Конспект - занятия по родному языку для детей 2 мл. группы на тему: Овощи на грядке

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ФГОС Һәм Р. К. Шаехованың "Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы", Ф.В Хәзрәтованың "Туган телдә сөйләшәбез" укыту -методик кулланмасы нигезендә төзелгән икенче кечкенәләр төркемендә ана теле эшчәнлеге .

Тема. Яшелчә бакчасында.

Бурычлар:

1) балаларның табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турында күзаллауларын киңәйтү, яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту;

2) яшелчәләрне тышкы күренеше, тәме, формасы буенча аера белергә өйрәтүне дәвам итү; игътибарларын,аңга алуларын; диалогик сөйләм, сенсорик сәләтләрен үстерү;

3) сорауларга җавап бирү теләге тудыру; табигать белән кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар: куян,

Чаралар: уенчык куян, яшелчә муляжлары, кәрзиннәр, балалар санынча кыяр, чөгендер, кишер, суган, бәрәңге, сарымсак, кәбестә, помидор,«тылсымлы тартма».

- Куян, мә, кишер.

- Куян, мә, тәмле кишер.

-Рәхмәт.

Лексик доза: : кәбестә, кыяр, кишер, кәрзин, "тәмле кәбестә", "тәмле кишер", яшелчәләр, кытыршы, шома, каты.

Алдан әзерлек эшләре: табышмаклар өйрәнү,сюжетлы - рольле уен "Яшелчәләр кибете", яшелчә рәсемнәрен карау.

Эшчәнлек төрләре: уен, хәрәкәт итү, коммуникатив, танып белү.

Ысуллар һәм алымнар: уен, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар; алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, балалар сөйләмен бәяләү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып - белү үсеше, нәфис - нәфасәти үсеш, сөйләм үсеше, физик үсеш, социаль-коммуникатив үсеш.

Эшчәнлек барышы:

Әкрен генә музыка ишетелә, балалар төркемгә керәләр.Тәрбияче һәм балалар кунаклар белән исәнләшә.

- Исәнмесез, балалар.

- Исәнмесез, апалар.

-Балалар , сез бүген балалар бакчасына килгәндә өшемәдегезме? Урамда елның кайсы вакыты? (көз). Әйдәгез әле балалар күрсәтик әле көчле җил ничек исә? Әкрен җил ничек исә? (күрсәтү)

- Балалар, бүген бездә кунак бар. Кем килгән икән безгә? Табышмакка җавап тапсагыз, бик тиз белерсез.

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак (Куян).

- Нәрсә ул, балалар? (Куян). Дөрес, куян-озынколак. Әйдәгез, куян-озынколак белән исәнләшәбез! (Исәнме, куян-озынколак!).

Куян. Исәнмесез, балалар!

Балалар, куянның койрыгы нинди? (кыска). Колагы нинди? (Озын)

Тәрбияче. Балалар, куян-озынколак үзе белән тагын «тылсымлы тартма» алып килгән. Карагыз әле, нинди матур тартма! (Күрсәтә). Ләкин мин аны сезгә күрсәтмим, -ди куян - озынколак. Нишлик инде?

( Куян, зинһар өчен карыйк әле , дип матур итеп сорарга кирәк).

Әйдәгез, тартманы селкетеп карыйк әле! Аның эчендә нәрсә бар икән? (Тәрбияче тартманы селкетеп карый). Ишетәсезме, тавыш килә, димәк, тартма эчендә нәрсәдер бар.

Балалар, куян-озынколак нәрсә әйтә безгә? Тәрбияче куянны колагы янына китерә. Куянны утырта, тартманы өстәлгә куя.

1 нче уен: "Серле тартма" уены .(Тартма эчендә яшелчә муляжлары)

Бу уен "Серле тартма" дип атала. Сез күзегезне йомасыз һәм кулыгызны тартмага тыгасыз. Капшап карагач, алып карамыйча гына, эчендә нәрсә икәнен әйтеп бирәсез.

Уен шул рәвешле берничә тапкыр уйнала.

- Илназ, кил әле монда (бала серле тартмага кулын тыгып, капшап карагач яшелчәнең атамасын әйтә):

- Бу нәрсә?

- Бу кишер.

- Кишер нинди?

- Кишер зур, чиста, тәмле, кызыл.

- Әйбәт, рәхмәт, утыр.

Рүзилә, кил монда.

Бу нәрсә?

- Бу кыяр.

- Кыяр, нинди?

- Кыяр зур, чиста, тәмле, яшел.

- Балалар, әйбәт, рәхмәт! Куян-озынколак та рәхмәт әйтә.

Тәрбияче. Балалар, куянның бик оста яшелчә үстерүче икәнен сез беләсез инде. Бу яшелчәләр үссен өчен ул күп көч куйган. Әйдәгез басыгыз балалар.Куян бу яшелчәләрне ничек үстергән без дә эшләп күрсәтәбез.

Ял минуты:яз көне җирне казыган, тырмалаган, түтәлләр ясаган һәм анда төрле яшелчә орлыклары чәчкән. Җәй буе су сипкән, чүпләрен утаган. (җир казу, тырмалау, түтәлләр ясау, орлык чәчү, чүп утау, су сибү хәрәкәтләре башкарыла).

Тәрбияче:әйдәгез хәзер чиләкләр алабыз, куянның яшелчә бакчасына керәбез.

2 уен: "Яшелчәләр җыю"

Хәрәкәтле уен, музыка яңгырый, балалар кәрзиннәргә тиешле яшелчәне генә җыялар.

- Булдырдыгыз, балалар, ничек күп итеп яшелчәләр җыйдыгыз! Куян нәрсәне бик ярата, ә сез кишер яратасызмы? Кәбестә яратасызмы?

3 уен: "Куянны сыйлыйбыз "

- Әйдәгез әле, болай булгач куян - озынколакны үзе үстергән яшелчәләре белән сыйлыйбыз . Куянга нинди яшелчә һәм ул нинди икәнен әйтеп бирербез.

-Куян, мә, тәмле кишер.

Рәхмәт, Рүзилә.

- Менә нинди акыллы безнең балалар, Куянкай, алар яшелчәләр дә җыештылар һәм сиңа үзләренең белемнәрен, сәләтләрен күрсәттеләр.

- Рәхмәт, балалар, миңа сез бик ошадыгыз, барыгыз да акыллы, тәртипле, тапкыр икәнсез. Шуңа мин сезгә үземнең күчтәнәчләрмне өләшәм, сыйланырсыз. Ә хәзер сау булыгыз!


Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

25-енче «Әкият» балалар бакчасы

2-нче санлы икенче кечкенәләр төркеме.














ФГОС Һәм Р. К. Шаехованың "Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы", Ф.В Хәзрәтованың "Туган телдә сөйләшәбез" укыту -методик кулланмасы нигезендә төзелгән икенче кечкенәләр төркемендә "Яшелчәләр бакчасында" ана теле эшчәнлеге конспекты .
















Тәрбияче: I Категорияле педагог

Шакирова К.Х .





Яр Чаллы

2015 ел.





© 2010-2022