Конспект мероприятия на тему Муса Җәлил в старшей группе

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь»

Максат: Муса Җәлилнең тормыш юлы, әсәрләре белән таныштыру.

Балаларда җырлау, шигырь сөйләү, бию сәләтен үстерү.

Батырлык турында сөйләү.

Балаларны батыр булырга, туган илне, туган җирне яратырга өйрәтү.

Балалар "Солют сиңа, Муса Җәлил" җыры астында залга узалар.


1-бала: Бар күңеллелек бөтен дөньяда

Бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу?

Мин беләм, бәйрәм бүген!

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

«Кояшлы ил» җыры.

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле балалар, кунаклар! Бүген «Чишмәкәй» балалар бакчасында зур бәйрәм. Без сезнең белән Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.

- Муса Җәлил - герой шагыйрь. Ул кечкенәдән үк бик акыллы, тырыш, уңган бала була. Мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый, кечкенәдән үк шигырьләр яза. Бөек Ватан сугышы башлангач, үзе теләп фронтка китә. Әсирлеккә төшә. Ләкин әсирлектә дә фашистларга каршы көрәшә: үзенең нәфрәт белән сугарылган әсәрләрен яза. Ул сугышта үлеп кала, батырларча һәлак була. Ләкин аның шигырьләре безгә әйләнеп кайттылар. Алар шагыйрьне үлемсез итеп таныттылар. Аның әсәрләре - мәңгелек!

- Ә хәзер Муса Җәлилнең шигырьләрен тыңлап китик.

2- бала: Минем бар маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә...

3- бала: Калын урманда,

Гел кичкә каршы,

Ишетелә моңлы

Бер кошның тавышы:

- Кәккүк, кәккүк,

Кәккүк, кәккүк!

4- бала: Киң болыннарда,

Урман- кырларда,

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Уйсу җирләрдә,

Елга, күлләрдә,

Көзге салкыннан

Сулар туңдылар.

5- бала: Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра:

-Кикри- күк.

-Кикри- күк!

Йә бик еш кына,

Йә сузып кына:

-Кикри- күк,

-Кккри- күк!

Без дә уяндык

Әтәч тавышына:

-Кикри- күк,

-Кикри- күк!

6- бала: Я знаю,

Что пёс мой

Пока ещё мал:

Ну, что же,

Зато он-

И смел, и удал.

Любую команду,

Какую ни дай,

Послушно и точно

Исполнит Акбай.

7- бала: Лишь пришла пора рассвета,

Как сейчас же подал где- то:

Кукареку! Кукареку!

Чей- то чуткий петушок

Чистый звонкий голосок:

Кукареку! Кукареку!

Услыхав весь этот крик,

Мы проснулись в тот же миг:

Кукареку! Кукареку!

И скорей, скорей, скорей

В сад бежать гурьбою всей:

Кукареку! Кукареку!

8- бала: Тихие сумерки.

Солнце садится.

Слышно, как плачет

Какая- то птица:

-Ку-ку, ку-ку!

Это - кукушка

Кричит на суку,

Словно прогнать

Она хочет тоску:

-Ку-ку, ку-ку!

Муса Җәлил сүзләренә язылган «Сәгать» җыры.

«Күрсәт әле, үскәнем» уены.

Курчаклар белән бию башкарыла.

Муса Җәлил сүзләренә язылган «Кызыма» җыры.

«Кәрия- Зәкәрия» уены.

«Матур булсын» җыры.


© 2010-2022