Балалар бакчасында экологик тәрбия

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Балалар бакчасында экологик тәрбия

Балык-Бистәсе муниципаль районы

Котлы-Бөкәш "Дуслык"балалар бакчасы тәрбиячесе Каримова З.Г.


Экология дөньякүләм әһәмятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге кәндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз пычрак, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать , бөтен тереклек зур куркыныч астында. Куе кара урманнар, яшел болыннар,тирән сулы елгалар кая китте? Бу сораулар һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез.Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган мөһит , тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.

Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасында бик күп кырлы эш алып барыла. Һәр төркемдә экологик почмак булдырдык. Анда яшьүзенчәлекләренә туры килә торган гөлләр: бегония, алоэ, герань, традесканция утырттык. Балалар һәр көнне гөлләрнең ничек үскәнен, чәчәк атуын күзәтәләр, төпләрен йомшарталар, тузанын сөртәләр, сулар сибәләр. Шау чәчәктә утырган гөлләрнең матурлыгына сокланалар. Әгәр тәрбияләмәсәң, аларның шулай үсмәячәген, үсемлекләрнең тере табигать икәнен, аларның үсешенә һава, су, яктылык кирәклеген үз күзләре белән күрәләр. Кышын тәрәзә тәпләрендә суган үстерү , аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызык. Иртә язда , клумбаларга утырту өчен , орлыклар чәчеп чәчәк үсентеләре үстерәбез . Балалар табигать почмакларында бик теләп эшлиләр.Һәм бу эшнең нәтиҗәсе булып, бакчабыз шау чәчәктә утыра. Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, һава, ташлар, туфрак, ком белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне тагы да яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәсен камилләштерә. Тәҗрибә ярдәмендә балалар яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.(Чиста һәм пычрак суның үсемлекләргә йогынтысы; яхшы ашлы туфрак һәм чүпле туфракта үсемлекләрнең ничек үсүе; суның төрле халәтләре -пар, су, боз белән танышу һ.б.) Ел әйләнәсе кошларны күзәтәбез. Җылы якларга китүче кошлар, кышлаучы кошлар турында белемнәр туплыйбыз. Кышын "Кошларга җимлек" акцияләре оештырабыз. Балалар өйдә әти-әниләре белән берлектә кошларга җимлекләр ясап алып киләләр. Бакчабызда үсеп утыручы агачларга җимлекләрне элеп, кошлар ашханәсе оештырабыз. Кошларны даими тукландырып торабыз. Саф һавага чыккач, балалар песнәкләрнең, чыпчыкларның ашаганнарын күзәтергә яраталар. Балалар нечкә күңеллеләр. Алар кошларны кызганалар. Ярдәм итәргә ашыгалар. Ә матур язлар җиткәч, "Кошлар көне" үткәрәбез. Сыерчык ояларына конкурс була. Сыерчык ояларын агач башларына урнаштырабыз. Сыерчыкларның килүен, ояга мамык, үлән ташуларын, балалар чыгарып аларны ничек туендыруларын һәм бала очыруларын күзәтәбез. Матур итеп сайрауларын тыңлыйбыз. Урамнан кергәч, балалар күзәтүләрен рәсемгә төшерергә яраталар. Бакча тирәли бик күп агач , куаклар үсә. Ел әйләнәсе агачларны күзәтәбез. Ничек яфрак яралар, чәчәк ату, яфрак коелу, кышын бөреләре нинди, язга чыккач ничек үзгәрәләр, кышын җимешләренең кошларга азык булуын. Шул күзәтүләрдән чыгып, балалар табигатьтә бар нәрсәнең бер-берсенә бәйле булуын аңлыйлар. Язын балалар түбәдән тамчы тамуын, боз сөңгеләренең иртән һәм кичен ничек үзгәрүен, кардан ясалган фигураларның кояшта ничек эрүен, беренче кара җирнең чыгуын күзәтергә яраталар. Экскурсияләр вакытында балалар турыдан-туры табигать белән "аралашалар": үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән якыннан танышалар, сакланырга тиешле терлек ияләрен барлыйлар, экологик күзәтүләр алып баралар һәм гербарийлар төзергә өйрәнәләр. Шуннан алар үзләренә эстетик ләззәт, күңел тынычлыгы, рухи азык алалар. Матур әдәбият әсәрләре , татар халык авыз иҗаты туган як табигате турындагы белемнәрне киңәйтергә ярдәм итә. Табышмаклар, әкиятләр,тизәйткечләр, мәкаль, әйтемнәр куллану экологик тәрбия бирүдә бик отышлы. Бала уйлый , фикер йөртә, сөйләм телен баета, белем ала.

Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм, алар белән аңлашып эшләү булмаса, үңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шуның өчен иң беренче чиратта табигатьне саклау , яклау үрнәкләрен без- зурлар үзебез күрсәтергә тиеш. . Табигать белән аралашудан үзебез генә түгел, ә балалар да ямь тапса иде. Табигатькә барганда үзебезне кунакка барган кебек итеп хис итсәк иде.

"Табигать дуслары кагыйдәләре"

1.Кырмыска оясын туздырма. Алар агачларны корткычлардан саклыйлар.

2. Бөҗәкләрне аулама. Алар чәчәкләрдән нектар эзлиләр.

3.Үрмәкүчне үтермә. Оясын өзмә. Алар канэчүче бөҗәкләрне аулыйлар.

4.Кош оясын туздырма.Йомыркасын ватма.Ул кошны үтерү белән бер.

5.Кош балаларына кагылма. Аналары аларны барыбер караусыз калдырмыйлар.

6.Кыргый җәнлекләрне тотып өеңә алып кайтма. Алар табигатьтә үз тормышлары белән яшиләр.

7. Бака,елан ,селәүчен, кәлтәләрне үтермә.Алар чебен-черкиләрне ашыйлар. Селәүченнәр җирне йомшарталар.

8.Агачларны һәм аларның ботакларын сындырма.

9. Агач кайрыларына кагылма. Агач авыруы өчен сәбәп булып торачаклар.

10.Җиләк,гөмбәләрне тамыры белән алма, җимешләрен генә җый.Шулай ук дару үләннәрен дә. Алар синнән соң килгән буынга да калсын.

11.Чәчәкләрне өзмә.Үсемлекләр тере.Аларга да авыр.Чәчәге өзелгән үсемлек җимеш бирми.

12.Урманда сукмак буйлап сак кына йөре.

13.Урманда кычкырып йөрмә, магнитофон кычкыртма. Көчле тавышлар тереклекне куркыталар.

14.Урманда теләсә кай җирдә учак якма. Билгеле савытка куеп кына ягарга кирәк. Учак астында озак еллар үлән үсми. Урманга ут чыгаруың бар.

15.Урманга яз һәм җәй айларында эт ияртеп барма. Алар ояларны туздыралар, җәнлекләрнең балалрын аулыйлар, куркыталар.

16.Үзеңнән соң урманда чүп калдырма. Алар үлән тамырларын зарарлыйлар һәм корыталар. Табигатьне пычраталар.


© 2010-2022