бигрәк тә бабайлардан калган плачларны, я әбиләрдән калган халалатларны бик сөенеп киям. Менә бит ничек килешә!( күрсәтә).

Менә шулай киенеп мин бакчадасакта торам!Уңышны саклыйм! Көн йокламыйм, төн йокламыйм каргаларны, чыпчыкларны, барча кошларны гел куркытып торам, нык тырышам!Мин көзне бик сагынып көтәм! Аның кулына исән - имин уңышны тапшыргач ялга чыгам.Менә хәзер мин ялда.Мин бик арыйм балалар ялгызлыктан.Гел берүзем торам бит. Шунсы читен. Сезнең белән бәйрәм итәргә мөмкин булмас микән? Минем әле сезне котлап китәсем килә. Мин сезне барлык карачкылар исеменнән көз бәйрәме, яңа ел, нәүрүз, 8 март, сабан туй белән дә котлап куям әле! Яңадан мондый җай әллә чыга,әллә юк.Вакыт әрәм итеп башка вакытта бәйрәм үткәреп тормасагыз да була инде. Бәйрәм белән сезне нәни дусларым! Әйдә инде кул чабыгыз!

А. б: Син карачкы бигрәк инде!Без бүген матур итеп көз бәйрәме үткәрергә дип җыелдык бит. Һәр бәйрәмнең үз вакыты. Син безне ашыктырма әле!

Карачкы : Мин көз белән сезгә бик күп витаминнар бүләк итәбез.Беләсегез килсә, мин ин оста кишер йолкучы, суган җыючы,иң оста чүп утаучы, иң оста бәрәңге җыючы.Мин, мин, мин.....ин оста карачкы! Вәт!

Көз : Әйдә, әйдә карачкы дус! Син әле бик оста мактанчыкка да әйләнгәнсең бит!Әйдә бергә бәйрәм итик. Балалар да, кунаклар да каршы килмәс дип уйлыйм.Сезнең бакчаларда да бармы шундый матур карачкылар?

Карачкы : Ә мин, нәни дусларым буш кул белән килмәдем бит! Кесәләрем тулы табышмак!Әйдәле, укып карагыз әле, белерсез микән?

Табышмаклар әйтү.

1.Алсу битле кыз үсте,

Кызарып җиргә төште.(Алма)

2. Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың,иркәм. (бәрәңге)

Тәрбияче : Рәхмәт сиңа карачкы. Без сиңа шундый шәп табышмаклар өчен үзебезнең хөнәрләребезне күрсәтәбез.

Балалар башкаруына үзләре яраткан шигырьләр, табышмаклар тыңланыла.

Алып баручы:

Күңелегез һәрчак аяз булсын,

Килмәсеннәр сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Бәйрәм тәмам:







Программа зурлар төркеменә:

1.Яфраклар биюе

2.Җыр: "Сөмбелә"

3. Җыр: "За грибами"

4.Җыр: "Яфраклар бәйрәме"

5.Җыр: "Дождик"

6.Бию: "Листопад"

7.Бию: "Улетай"

8.Бию: Зонтик бию кызлар башкаруында


Программа мэктэпкэ эзерлек төркеме

1.Егетләр башкаруында "Чайкала иген кырлары"

2.Кызлар башкаруында "Башаклар биюе"

3. Бию Листик листопад

4. Бию: Вишеньки черешеньки.

5. Җыр: "Сөмбелә".

6.Җыр: "Наступила осень.

7. Җыр: "Яфраклар бәйрәме".

8. Бию "Зонтиклар" .

Алып баручы 1. Хәерле кич, хөрмәтле әниләр! Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.

Алып баручы 2. Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

Алып баручы 1. Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Алып баручы 2. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер - берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….

Алып баручы 1. Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк - ул сезнен балаларыгыз!

Балалар кереп, тезелеп басалар. (Балаларнын фотолары белән презентация куела)

Балалар шигырь сөйлиләр.

1.Әнием - син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

2.Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

3. Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

4. Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

5. Учларымда кояш минем,

Күңелемдә гел яз минем,

Син булганда янәшәмдә,

Бердәнберем, газиз әнием!

6. Һәркемгә дә газиз әни

Әни сүзе - изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

7. Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

8. Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит - минеке.

Алып баручы 2. Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң - иң тормышта әһәмиятлесе.

- Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның җырын бүләк итеп кабул итегез.

Бала:

Күмәкләшеп, бергә , дуслар

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Җыр башкарыла.

Бала:

Биюченең итәге

Бии, бии кыскара,

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии, бии остара.

Бие әйдә, бие әйдә

Биегәнне күрсеннәр

Баскан җирдә ут чыгара,

Безнең кызлар дисеннәр.

Лирик бию (татар халык киемнәреннән)

Осенний бал в детском саду

Алып баручы 1. Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм - ул мин! Җиңүчегә саллы бүләкләр дә әзерләдек. Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

Беренче бирем "Мәкальне тәмамла" дип атала.Әниләр турында мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

- Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

- Ана ачуы - язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

- Ана куены (туннан җылырак)

- Яктылык - кояш янында, яхшылык - (ана янында)

- Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

- Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

- Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

Бала:

Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була;
Бай булмаса, тук була,
Ашарына юк була.

Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була.
Биегән кеше бай булганчы,
Карт алаша тай була.

Биюе башкарыла.

Алып баручы 2. Икенче бәйге: "Балаларыбызны беләбезме?" дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.

- Балагыз нинди төс ярата?

- Нинди кием кияргә ярата?

- Балагызның яраткан артисты кем?

- Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

- Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

- Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

- Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.

- Балаларыгыз сезнең өчен дип өйрәнгән шигырьләрен рәхим итеп тыңлагыз.




Бала 1:

Әни кебек булсам иде! -

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне-

Аның нурлы күзләре.

2. Әни кебек булсам иде!

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә - юньгә, әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде!

3. Мөмкин булса, җыеп учларыма

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

4. Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

Йолдыз сузар идем кулыңа.

Әни кеше генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.

5. Җылы наз ул, әнием - синдә генә,

Иркә сүзләр- синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

6. Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

7. Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил - давыллардан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

8. Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Исәнлек - саулык сорап,

Дога кылам,

Әниемнән аермасын

Берүк Аллам!




Җыр башкарыла.

Алып баручы 2. Сез балагызны яхшы беләсезме? (әниләргә сорау) Башка бала белән бутамыйсызмы? Яхшы, хәзер тикшереп карарбыз! Балаларыгызны ничек яхшы белү турындагы биремнәребезне дәвам итәбез. Күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз балаңныкын танып алу.

Малайларның татар биюе.

Сюприз момент. (Клоуннар)

(Бим белән Бом килеп керәләр)

Бим: Бом, карале, монда нинди күп балалар һәм кунаклар җыелган. Әйдә исәнләш.

Бом: Юк, Бим, әйдә син беренче исәнләш.

Бим: Юк, Бом, син беренче исәнләш.

Бом: Юк, Бим, син исәнләш.

Бим: Исәнмесез, әбиләр һәм бабайлар!

Нәрсә көләсез, әллә дөрес әйтмәдемме?

Бом: Хәзер, хәзер дөреслим.

Исәнмесез, маймыллар һәм кызлар! Әллә мин дә ялгыштыммы?

Бергә: Хәзер менә шарикларыбызны гына борып куик та. (Боралар, бер - берсенә карашып)

- Исәнмесез, шук малайлар, матур кызлар һәм хөрмәтле әниләр!

Бом: Сез безне таныдыгызмы?

Бим: Мин - Бим булам!

Бом: Ә мин - Бом булам!

Я, әле, әйтеп карагыз әле. (Балалардан әйттерәләр)

Бим: Балалар, сез нинди бәйрәмгә җыелдыгыз соң?

Балалар: Әниләр бәйрәменә.

Бом: Ә сез әниләрегезне яратасызмы соң?

Бим: Әйдә тикшереп карыйк, әниләренә назлы сүзләрне дөрес әйтәләрме икән?

Бом: Хәзер, мин сезгә сүзләр әйтәм, әнигә әйтә торган матур сүз булса "әйе", яки "юк" дип җавап бирерсез. Шулай итеп башладык.

Бим: Матурым.

Бом: Кечкенәм.

Бим: Мин сине яратам.

Бом: Балам.

Бим: Һ.б.

Бом: Булдырдыгыз!

Бим: Э хәзер тиз генә физзарядка ясап алыйк.

Бом: Безнең белән тезел рәткә

Ясыйк бергә физзарядка!

Бим: Кулны куйдык үкчәгә,

Тезләргә һәм жилкәгә.

Ян-якка, билгә,өскә,

Көлми торабыз көчкә.

Ха-ха-ха, хи-хи-хи.

Бом: Без бердәм, без көчле,

Күрегез безнең көчне!

Тыпырдыйбыз. Чәбәклибез,

Елмаябыз һәм көләбез.

Бим: Алабыз бер серләшеп,

Биибез бергәләшеп!

Бию башкарыла.

Клоуннар биюче кызлар белән бергә биеп чыгып китәләр.

Алып баручы 1. Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем "Баш хисапчы" дип атала. Әниләр, акчаларны саный - саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.

- Балагызның исеме ничек?

- Балагызның фамилиясе ничек?

- Балагызга ничә яшь?

- Балагызның әтисе ни исемле?

- Балагызның аяк киеме размеры?

- Балагызның туган көне кайчан?

- Балагызның күз төсен нинди?

- Балагыз нинди группага йөри?

- Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

Алып баручы 2. Ә хәзер, кызлар башкаруында рус халык биюен карап китик.

Рус биюе.

Осенний бал в детском саду

Алып баручы 1. Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды. Җиңүчене билгеләп, аларны бүләкләргә вакыт җитте. Жюри - ул мин инде, җиңүчене билгеләргә авырсынып торам, чөнки безнең бар әни дә иң - иң яхшысы һәм әниләр өчен һәр берегезнең кызы, һәм улы иң уңган һәм булган. Мин киңәшләштем дә үз - үзем белән һәм җиңүче итеп бар әнине дә игълан итәм. Ә бүләкләр, безнең җиңүчеләр өчен генә дип әзерләнгән. Көйгә серле капчык җибәрәм, көй туктагач шуннан бер бүләк сертификатын аласыз.

Бүләкләр:
1. Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч. (Кадак)
2. Тап бетерүче машина. (Бетергеч).
3. Ерак арага уй - фикерләрне җиткерүче җайланма. (Конверт)
4. Пылесос «Метисам». (Кисточка)
5. Универсаль рюкзак. ( Пакет)
6. Мини-палас. (Кулъяулык)

7. Хрусталь ваза. (Пыяла банка)

8. Яза торган машинка. (Ручка)

9. Электрощипцы. (Кер элгече)

10. Диетик чара. (Сагыз)

11. Күп сөйләшүдән чара. (Пустышка)

12. Уй - фикерләрне теркәүче. (Карандаш)

13. Табак - савыт юучы машина. (Губка)
14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)

Әлбәттә, бу шаярту бүләкләре булды. Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

Бала 1:

Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез!

Бала 2:

Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

Алып баручы 1. Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, "Җан җимешем, балам", - дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

Кулланылган әдәбият:


© 2010-2022