Сказка на татарском языке Шалкан

Раздел Дошкольное образование
Класс 13 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Шалкан» әкияте

Максат: балаларны сюжетның эзлеклеген күзәтә белергә өйрәтү;

аларның сүзлеген баету, активлаштыру;

халык иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

Әкият барышы

Алып баручы. Без бүген рус халык әкиятен татар телендә күрсәтербез. Әкият "Шалкан" дип атала. Рәхим итеп карагыз.

Тычкан. Мин - тычкан, чи-чи-чи. (Йөгереп кырыйга баса).

Песи. Ә мин песи булам. Исемем - Мияубикә, Мияууу. (Кырыйга китеп ята).

Эт. Мин эт булам. Исемем - Акбай, һау-һау-һау. (Оясына кереп кача).

Кыз. Ә мин кыз, исемем Алия (Өйгә кереп китә).

Әби. Мин әби булам инде (Өйгә кереп китә).

Бабай. Ә мин бабай булам (Өй янына бара).

Шалкан. Ә мин - шалкан (Әйләнеп ала да уртага утыра).

Җыр: "Бар матур бакча"

Бар матур бакча

Үсә анда шалкан.

Менә шундый шалкан зур,

Менә шундый кечкенә.

Шалкан, шалкан кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Әйе шул, әйе шул,

Биеп, биеп кит әле.

Алып баручы: Утыртты бабай шалкан

Үсте шалкан зур булып

Бабай бик тә борчыла

Чыкмый шалкан нык тора.

Бабай чыга: Нихәл итим, көчем җитми

Әллә картайдым инде?

Бабай: Әби, Әби кил әле,

Шалканны тартыш әле.

Әби: Базарга барасым бар,

Сериал карыйсым бар,

Оныгымны бассейнга

Озатып куясым бар.

(икәү шалканны тарталар)

Бергә: Тартабыз, тартабыз

Тартып чыгара алмыйбыз.

Әби: Кыз, кыз кил әле,

Шалканны тартыш әле.

Кыз.

Ай, битләрем алланды.

Иреннәрем кызарды.

Әбием, тагын нәрсәгә.

Мине өйдән чыгардың?

Бергә: Тартабыз, тартабыз

Тартып чыгара алмыйбыз.

Кыз: Ай, кулым арыды.

Тартуы авыр ла.

Акбайны чакырыйк.

Булышсын тартырга.

Акбай. Акбай. Кайда син.?

Ник бирегә килмисең.

Акбай, булыш, бик авыр.

Бу шалканны тартуы.

Кыз: Акбай, кил әле

Шалканны тартыш әле!

Акбай: Ничә ел өй саклыйм

Отпуска да бирмисез

Картайдым инде мин

Пенсия түләмисез.

Бергә: Тартабыз, тартабыз

Тартып чыгара алмыйбыз.

Алып баручы: Әйдәгез, песине чакырыйк.

Песи:Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм

Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

Ля-ля-ля-ля, ля-ля-ля-ля

Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

Мияу, мияу, мияу дим

Сөт бирсәгез киләм мин.

Шалкан миңа нәрсәгә

Вискассыз мин торалмыйм.

Бергә: Тартабыз, тартабыз

Тартып чыгара алмыйбыз.

Песи: Тычкан, тычкан кил әле

Шалканны тартыш әле.

Тычкан: Мин биим, биим, биим,

Мин матур биим, биим.

Ля-ля-ля-ля, ля-ля-ля-ля

Мин матур биим, биим.

Үзем кечкенә булсам да

Көчем зур минем.

Тычканнар арасында

Мин беренче - чемпион.

Бергә: Тартабыз, тартабыз

Тартып чыгарабыз.

(бабай башын кашып)

Шалкан. (Торып баса).

Бабай чәчте орлыгым.

Сулар сибеп үстерде.

Витаминлы, бик файдалы.

Тәмле булып өлгердем.

Татар халык биюе.







Сказка на татарском языке ШалканСказка на татарском языке Шалкан

Сказка на татарском языке ШалканСказка на татарском языке Шалкан

Сказка на татарском языке ШалканСказка на татарском языке Шалкан





© 2010-2022