Советы и рекомендации родителям по ПДД

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә

ата-аналар өчен киңәшләр.


БАЛАНЫ УРАМДА ҮЗ-ҮЗЕН ТӘРБИЯЛЕ ТОТАРГА,

КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК КАГЫЙДӘЛӘРЕН САКЛАРГА ӨЙРӘТҮДӘ

АТА-АНАНЫ БАШКА БЕРӘҮ ДӘ АЛЫШТЫРА АЛМЫЙ!


Мәктәпкәчә яшьтәге бала түбәндәгеләрне үзләштерергә тиеш:

  • Зурлардан башка юлга чыгарга ярамый!

  • Юл - машиналар өчен генә, җәяүлеләр өчен - тротуар бар!

  • Юл аркылы бары тик рөхсәт ителгән җирдән генә чыгарга ярый.

  • Билгеләнмәгән урыннардан һәм якын килүче транспорт алдыннан юлны аркылы чыгарга ярамый!

  • Юл аша чыкканда йөгерергә ярамый!

  • Транспортта барганда, башны тәрәзәдән чыгарырга ярамый.

  • Юл кырыенда уйнарга ярамый.

  • Юл аша чыкканда, башта сулга, аннан уңга карага кирәк.

  • Әгәр урамда адашып калса, еламаска, урамда очраган полицейскийдан, өлкәннәрдән ярдәм сорарга кирәк.

Юл йөрү кагыйдәләре белән көндәлек, мәҗбүр итмичә, урамда, юлда һәм ишек алдында булган вакыйгаларны кулланганда гына баланы юл йөрү кагыйдәләренә төшендереп була!

Урам кагыйдәләренә бала зурлардан үрнәк алып өйрәнә!

Юл фаҗигаләреннән баланы саклау - зурларның бурычы. Баланы юл вакыйгаларын күзәтергә өйрәтү урамга чыккан беренче көндә үк үткәрелергә тиеш. Моңа вакыйгаларны һәм хәрәкәтләрне күп тапкырлар күзәтү ярдәм итә. Моның өчен бакчага бару, кайту юллары бик уңайлы.

Киңәшләр.

Бала юлдан ашыгып йөрмәсен өчен өйдән иртәрәк чыгарга кирәк. Балага җәяүлеләр чыга торган урынны күрсәтегез.

Каршы як урам тукталышында автобус күрсәгез, ашыкмагыз. Һәм юл аша йөгереп чыкмагыз. Балага моның куркыныч икәнен аңлатыгыз. Юлдан барган машина тәгәрмәче астына керү куркынычы бар.

  • Баланың машина юлын кистереп түгел, ә турыга чыгуын күзәтегез. Бала төшенергә тиеш: бу аның игътибарлылыгын арттыра.

  • Юлдан чыкканда бала белән сөйләшүне туктатыгыз. Ул бөтен уй - фикерен юлга юнәлтергә күнегергә тиеш.

  • Светофор булган җирдә юлны яшел төстә генә чыгарга мөмкин.

  • Юлны аркылы җәяүлеләр юлыннан, ә юл кисешкән урында тротуар сызыгыннан гына чыгарга кирәк.

  • Урамнан йөргәндә балага юл билгеләрен күрсәтегез, исемнәрен һәм нәрсә белдергәнен аңлатыгыз. Барлык юл чыгу төрләрен күрсәтегез.

Йорттан чыгу юлы.

  • Йорттан чыгу юлында баланың игътибарын машиналар хәрәкәтенә юнәлтергә кирәк.

  • Йорттан чыгу юлында тирә - юньне каплап торучы машина булса яки агач үссә, туктагыз һәм карагыз - куркыныч янамыймы.

Тротуардан йөрү.

  • Баланың игътибарын һәрвакыт тизлеген арттырып йөрүче машиналарга юнәлтегез. Баланы ерактан килгән машинаның тизлеген күз белән билгеләргә өйрәтегез.

  • Туктап торган транспорт янына тукталыгыз һәм баланың игътибарын аның урамны каплап торуына юнәлдерегез.

  • Мондый күзәтүләрне ял вакытында, юлны каплап торган төрле әйберләр - куаклар, агачлар белән дә үткәрү файдалы.

Светофор юк җирдә юлны аркылы чыгу.

  • Ял вакытында, балалар бакчасына барганда, кайтканда баланы юлны аркылы чыккан урыннарда тукталырга өйрәтегез. Туктап тору - аңа вакыйганы күз алдыннан үткәрергә ярдәм итә. Бу - җәяүлеләрнең беренче кагыйдәсе.

  • Юл кисешкән урында борылырга җыенган машинага игътибар итәргә өйрәтегез. Кагыйдә буенча уңга борылучы машина уң як күрсәткечен куша, ә сулга борылучы машина - сул як күрсәткечен куша.

  • Җәяүлеләр юлы аркылы зур йөк машинасы үткәндә аның үтеп киткәнен көтегез, аның артыннан башка машина килеп чыгуы мөмкин булуын балага аңлатыгыз. Шуның өчен йөк машинасының ераграк китүен көтегез.

Автобуска утыру, бару һәм аннан чыгу.

  • Автобус туктагач кына аның ишеге янына барырга мөмкин.

  • Баланы автобуста тотынып йөрергә һәм өлкәннәргә урын бирергә өйрәтегез.

  • Чыгарга алданрак әзерләнергә кирәк.

  • Автобустан чыкканда баланы кулыннан тотыгыз яки аның алдыннан чыгыгыз. Бала алдан чыкса аның юлга йөгереп чыгуы яки егылуы ихтимал.

  • Автобустан чыккач, юлның икенче ягына чыгарга ашыкмагыз.

ИСТӘ ТОТЫГЫЗ: ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН БЕРКАЙЧАН ДА

ҮЗЕГЕЗ БОЗМАГЫЗ!

© 2010-2022