Конспект сценария Әниләр бәйрәме

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

-1 а.б.Хәерле көн,безнең иң кадерлеләребез-әниләребез,әбиләребез.Гомер бит аккан судай бик тиз үтә дә китә.Менә бүген сезнең каршыгызда әле күптән түгел бишектә яткан нәни ул һәм кызларыгыз,бәгырь җимешләрегез,тормышыбызның чәчәкләре сезне бәйрәмегез белән котларга җыелдылар.

2 а.б.Әни!Дөньядагы бердәнбер,иң матур,иң кадерле,иң матур,иң назлы сүз ул.Әни!Әнием!Әнкәй!Бу сүзләрне әйткәндә дөньялар яктырып,җылынып киткәндәй була,күңелләр шатлык белән тула.

1 а.б. Кадерле әниләребез,әбиләребез,кызларыбыз!Сезне барыгызны бәйрәм белән котлыйбыз.Һәрвакыт шат күңелле,сәламәт,бәхетле булыгыз.Бүгенге шатлык,елмаю,бәхетле мизгелләр гел дәвам итсен иде.

2 а.б.Бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән.Без бүген сезгә бүлә кне бәйрәм башында ук бирергә булдык....

Каршы алыгыз !Иң яхшы бүләк- ул сезнең балаларыгыз!

Матур көйгә балалар кереп урыннарына утыралар.

1 а.б. Җир шарын уртага алыйк та

Җыр җырлыйк,шатланыйк әйдәле!

Гөр килсен,сөенсен бар дөнья,

Бүген бит -әниләр бәйрәме!

("Яз җитә"җыры)

Хөрмәтле кунаклар!Сезгә балалар матур җырлар,биюләр бүләк итәрләр,сезгә багышлап чын күңелдән тырышып өйрәнгән шигырьләрен сөйләрләр.Сез дә бүген безнең белән җырлап,уйнап,күңел ачып утырыгыз.Сезгә Айгөлебез бик тә матур шигырен тәкъдим итә.Рәхим итеп тыңлагыз:


Бер ягымда-әтием,

Бер ягымда-әнием.

Уңымда да,сулымда да

Таянычым бар минем!


Бала гына димәгез!

Сүзләремнән көлмәгез!

Күз яшенә,кайгыларга,

Берүк мине бирмәгез!


Бер ягымда-әтием.

Бер ягымда- әнием.


Уңымда да,сулымда да

Яклар кешем бар минем!

Әниләрнең назы белэн

2)Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме кемнеке?

Белмәсәгез,үзем әйтәм,

Ул әни бит-минеке!

Без керәбез һәркөнгә.

Кояш кирәк җир йөзенә-

Әни кирәк-һәркемгә!(Ислам)



3)Дөнья матур,кояш көлә

Көлеп торам үзем дә.

Әниемнән башка һичтә

Ямь табалмыйм өемдә!(Әлфис)



(Малайларга керләр төрергә-ярыш)"Кем җитез"

4)Пөхтә итеп өйне җыям

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар,юатам.

Менә ничек тырышам

Әниемә булышам.

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам

Борчулы булса әнием

"Тынычлан"-дип юатам.

Менә ничек тырышам

Әниемә булышам.(Сәмирә Ф)



("Мин әнигә булышам"җыры)

Сюрпризлы өлеш-почтальон керә

5)"Әни"диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга

Таптамагыз,һич ярамый

"Әни" сүзен таптарга.(Булат)

6)Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре,сылуы.

Нинди бәхет һәр баланың

Үз әнисе булуы.(Радел)



("Чәчәк җыю"-ярыш)

7)Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

8)Мәңге яшә,сәламәт бул,

Кайгы-хәсрәт күрмә син!

Әни синең йөзләреңдә

Елмаю сүрелмәсен.



Нинди булган нинди уңган,

Ул һәр эштә,һәркайда.

Йомшак сүзе,күркәм үзе,

Нурлы йөзе елмая.(Инсаф)

Учларымда-кояш минем,

Күңелемдә-яз минем.

Син булганда янәшәмдә

Мин бәхетле әнием.!(Сәмирә)

2 а.б.-Әйе,бала әнисе янында гына бик бәхетле була ала шул.Шуңа ходай баланы әнисеннән аера күрмәсен.Әни генә йөрәк парәсенә җил-яңгыр тидерми үстерә.Шуңа әниләребезгә саулык-сәламәтлек телибез һәм биюебезне бүләк итәбез.

(Татар биюе)

1 а.б.Безнең бик тә кадерле икенче кешебез бар.Ул безнең-дәү әниебез,әбиебез!Алар олы җанлы,киң күңелле,тәмле телле,йомшак куллы.Аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы,дөньядагы иң-иң матур,ягымлы сүзләр белән юатасы,мең-мең рәхмәтләр әйтәсе килә.Без хәзер сезгә җырыбызны бүләк итәбез.

( "Дәү әнием"җыры)

" Бәхетле балачак"биюе(Чәчәкләр)

Әниләр белән "Ромашка"уены.

(Әниләрне бүләкләү)

А.б.Әлбәттә,бу шаяру бүләкләре булды.Ә хәзер,сезнең өчен иң кадерле бүләкләр,бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

Бәйрәм бүләксез булмый ул,

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез!

2)Нәни кулларыбыз белән

Тик сезгә,диеп кенә.

Әзерләдек бүләкләрне

Бик зур көч куеп менә.(Бүләкләр тарату)

1А.б.Хөрмәтле әниләр!Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен,күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә.Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты,әнидән дә рәхимле,мәхәббәтле,әнидән дә олы җанлы зат юктыр.Балаларыбызга дөньяның рәхәтен,тормышның михнәтен,күңелнең сафлыгын,намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен,алар сырхаулап ятканда күкрәгегезгә кысып,"Җан җимешем,балам",-дип,чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә.

2 аб.Сез булмасагыз,алар оясыз кош,моңсыз җыр,җырсыз сандугач кебек булырлар иделәр.Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә.Озын гомер,тән сихәтлеге,саулык,күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә,балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.











© 2010-2022