Конспект Музыкаль театр дөньясына сәяхәт

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:





Актаныш районы Киров балалар бакчасы











Конспект Музыкаль театр дөньясына сәяхәт









Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән шөгыль-сәяхәт



















Музыка җитәкчесе: И.И.Загитова

Февраль 2016 ел



Программа эчтәлеген һәм белем бирү өлкәләрен тормышка ашыру: танып белүне үстерү, өйләм үстерү, социаль-аралашу мөмкинлекләрен үстерү, әдәби -эстетиканы үстерү, балаларны физик яктан үстерү.

Максат: Балаларны театр төрләре белән таныштыру, музыкаль театрлар турында күзаллаулар булдыру, дөнья тирәлеген, сәнгать әсәрләрен тану, әйләнә тирәгә эстетик карашта булдыру. Музыка, матур әдәбият, фольклорны тою, бааларның иҗади сәләтләрен һәм музыкаль хәтерне үстерү.Әдәби әсәрләрдәге персонажлар кичерешенә стимул бирү, балаларда җыр һәм музыканың характерына туры китереп хәрәкәт итү күнекмәләре формалаштыру, музыка, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Мәктәпкәчә белем бирүдә максатчан ориентлашу: музыкаль сәнгать төрләре буенча элементар күзаллау.

Материаллар һәм җиһазлар: бәрмә уен кораллары, электрон такта, компьютр, проектор, презентацтя, бүләккә кечкенә кыңгыраулар - күчтәнәч, баян, аудиоязмалар, курчак театры өчен киемнәр.

Кулланылган алымнар:

- карап өйрәнү күрсәтмәлелеге;

- аудиовизуаль күрсәтмәлек;

- практик алымнар;

- сүзле алымнар;

- музыка кораллары белән күнектерү алымнары;

- импровизация .

Сүзлек өстендә эш: этикет, опера, балет, оркестр.










Эшчәнлек барышы.

Кереш өлеш.

Балалар музыка залына көй астында керәләр. (театраль көй).

Музыкаль исәнләшү.

М.җитәкчесе:

Хәерле көн нәни дусларым.

Мин Илсия, Индусовна булам.

Балалар, сез ничек уйлыйсыз, музыка кайда яши икән? Без музыка белән кайларда очрашабыз әле? (Б.Җ. - концертларда, өйдә, театрларда, кино, мультфильмнарда)

  • Дөрес, балалар. Музыка яши торган йорт - театр дип атала.

Балалар, мин бүген сезне искиткеч гүзәл, тылсымлы, хикмәтле, гаҗәеп серле бер дөньяга - театр дөньясына алып керәм. Сез беләсезме театрда ни эшлиләр икән ул? (сәхнәдә рольләрне башкаралар, бииләр, җырлыйлар)

-Әйе, балалар.

Театр ул- халыкның бердәмлеген, милләтнең ныклыгын саклаучы -сәнгать төре.

Балалар Казан шәһәрендә бөтен дөньяга танылган нинди профессиональ татар театрлары бар икән, беләсезме? (Балалар җавабы)

СКонспект Музыкаль театр дөньясына сәяхәтлайд 1



- "Әкият" курчак театры

- Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры

- К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры.

- М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры

Балалр әйтегез әле, әгәр без театрда булсак нинди төрдәге спектакльләр карый алачакбыз?

(Балалар җавабы -курчак ткатры һ.б.)

БКонспект Музыкаль театр дөньясына сәяхәталалар, театрлар берничә төргә бүленә: Слайд 2

-Курчак театры.

- Балет һәм опера театры.

- Шәүлә театры.

-Драма театры һ.б.



Балалар, ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы? (Балалар җавабы)

Сезнең дә театрга барасыгыз киләме? (Балалар җавабы).

Без бергәләп театрларга барырбыз. Тик тамашачы, иң элек театрга баргач, үз-үзен тоту кагыйдәләрен белергә тиеш. Театрда үз-үзеңне ничек тотарга кирәк, әйтегез әле. (Балалар җавабы)

Театрның балалар үз кагыйдәләре бар:

  • театрга театр башланырга берничә минут кала килергә;

  • тамаша вакытында сөйләшмәскә;

  • спектакль вакытында ашарга, эчәргә ярамый;

  • Тамаша тәмамланып өлгермичә гардеробка киемгә ашыкмаска;

Әйе, балалар. Бу театр этикеты дип атала (балалар белән сүзне кабатлап карау).

Театрга килгәч театр этикетын сакларга кирәк.

Әйдәгез кулларны кулларга тотынышыйк та, театр иленә китик. (бормалы юлдан аяк очларында һәм үкчәләрдә бару; ("Күңелле сәяхәт" көе башкарыла).

Музыкант: - балалар, алда театр баскычы. Сак булыгыз, театр баскычыннан төшәбез һәм менәбез. Курыкмыйсызмы? (хәрәкәт имитациясе - әкренләп утыру һәм тору хәрәкәте ясап алу)

Сер итеп кенә әйтәм, сәяхәт ахырында сезне сюрприз көтә. (кыңгырау тарату)

1 нче тукталыш: (балалар утыралар)

Балалар без сезнең белән Казан шәһәренең Г.Камал исемендә татар дәүләт академия театрында.

Слайд 3


Конспект Музыкаль театр дөньясына сәяхәт




Музыка җитәкчесе: Театр - сәнгатьнең иң гүзәл төре дияр идем мин. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Шушы театрларда рольләрне кемнәр башкара икән, әйдәгез әле искә төшереп китик . (Балалар -Артитстлар)

Слайд 4

Конспект Музыкаль театр дөньясына сәяхәт



-Дөрес, балалар -артистлар.

Артист булу өчен нинди сәләтләр кирәк? (Җыр, бию, матур сөйләшү һ.б.) Әйе.балалар. Театр артисты булу өчен сәнгатьле, матур сөйләм дә кирәк әле.

- Сезнең дә артист буласыгыз киләме? (Килә. Һ.б.)

Әйдәгез алайса, артист булып алабыз, үзегез өйрәнгән җырыгызны башкарабыз.

Ләкин җырлар алдыннан тавышлар ачылсын өчен сулыш гимнастикасы ясап алабыз:

-"Бармакка өрү";

-"Бал кортлары";

- "Шар".

Балалар басып җыр башкаралар: "Үз җырыбыз" Ф.Галимов.


Балалар урыннарына утыралар.

Юлыбызны дәвам итәбез. 2 тукталыш:

Слайд 5

Балалар, без Казан шәһәренең М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында.

-Әйдәгез әле кабатлыйк: опера, балет.

Конспект Музыкаль театр дөньясына сәяхәт





Опера һәм балет театрында ни эшлиләр икән ?. (Бииләр, җырлыйлар)

Шулай балалар, җыр һәм биюләр аша нинди дә булса әсәрне сәхнәдә куялар.

Шүрәле балетыннан музыка яңгырый. (аудиоязма) һәм слайдта Шүрәле балетыннан күренеш.

Слайд 6

Конспект Музыкаль театр дөньясына сәяхәтКонспект Музыкаль театр дөньясына сәяхәт





-Балалар , бу нинди балет булыр микән, берәрегез белмиме? Бу "Шүрәле" балеты.

Ни өчен шүрәле балеты дип уйлыйсыз? (балалар җавабы: шүрәле,былтыр)

Безнең яраткан шагыйребез Г.Тукайның "Шүрәле" әкиятенә нигезләнеп язылган бу балет. Бу дөньяга танылган беренче татар балетының авторы Фәрит Яруллин.

Шүрәле әкиятен музыка телендә сүрәтләгән ул. Бу балет чит илләрдә дә бик күп тапкырлар сәхнәләргә куелды. Татар халык иҗатыннан алынган. Шулай бит, балалар.

Конспект Музыкаль театр дөньясына сәяхәтКонспект Музыкаль театр дөньясына сәяхәт



Габдулла Тукай белән композитор Фәрит Яруллинны без беләбез инде.

Сәхнәдә уйнаган артистлар ритмнарга туры китереп шулай биеп, җырлап йөриләр.

Ә татар халык иҗаты ул -татар халык җырлары, биюләре.

Ә сез татар халык көйләрен, биюләрен яратасывзмы?

Әйдәгез әле бер татар халык биюен биеп алыйк әле. (Татар халык биюен башкару кыска гына бер өлеш яисә түгәрәктә)

Рәхмәт, сез искитеч оста артистлар икәнсез.


Балалар кабат урыннарына утыралар.

Музыкаль театрда матур көй яңгырый.

(слайд 7) Оркестр

Конспект Музыкаль театр дөньясына сәяхәт



Балалар опера һәм балет театрларында менә шундый музыканы симфоник оркестр башкара. Оркестр ярдәмендә матур көйләр яңгырый.

Симфоник оркестр ул - уен кораллары ярдәмендә матур-матур көйләр уйнау.

Әйдәгез әле балалар бу сүзне истә калдырыйк: оркестр (кабатлап карау)

Без дә музыка шөгыльләрендә музыка уен кораллары белән уйнарга яратабыз. Уен коралларында да уйнап карыйсыгыз килмиме? Менә бу тылсымлы сандыкка күз салыйк әле.

Мин сезгә уйнап карарга уен кораллары алып килдем. Нинди генә уен кораллары юк монда.

Балалар кашыкларны табып, уен коралларын алып утыралар һәм уен кораллары ярдәмендә "Әпипә" көен уйныйлар.

Уйнап туктагач уен кораллары алып куела.

Юлыбызны дәвам итәбез. 4 тукталыш:

Слайд 8

Конспект Музыкаль театр дөньясына сәяхәт




Балалар, ә менә монысы нинди театр икән?

Дөрес, балалар. Бу Казан шәһәренең курчак театры. Аның исеме "Әкият" дип атала.

Балалар театрның исеменнән аңлашылганча монда кемнәр яшидер дип уйлыйсыз? (әкият геройлары)


Балалар сезнең бу курчак театрында булганыгыз бармы? (балалар җавабы)

Сез курчак театрын яратасызмы?

Әлбәттә яратасыз.

Курчак театрында уйнаган нинди әкият геройларын беләсез? (төлке, куян, аю, бүре, йомры икмәк, әби,бабай һ.б.)

-Ә сезнең үзегезнең шушы әкият геройлары буласыгыз киләме? (балалар җавабы)

Әйдәгез әле балалар, әкият геройлары булып киенеп бер уен уйнап алабыз.

Мускуллар киеренкелеген бетерү максатыннан уен:

"Җәнлекләрнең характерын хәрәкәтләр белән күрсәт" -дип атала бу уен.

Балалар, хәзер үзегезне сәхнәдә һәм сезгә тамашачылар карап тора дип хис итегез.

Һәрбер әкият героена аерым көй яңгыраячак. Сез, әкият геройлары - үзегез көйнең хзарактеры буенча, төрле матур хәрәкәтләр белән күрсәтерсез.

Әкият героен тавыш белән дә характерларга онытмагыз.

Мәсәлән: иң беренче көйгә кем чыгар икән, игътибарлы булыгыз..............

Әкият геройлары балалр санына карап берничә кат уйнатылырга мөмкин:

Тамашаны башлыйбыз.

Әкият геройлары һәрберсе дә көйгә хәрәкәтләнеп, "Тамаша залына" чыгып басалар.

Булдырдыгыз, балалар. Киләчәктә сездән чын артистлар чыгачак. Мин моңа ышанам.

Ә хәзер, минем тылсымлы сандыгым янына килегез әле. Минем сезгә сюрпризым бар. (кечкенә кыңгыраулар бүләк итү). Бу кыңгыраулар гади кыңгыраулар түгел .Алардан бик матур көйләр чыга. Сез дә өйләрегезгә кайткач, шушы кыңгыраулар белән уйнап карарсыз.

Слайд. 9

Тамаша беткәч пәрдә ябыла

Конспект Музыкаль театр дөньясына сәяхәт


.

Йомгаклау. Бүгенге сәяхәт Сезгә ошадымы балалар?

Балалар җавабы.

Нәрсә охшады? (Берничә баладан аерып сорау)

Безнең сәяхә тәмам. Көйләр туктады...

Бу шулаймы? Юк!

Әле ул бик озак яңгырар.

Һәрберебез өчен яңгырп еракларга безне чакырыр.

Дулкынланып тагын көтәрбез без.

Көйләр дөньясыеның ишекләрен

Ачкыч белән бергә ачарбыз без.

-Рәхмәт сезгә балалар.

© 2010-2022