Уеннар дөньясында Бармак уеннары

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бармак уеннары.

Бармак уеннары сабыйлар усешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк «телен ачарга» ярдәм итә.

Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә узегезнең бармагыгызны куярга мөмкин-ул үзенә күрә массаж була.

Бала үсә бара, бармак уеннарына күчә алабыз, моның өчен безгә татар халык иҗаты ярдәмгә килер:):

Бу бармак-бабай,

Бу бармак-әби,

Бу бармак-әти,

Бу бармак-әни,

Бу бармак-нәни бәби,

Аның исеме- чәнти!

================

Баш бармак баш кашый,

Имән бармак имән ташый,

Урта бармак утын яра,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнти бармак чәй эчә.

================

Баш бармак,

Балан ияк,

Урта тияк,

Әби-чеби,

Нәни бәби.

================

Карга килер - казан асар,

Торна килер - тоз салыр,

Саескан килер - салма салыр,

Песнәк килер - пешерер,

Чыпчык килер - төшерер,

Моңа бирер, моңа бирмәс,

Моңа бирер, моннан әлыр,

Кетер, кетер, кетер,

Казан төбен кимер…

(Чәнти бармагын тотып, баланың уч төбен кытыклыйлар.)

================

Бер - бермәк,

Ике - икмәк,

Дүрт - дүртмәк,

Биш - бишмәт,

Алты - атмак,

Җиде - җитмәк,

Сигез - сикмәк,

Тугыз - тукмак,

Ун - уймак,

Таба тулы коймак,

Мә сиңа да бер бармак!

(Балага бер бармак тоттыралар.)

================

(Баланың кул аркасын сыйпап.)

Песекәй, песекәй,

Ала мачы сөт эчә,

Кара мачы күз кыса.

Кит дигәндә китмәсәң,

Лапацага чап итә.

(Алып өлгермәсә, кул сыртына «чәп» итәләр.)

===============

- Монда май бар иде, май кая китте?

- Песи ашап китте.

- Песи кая китте?

- Салам астына кереп китте.

- Салам кая китте?

- Сыер ашап китте.

- Сыер кая китте?

- Көтүгә китте.

- Тебәй, тебәй, тебәй!

(учны кытыклыйлар)

================

© 2010-2022