Мамин праздник в детском саду

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:







Мамин праздник в детском саду.


(Мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм)























Әнием- күңелем кояшы.

Алып баручы: Ана! Һәркем өчен иң изге,иң кадерле зат.Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче,елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы,гомер буена баласының кайгы - шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләр! Бүген бәйрәмебез сезнең хөрмәткә."Күңелем кояшы" дигән бәйрәм кичебезне башлыйбыз.

Зал урман аланы рәвешендә бизәлгән. Матур көй агыла.

Бераздан аланга балалар килеп чыга.

АЙСЫЛУ: Ни булды соң бу?! Аланда бер чәчәктә калмаган.

ДИЛӘРӘ: Чыннан да! Әниләргә нәрсә бүләк итәбез?

М.АДИЛӘ: Бәлки икенче аланда очратырбыз аларны?

Ашыга - ашыга урман эченә кереп китәләр.Шомлы көй яңгырый.

Аланга ике яктан Сак белән Сок булып киенгән балалар чыга.Алар бер берсенә якын килә алмыйлар, агач артына яшеренеп сөйләшәләр.

Сак: ( РАМИС) Күрдеңме , балалар килеп тә җитте.Алар чәчәкләр эзли.

Сок: ( ИЛЬНАЗ) Әйе .Чәчәкләрне без яшереп куйганны алар белмиләр

әле.Таба алмыйча буш кул белән кайтып китсеннәр .Хи-хи-хи...(Усал итеп көлә).

Сак: Шул кирәк аларга! Без ничә ел яшибез шушы урманда.Безне явыз

сихердән коткаручы да юк. Бик ачуым килсә, куып та кайтарырмын әле

үзләрен! У-У-У-У .

(Куркыныч аваз белән улый).

Аланга балалар йөгереп керә.

АЙСЫЛУ (як-ягына каранып):Нинди тавыш бу?!

ДИЛӘРӘ ( шомланып): Бу урманның сихерле икәнен ишетеп белә идем.

Чәчәкләрне дә тапмадык...Әллә соң кайтырга чыгабызмы?

М.АДИЛӘ:Дусларым туктагыз.Мин бу тавышны таныдым.Сак белән

Сок тавышы бит бу. Алар турында ишеткәнегез юкмы әллә?

АЙСЫЛУ, ДИЛӘРӘ ( куркуга калып): Юк. Ә кемнәр алар?

М. АДИЛӘ: Алайса, тыңлагыз:яшәгән ди ике малай.Алар әниләренең бер сүзен дә тыңламаганнар, әниләре тәмам аптыраган. Ул аларга бик рәнҗегән. Шуннан ике улы да,кошка әверелгән һәм урманга очып киткәннәр ди. Алар һаман да бер-берсе белән очраша, сөйләшә алмыйлар икән.

АЙСЫЛУ: Абау,бигрәк куркыныч!(Шулчак агач артында кыштырдаган тавыш ишетелә).Әй кем бар анда?

Аланга ике яктан Сак белән Сок килеп чыга.

Сак (ачу белән):Бу- безнең урман!Сез монда нишләп йөрисез?!

Балалар(артка чигенеп):Без...Без чәчәкләр эзләп килгән идек...Бүген бит әниләр көне.

Сок: Бирмибез!Алар- безнең урман чәчәкләре!

3 нче бала: Ай-яй,усалланмагыз инде!Сез безне куып җибәргәч тагын ялгыз каласыз бит. Бәлки ,без сезгә ярдәм итәрбез?

Сак белән Сок аптырап кала.

Сак белән Сок:Ярдәм итәсез?Ничек?!

Балалар:Хәзер бергәләп уйлыйбыз!(Үзара сөйләшә башлыйлар).

Сак белән Сок: Ярдәм итегез безгә,зинһар!Без сезгә чәчәкләрне кайда яшергәнебезне әйтер идек!(Агачлар артыннан чәчәкләрне алып чыгалар).

М.АДИЛӘ :Уйлап таптык! Сез әнигезгә багышлап матур сүзләр кергән шигырь сөйләргә тиешсез.

Сак: Сөйлим, сөйлим!

Икеседә әниләренә багышлап шигырь сөйлиләр, аннан канатларын салып ташлыйлар.

РАМИС: Кем куллары өйне,җирне ямьли

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул әлбәттә,-яшәү чыганагы,

Тормыш яме,әнкәй-хатын-кыз.

ИЛЬНАЗ: Гади,сабыр,олы җанлы да сез,

Кылганыгыз бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнегез,

Бәхетегез булсын гомерлек.

Балалар: Урра! Без явыз сихерне җиңдек!

Сак белән Сок: Рәхмәт сезгә!Без бүгеннән әнинең сүзен тыңларга,акыллы, тәртипле булырга сүз бирәбез!

Балалар тормышта бәхетле ,рәхәт яшисегез килсә, әни каргышы ала күрмәгез! Сез әниләрегезне кадерләгез, яратыгыз.

АЗАТ: В детском саду суматоха и шум,

Скоро начнется! Где мой костюм ?

М.АДИЛӘ: Топот, движенье, споры, смешенки...

Что же за праздгик готовится тут ?

Видно, прочетные гости придут !

АЙСЫЛУ: Может, придут гинералы?

ДЕТИ ( хором): Нет!

С.КАМИЛ: Может придут адмиралы?

ДЕТИ ( хором): Нет!

АЛЬБИНА: Может, герой, облетевший весь свет?

ДЕТИ ( хором): Нет! Неть! Неть!

АЗАЛИЯ: Гадать понапрасну бросьте,

Смотрите, вот они, наши гости,

Почетные, важные самые !

ДЕТИ: Здравствуйте, наши мамы!

АЗАЛИЯ :Сегодня праздник самый лучший,
Сегодня праздник наших мам!
Ушли подальше злые тучи,
И солнце улыбнулось нам.
Сегодня в гости пригласили
Мы наших бабушек и мам,
Порадовать мы их решили,
И каждый что-то сделал сам!

М.АДИЛӘ : Нынче праздник! Нынче праздник!

Праздник бабушек и мам,

Этот самый добрый праздник,

Осенью приходит к нам.

Это праздник послушанья,

Поздравленья и цветов,

Прилежанья, обажанья -

Праздник самых лучших слов!

АЗАТ: Кто на свете всех милее

И тепло своим согреет,

Любит больше , чем себя

Это мамочка моя.

Җыр: Мамочка моя

ДАНИС: Әни бит ул- изге кеше,

Изгеләрнең изгесе.

Аннан башка тормыш бармый,

Әни- тормыш көзгесе.

РӨСТӘМ:Әнием, бәгърем, күз нурым.

Кояшым,аем һәм йолдызым.

Дөньялар кичеп тә тапмассыз

Әнидән нурлырак җир кызын.

Н.РӘМИС:Әниләрнең назы белән

Без башлыйбыз һәр көнне.

Кояш кирәк җир йөзенә

Әни кирәк һәркемгә.

КӘРИМ: Әни ул - якты кояш,

Әни ул - исле чәчәк.

Аңа күрсәткән яхшылык

Үзеңә үк киләчәк.

Бию: Балалар башкаруында татар халык биюен карап үтегез.

С.АЛЬБИНА: Кем тегә матур күлмәкләр,

Кем ясый асыл бизәкләр,

Кем тәмле ашлар пешерә,

Гел сине искә төшерә?

Кая барсаң, күз алдында.

Һәрчак күңелдә яши?

Ул - безнең иң якын кеше,

Ул - безнең әни.

ДИЛӘРӘ: Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Саламаева Альбина башкаруында җыр" Туган җиремә"

ӘМИР: Әни безгә гомер бүләк иткән,

Бүләк иткән безгә тормышны.

Әниләрнең кылган изгелеген

Кайтарырга һәркем бурычлы.

Ш.КАМИЛ: Әнием кадерлем!

Син энҗе бөртегем.

Син хөрмә җимешем,

Син йөрәк тибешем.

НАИЛ: Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле , мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр.

Әйе, балалар, безнең турыда гел кайгыртып торучы,кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче, борчылганда нәни генә кайгыбызны да уртаклашучы кеше- әни икән. Безгә һәрвакыт әни кирәк!

Алып баручы: Безнең кызларыбыз Әниләргә Зонтиклар белән бию бүләк итәләр рәхим итеп карагыз.

С.КАМИЛ: Әниләрне , әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә юл күрсәтүче сөекле дәү әниләребез, кадерле әбиләребез бу җырыбыз сезгә бәйрәм бүләге булсын.

ҖЫР: «ӘБИЕМ»

Уен:(Әниләр белән)

Балалар , сез өйдә әниләрегезгә булышасызмы соң? Әйдәгез әле, ничек булышканны сөйләп күрсәтегез әле.

ИДЕЛИЯ:Әни пәрәмәч пешерә,

Вак итеп , тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп ,тәмле итеп.

КАМИЛӘ: Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч,тәмле ул-

Кирәк эшләп ашарга!

ДИНАРА: Мин әнигә булышам,

Урын җирләр җыешам.

Иртән гөлләргә су сибәм.

Керләрне дә уышам.

С.АДИЛӘ: Мин әнигә булышам,

Табак- савыт юышам.

Чистарган савыт-сабаны

Шүрлекләргә куешам.

Мин әнигә булышам,

Идәннәрне юышам.

Әнием кебек эш остасы

Булу өчен тырышам.

Җыр: Сабирова Азалия башкаруында җыр тыңлап китегез.

"Рәсем ясыйм"

АЛЕНА: Маму любят все на свете,
Мама - первый друг!
Любят мам не только дети,
Любят все вокруг.

СЕРЕЖА: Кто открыл мне этот мир,

Не жалея своих сил?

И всегда оберегала?

Лучшая на свете мама !

Алып баручы: Сезнең каршыгызда балалайка биюе

Х.АЗАЛИЯ: На свете добрых слов немало,

Но всех добрее и важней одно:

Из двух слогов простое слово : "Мама"

И нет слов дороже, чем оно.

АДЕЛИНА: Наши мамы - наша радость,

Слова нет для нас родней,

Так примите блогадарность

Вы от любящих детей!

Песня:"Мамочка"

АЙЗИЛӘ: Әниемне котлыймын

Әниләр көне белән.

Матур теләкләр телимен,

Назлы битеннән үбеп.

АЙСЫЛУ: Мин дә котлыйм, әнием сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!

Алып баручы: Кояш,кояш мәңге балкый,

Мәңге нур сибә,

Кояш гөмере тели,

Балалар сезгә.

Кызлар башкаруында кояш биюе.

Г.ИЛЬВИНА: Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер,шатлык,ак бәхетләр-

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

АЛИЯ: Җанга ятышлы һәр сүзе,

Җилдән дә җитез үзе,

Карашыннан нур бөркелә,

Кояштай көләч йөзе.

Караңгыда - аем минем,

Күктә - якты йолдызым,

Олы бәхет, шатлык тели

Сиңа яраткан кызың.

Җыр: Әниләр бәйрәме

Хөрмәтле әниләребез, сабыр,йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Һәрчак сөенеп һәм сөелеп яшәгез !

© 2010-2022