Мероприятие, игра Звездный час, мероприятие по творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мероприятие, игра Звездный час, мероприятие по творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган

атналык

Мероприятие, игра Звездный час, мероприятие по творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая

Төзеде: Сибгатуллина Гөлшат Миннахмәт кызы.

Төзеде: Сибгатуллина Гөлшат Миннахмәт кызы

Моңлы саз чыңы

Бөек шагыйребез Г. Тукай туган көнгә багышланган атналык.

Максат: Халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай турында белемнәрне артты-

ру; иҗатына кызыксыну уяту

Тукай тормышындагы һәм иҗатындагы мөһим моментларны, шулай ук күзгә

чалынмаган вак моментларны да игътибарга алып өйрәнергә этәргеч бирү.

Тукай иҗаты аркылы туган халкын чиксез яраткан, аның белән горурланган

чын милләтпәрвәр һәм киң эрудицияле укучылар тәрбияләү.

Атналыкны үткәрү шартлары. Атналык өч этапта үтә

1 этап. Тукай иҗатына багышланган альбомнар, дисклар карау, мәгълүматлар туплау,

әдипнең шигырьләрен ятлау, әкиятләренә, шигырьләренә, иллюстрацияләр

ясау, табигый материаллардан әкият геройларын ясау.

2 этап. Шагыйрь тормышына һәм иҗатына багышланган "Йолдызлы сәгать" бәйгесе үт-

кәрү.

3 этап. "Моңлы саз чыңы" дигән әдәби- музыкаль үткәрү.





Йолдызлы сәгать

Алып баручы: Исәнмесез кадерле балалар! Бүген без сезнең белән

сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормышы һәм

иҗаты турындагы белемнәребезне сынауга багышлан-

ган "Йолдызлы сәгать" бәйгесенә җыелдык. Хәзер бәйге-

нең тәртибе белән танышып үтик. (Уенның кагыйдәләре

белән таныштыру.

I - этап. Тормышы.

.


  1. Г. Тукай туган авыл.


  1. Кырлай 2) Кушлавыч 3) Өчиле


  1. Кечкенә Апуш әнисе үлгәч кайда, кем тәрбиясендә кала?


  1. Саснада үги атасында

  2. Өчиледә Зиннәтулла бабасында.

  3. Җаекта җизнәсендә


  1. - Үги әбинең күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә,- дигән юллар нәни Апушның кайдагы тормышы турында сөйли?


  1. Кырлайдагы 2) Казандагы 3) Өчиледәге


  1. Ни өчен Габдулла: "Кырлай минем дөньяга күзем ачылган

урын,"- ди.


  1. Биредә беренче тапкыр укырга бара, тормышны аңлый башлый.

  2. Биредә туа.

  3. Биредә тәпи атлап китә.


  1. Тукайның үз әтисенең исем ничек?


  1. Мөхәммәтгариф 2) Сәгъди 3) Мөхәммәтвәли

  1. Тукайның әнисе ни исемле булган?


  1. Мәмдүдә 2) Мәхмүзә 3) Мәүлия


  1. Тукайны Җаекка кем алдыра?


  1. Бабасы 2) Апасы 3) Җизнәсе

Иң аз йолдызчык җыйган 3 бала бәйгедән төшеп кала.

II этап. Иҗаты.


  1. Бу өзек Тукайның кайсы әсәреннән алынган?

"Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер кая ташлар бу тәкъдирем..."


  1. "Шүрәле" 2) "Туган тел" 3) "Туган авыл"


  1. Тукайның кайсы шигыре балалар өчен язылган?


  1. "Кызыклы шәкерт" 2) "Сорыкортларга" 3) "Китмибез"


  1. Әкиятләрнең кайсысы Тукайныкы түгел?


  1. "Шүрәле"

  2. "Сертотмас үрдәк"

  3. "Кәҗә белән сарык"

Иң аз йолдызчык җыйган 3 бала бәйгедән төшеп кала.

III этап.


  1. Бу музыка Тукайның кайсы шигыренә язылган?


  1. "Туган тел" 2) "Пар ат" 3) "Бала белән күбәләк"

(Пар ат)

Финалга чыккан укучылар Г. Тукайның әсәрләренең исемнәрен язалар, кем күбрәк яза шул җиңүче була.

Нәтиҗә ясау.

Моңлы саз чыңы

Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

( Акрын гына "Әллүки" көе яңгырый, зал кырыенда, бишек янында ана утыра, зал уртасында ике алып баручы)

1 нче а.б. Исәнмесез, хөрмәтле дуслар! Хәерле кич! Бүген без халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу кичәсенә җыелдык. Кичәбездә аның тормыш юлы буйлап сәяхәт итәрбез.( Слайд. Г. Тукай)

2 нче а.б. 1886 нчы елның 26 нчы апрель иртәсе

Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер шагыйрь килде,

Үткәннәрдән киләчәккә барып җитте Хәтер нуры,

Кабындырды өмет шәмен йөрәкләргә үтеп туры.

(Бишек янында ана Г. Тукайның "Бишек җыры"н башкара)

( Слайд. Кекенә Тукай)

1 нче а.б. Тормыш аны, тәпи басу белән,

Җитәкләдн ике кулыннан;

Җитәкләде язмыш, кай җирләргә

Алып чыгар авыр юлыннан.

Бер укучы чыгып " Исемдә калганнар " истәлегеннән өзек сөйли.

  • Минем атам Мөхәммәтгариф, Кушлавыч карьясендә Мөхәммәтгалим исемле мулланың угылы булып, карт атасы тере вакытта ук мулла булып авылыбыз Кушлавычка мулла булмыштыр.

Минем биш ай үткәч, атам аз гына вакыт авырып үлгән.

(...)

Ләкин бу рәхәт озакка бармаган. Минем бу муллада бер ел кадәреме, күпмедер торгач, белмим ни авырудандыр вафат булган...

2 нче а.б Таң алдыннан аны уяттылар

"Тор йокыңнан, нишләп ятасың,

Ул күзләрен ачты, күрсәттеләр

Яңа вафат булган анасын.

Әнисенең шәлен бөркәндереп

Утырттылар чана түренә,

Китеп бара, авыл зиярәте

Үр менгәндә һаман күренә.

Укучы Тукайның "Кышкы кич" шигыренең берничә куплетын сөйли.

Кышкы кич

Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!

Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;

Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,

Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.

Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт:

Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет,

Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр,

Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.

Очрый кала күрсә сезгә шушындый ярлылыр,

Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар,

Яшь балалар! Аларны сез яратыгыз,

Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!

1 нче а.б. Ул төренеп яткан: кучеры кем

Кая илтә, кемгә керергә?

Туганымы, чит кешеме көтә?

Ишекләрдән сөрелеп йөрергә.

Туры килер, бәлки; җылы урын

Табылырмы аңа кунарга

Кулын сузып һәрбер үтүчегә,

Басып торырмы ул урамда?

Ямщикның печән базарында "Асрамага бала бирәм" дип Тукайны тәрбиягә алучыларны эзләп йөргән күренешне сәхнәләштереп күрсәтү.

( Слайд. Печән базары күренеше)

2 нче а.б. Базар күрсә, безнең Габдулланың

Йөрәгендә әрнү кузгала:

Колагында чыңлый ямщик тавышы;

"Асрамага бала кем ала?"

Ул онытмас бөтен күргәннәрен,

Күмелсә дә тәне кабренә;

Нәләт укыр сәүдә дөньясына,

"Ят яраткан" өчен тәңренә.

( Слайд. Сәгъди абзый йорты)

1 нче а.б. Сәгъди абзый йорты бик тәбәнәк,

Салам белән япкан түбәсен

Шаулап үскән нарат урманнары

Аның өчен түгел күрәсең

Кызлары күп аның, бар да исән,

Ир баласы булган ул үлгән,

Улы итеп безнең Габдулланы

Ул үзенә алды бүгеннән.

( Слайд. Кырлай )

"Кырлай" дигән симфоник поэмадан (Н.Җиһанов) тын гына музыка яңгырап тора.

Бер укучы "Шүрәле" әкиятеннән Кырлай күренешен сурәтләгән бер өзекне сөйли.

( Слайд. )

2 нче а.б. Чык, Габдулла, тышта нинди матур,

Өйдә ятып ничек түзәрсең?

Төш инешкә - анда иптәшләрең :

Вак балыклар бик күп, сөзәрсең.

Бик күңелле яшел болынлыклар,

Казлар койган каләм каурыйсын.

Йөгереп арсаң шунда, күккә карап,

Иркенләп бер ятып ауныйсың.

Ике укучы Тукай сүзләренә язылган "Бала белән күбәләк" җырын башкара

1 нче а.б. Аның хәзер уку вакыты килде.

"Иман шарты"н тотып кулына,

Иҗекләрне бикләп, сүрәләрен,

Керде Апуш гомер юлына

Бер ел узгач күчте мәдрәсәгә

Һәм бик әйбәт барды дәресеннән.

Өйрәтеп ул үзенең сабакташын,

Авыз итте борай бәлешеннән.

( Сайд. Апуш мәдрәсәдә.)

Бер укучы "Мәктәптә" шигырен сйөли.

2 нче а.б. Ат китерде аны төнлә белән.

Юлда йөреп тәмам арылган:

Сбруйлар куйган кара өйдә

Уянды ул өйлә алдыннан

Үз авылы белән танышып йөргәч,

Юнәлде ул туган йортына.

Миләшләре аның шомыртлары

"Кайттыңмы" дип шаулап утыра.

( Слайд. Авыл күренеше.)

1 нче а.б. - Бик тиз генә борылып кайта алмам,

Сезне борчып монда килмәсләр,

Хуш, кадерле нигезем, ак каеным,

Сау булыгыз, шомырт, миләшләр!

Тукайның "Туган авыл" җыры башкарыла.

(Слайд. Тукай)

2 нче а.б Артта Җаек, казакъ далалры,

Көймәләре ярда чаганның

Көз, октябрь, җил дә давыл җирдә,

Чаганнары яңа заманның.

Тукайның "Пар ат" җырын малайлар хоры башкара.

(Слайд. Болгар кунакханәсе.)

1 нче а.б. Мин - мөсафир... Номерларын "Болгар"

Ачар микән, кайсын алсам да...

Яңгыратты коридорны кемдер:

-Ишеттеңме, Тукай Казанда!

Кычкырды ул үзен үзе онытып

Шатлыгыннан ярсып, тиле күк;

Казан кинәт күтәрелде сыман,

Бөеклеген Казан тойды күк.

( Слайд. Тукай һәйкәлләре)

2 нче а.б Аваз салып безнең чорга керде...

Бөек эшләр илдә кылганда

Күтәрелә ул да, аның бүген

Казан мәйданында, Кырлайда

Һәкәлләргә әйләнгәнен күрдем

(Яңа буын көн дә кил монда),

Тукай васыять иткән "Туган тел"нең

Әйләнгәнен күрдем гимнга.

"Туган тел" җыры башкарыла.

2 нче а.б (Акрын гына"Тәфтиләү" көе астында)

Ятимлек вә фәкыйрьлекнең яшьләй белде Тукай тәмен,

Михнәтен мул биреп тормыш аз күрсәтте аңа ямен.

Кайнар сөйде ул милләтен, аның өчен янды, көйде,

Гафәләт йокысыннан аны уятып алга өндәде.

Моңсызларны моңландырды, сукырларның ачты күзен,

Телсезләрне телле итте сихри шигъре, туры сүзе.

(Слайд. Тукайны җирләү күренеше)

Кыска булды гомер юлы, иртә сынды моңлы сазы:

Шат яз бүләк итте аны, алып китте кайгы язы...

Үлемсездер ләкин Кодрәт, бүген дә яши - ул Тукай.

Вакыт үтсә дә сүнми бит күктә балкыган ярымай.

И кардәшем! Уйлама син төче мактау сүзе бу, дип

Мактауга һич мохтаҗ түгел чын шигърият һәм чын әдип.

Тукай безнең алгы сафларда көрәшә,

Тел яшәсә - милләт яшәр! Халкым яшәр! дип эндәшә.

(Слайд. )

(Файдаланылган әдәбият: Г. Тукай әсәрләре, С. Хәкимнең "Шагыйрьнең балачагы", "Кырыгынчы бүлмә" поэмалары, Йосыф ибн Ягъкубның "Соңгы пәйгамбәр" шигыре.)



© 2010-2022