План конспект на тему Күңелле математика

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

"Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы"






Күңелле математика

(Уртанчылар төркемендә танып- белү шөгыле)










Югары категорияле

тәрбияче Г.Ә.Мингазова

15 март 2016 ел



Тема: Күңелле математика

Өйрәтү максаты: Предмет санына карап саннарны табарга өйрәтү.

Үсеш бирү максаты: Балаларның 5 кә кадәр санау буенча белемнәрен арттыру; ничә? ничәнче? дигән сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү. Тирә-юньдә ориентлашуларын, символика белән эшли белүләрен ныгыту. Озынлыклары буенча тасмаларны рәттән тезә алуларын камилләштерү.

Тәрбия максаты: Балаларда танып- белү активлыгы, уйлау сәләтләре тәрбияләү.

Өйрәтү алымнары: сорау-җавап, тест сораулары, мәсьәлә чишү, кисү, беркетү.

Җиһазлау : балаларга: төсле геометрик фигуралар,математик дәфтәр.

Тәрбиячегә: ноутбук, проектор, презентация материаллары, дидактик күрсәтмәлелекләр (УМК )

Белем бирү эшчәнлеге:

Исәнләшү. Балаларны килгән кунаклар белән исәнләштерү.

Тәрбияче: Балалар бүген минем телефоныма СМС хәбәр килде. Мин математиклар иленә эләктем дигән. Бу СМС хәбәрне кем җибәрде микән беләсегез киләме? Аңа бик күп биремнәр биргәннәр, ләкин ул буталып беткән һәм бездән ярдәм сорган, сез биремнәрне үтәргә әзерме балалар. Безгә тизрәк бу илгә барып җитәргә кирәк.

Нәрсә белән барып булыр микән?

- балаларның җаваплары: машина, поезд...

Әйдәгез балалар ковер-самолет белән барабыз, ләкин моның өчен сезгә билетлар алырга кирәк. Безнең билетларыбызга саннар язылган, сез шул саннар санынча түгәрәкләр ясалган карточкаларны табып саннарны шунда куясыз, төсенә дә игътибар итегез. Менә шулай (проекторда күрсәтү)

Билетларны алабыз һәм урыннарны табабыз. Күзләрне йомдык.Тизрәк бару өчен әйдәгез балалар 5кә кадәр саныйбыз һәм кирегә саныйк"

Ә хәзер урыннарга утырабыз

2.Менә килеп тә җиттек, ләкин ишектә йозак эленгән (кәгазьдән йозак ясалган йозакта ничә геометрик фигура күрәсез хәзер таякчыклар белән шул санны языгыз)- балалар эше.

Шуннан соң ачкыч борыла һәм йозак ачыла. Ишектән керәбез.

3.Юлыбызны дәвам итеп бер әкият сөйлим әле.

Яшәгән ди бер әби белән бабай. Бер көнне әби икмәк пешергән һәм тәрәзә төбенә куйган. Кинәт кенә икмәк җанланган һәм күзен ачып җибәргән. Әби һәм бабай бик сөенгәннәр һәм аңа "Түгәрәк" дип исем кушканнар. Түгәрәк бик шук һәм шаян булган. Менә нинди булып үсеп җиткән (күрсәтү).

Бер көнне Түгәрәк урамга уйнарга чыкты. Чыгу белән ул үзенә дуслар тапты- төрле геометрик фигуралар. ( Турыпочмак, Өчпочмак, Овал, Квадрат)

Алар бик матур итеп качышлы уйный башлаганнар. Менә Түгәрәкнең иптәшләре төрлесе төрле якка качтылар.

Проекторда урнаштырылган фигураларның кайда урнашканлыгын сөйләп бирегез (мәсьәлән картада болай ясалган уртада бер зур зәңгәр түгәрәк, өстә ике кызыл квадрат, аста ике сары өчпочмак, уң якта бер яшел өчпочмак)

4.Бу биремне дә үтәдек әйдәгез юлыбызны дәвам итәбез. Юл буенда чыршылар, гөмбәләр үсеп утыра.Әйдәгез әлеаларны саныйк балалар. Сүзле уен "Ничәнче?"

Тактадагы рәсемнәрне күрсәтү һәм аларның ничәнче торуларын әйттерү.

Балалар сез монда ничә чыршы күрәсез-санау.

3 чыршы барысы ничә, 3 гөмбә барысы ничә. Тагын бер гөмбә үсеп чыкты хәзер ничәү


булды? Кайсы күбрәк. Ничек тигезлибез. (+,-) 4 санын күрсәтү.

1-әтәч, 2-чеби, 3-чыршы, 4-гөмбә, 2-нәрсә.....Әтәч белән чеби арасында нәрсә бар?

ФИЗМИНУТ

5. "Үз фигураңны тап" уены.

Сезнең өстәлдә символикалар (карточка-схемалар) бар, искә төшереп китик әле, кайсы нәрсәне аңлата?(төс һәм геометрик фигураны, мәсәлән кызыл түгәрәк) 2 балага бер карточка-схема бирелә, шул схема буенча геометрик фигураларны эзләп табалар, Һәм сөйлиләр

6. Тәрбияче: - Балалар, көчле җил чыгып алмагачның алмаларын коеп бетергән икән. Нинди матур алмалар коелган. Әйдәгез,хәзер алма төшләрен саныйбыз. Карточкаларга саннар язылган. Ә сез алма төшләрен санап шул санга куегыз.

7.Балар без бу биремне дә үтәдек. Хәзер безгә баскычтан өскә менергә кирәк. Ничек итеп менәбез инде хәзер?

Тәрбияче: Әйдәгез без үзебез баскыч төзибез.Аның өчен алларыбыздагы тәлинкәләрдән баскычның иң озын тактасын табыйк, аның өстенә аннан кыскарагын куябыз. Шулай итеп такталарны куеп бетерәбез. Иң озын такта нинди төстә? Иң кыска такта нинди төстә булуын билгелибез. Безне анда нәрсә көткән? Бәрәнне коткардык. Ул бик шатланды, безгә рәхмәт әйтте.

8.Балалар безгә хәзер үзебезнең балалар бакчасына кайтырга вакыт җитте. Безне алып килгән ковер - самолет очып китте, без ничек кайтырбыз икән? Безнең алдыбызда кәгазь битендә нокталар бар. Шуларны тоташтырып карыйк әле. (ракета формасы килеп чыга).

-Нәрсә килеп чыкты балалар ?

- Ракета.

- Әйдәгез шушы ракеталарга утырып кайтып китәбез.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, бәрәнне коткару өчен ниндияхшылыклар эшләдек соң без балалар, нинди яңалыклар белдек? Нәрсә өйрәндегез

Балалар, бүген без математика илендә сәяхәттә булдык. Әйдәгез искә төшерик әле, бүген без сезнең белән нәрсәләр күрдек? (Җаваплар). Нинди яңа мәглүматлар алдык? (Балалар җавабы)

Молодцы, сез үзегезнең тапкыр да, ярдәмчел дә, дус та булуыгызны күрсәттегез. Моннан соң да математиканы тырышып өйрәнегез. Уңышлар телим сезгә!

Ә өйгә эш сезгә 5 квадрат кисеп алып килергә.




© 2010-2022