Конспект занятий на тему Ватанны саклаучылар. Кирәкми безгә сугыш !

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ватанны саклаучылар.Кирәкми безгә сугыш!

Интегрированные занятие по развитию речи и аппликация в подготовительной группе

Максат:

1.Муса Җәлил турында балаларның белемнәрен баету.Сугыш турында булган белемнәрен тулыландыру.Уеннарны кагыйдәгә буйсынып уйнарга өйрәтү.

2.Шигырне сәхнәләштерү аша балаларда артистлык күнекмәләрен үстерү.Сүз байлыгын арттыру.

3.Балаларда патриотик хисләр тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләре:сөйләм үсеше, социаль- аралашу,иҗади сәнгать,физик үсеш.

Материал:проектор,магнитафон,түбәтәй,геройларга киемнәр(ак ромашкалар,кызыл ромашка,солдат,җил),эзер эш -открытка.

Дәрес барышы.

1.Оештыру.(Түгәрәктә басып торалар)

-Хәерле иртә кызлар!Хәерле иртә малайлар!

-Балалар безгә кунакка апалар килгән әйдәгез әле алар белән исәнләшик.

-Хәерле иртә апалар!

-Хәлләрегез ничек балалар?

-Бик яхшы .

-Сезнен кәефегез ничек?

-Минем дә хәлем бик әйбәт,рәхмәт балалар.

2.Актуальләштерү.(утыралар)

-Балалар әйтегез әле тиздән нинди бәйрәм җитә.Ватанны,илне саклаучылар көне.

-Балалар Ватан дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?(слайд№1)

-Бик дөрес балалар .Сезнең фикерләрегез белән килешәм.Ә сез туган җирегезне,туган шәһәрегезне яратасызмы?

-Балалар ватанны,ягни туган илен,туган җирен һәркем яратырга тиеш.Ватанны яратып калу гына гына аз,аны сакларга да кирәк.(слайд №2)Ә бу инде бигрәк тә безнен егетләребезнен төп бурычы.Үсеп җиткәч һәр ир бала ил чиген сакларга китәргә тиеш.Күпләрегезнен бабалары,әтиләре ил сакчысы булып хезмәт итте. Ватанны саклап калу өчен көрәшүче шагыйрьләребездә барын беләбез.Хәзер Данис сезгә таныш булган шигырдән өзек укып китә ,шигырнен исемен һәм кем язганын исегезгә төшереп карагыз әле.

Данис (М.Җәлил шигыре "Сәгать")

-Бик дөрес балалар(слайд №3) ул безнен герой шагыйребез Муса Җәлил.Нигә аны герой шагыйр дип атаганнар соң? Нинди сыйфатларга ия икән соң ул герой шагыйрь?!Менә без сезнең белән бүген шушы сорауга җавап эзләрбез.

3.Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

-Әйдәгез Мусаның балачагын искә төшерик әле балалар. (слайд №4)Ул Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа.6 яше тулганчы мәдрәсәләргә карап утыручы буларак йөри башлый.Элегрәк балаларны мәдрәсәләрдә укырга,язырга өйрәткәннәр. Хәзерге кебек матур бай киендерелгән мәктәпләр булмаган. Ә 6 яшендә әтисе аны "Хөсәения "мәдрәсенә бирә.Һәм белем ала башлый.Сезнен белемле буласыгыз киләме?Мәктәпкә укырга барасыгыз киләме ,балалар?

Дид.уен"Сез мәктәпкә әзерме "дип атала.(УМК)(слайд№5 )

(Сүзләрне иҗекләргә бүлү,авазларны дөрес әйтү)

-Рәхмәт балалар булдырдыгыз.Әйдәгез дәвам итик.

Муса Җәлилгә яш булганда Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул үзен сугышка җибәрүләрен сорый.

Муса Җәлил сугышта (слайд №6)катнаша һәм бик каты яралана аңсыз кала.Шушы хәлендә фашистлар кулына тоткын итеп алына.Аны фашистлар ничек кенә интектермәсеннәр,ул үз Ватанын саклап калу өчен тырышкан,Ватанны саклап кала алачагына ышанган.бирелмәгән.Нинди авыр булуына карамастан токында вакытта да шигырләрен язуын туктатмаган.Без аның бик күп шигырләрен беләбез шулай бит.Кемнәргә ,нәрсәгә багышлап яза ул шигырләрен Муса Җәлил?

-(Кызына,хатынына,дусларына,балаларга,солдатларга,Ватанына багышлап язган).

-Үз Ватанын сатмаган өчен аны хөкем итәләр фашистлар.Бүгенге көндә (слайд №7)анын хөкем итәр алдыннан төшкән фотографияләре дә сакланып калган.Шушы батырлыгы өчен Муса Җәлилгә куелган һәйкәлләр бар(слайд №8-№9)Туган көнендә һәр елны һәйкәл янына килеп чәчәкләр салалар ,шигырләрен укыйлар.

Әйдәгез әле балалар без дә Муса Җәлилнең бер шигырен көйгә салып ял итеп алыйк.

Ял минуты"Күрсәт әле үскәнем"(минусовка) (слайд №10)

Күрсәт әле үскәнем

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай,менә шулай

Шулай кошлар очалар. (бергә)

Күрсәт әле үскәнем

Ничек чаба поездлар?

Менә шулай,менә шулай

Шулай поездлар чаба. (бергә)

Күрсәт әле үскәнем

Ничек атлый солдатлар?

Менә шулай,менә шулай

Шулай солдатлар атлый.(бер бала уртага чыга)

Күрсәт әле үскәнем

Ничек йөри танклар?

Менә шулай,менә шулай

Шулай танклар йөри. (бер бала уртага чыга)

Күрсәт әле үскәнем

Ничек яши халыклар?

Менә шулай,менә шулай

Алар бик тату яши.

-Муса Җәлил сугышта катнашкан дибез.Сез сугышны ничек күз алдына китерәсез?(слайд№11)

(Балаларнын фикерләре тыңлау)

М.Җәлил "Кирәкми безгә сугыш!"(бала)

Булмасын ул булмасын,

Кирәкми безгә сугыш.

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч.

-Тәрбияче нәтиҗә ясый.Муса Җәлил шигырләрендә дә сугышның авыр минутларын сүрәтли.Хәзер без сезнең белән аның "Кызыл ромашка"шигырен театральләштерербез.

Инсценировка «Кызыл ромашка».(слайд№12)

Кызыл ромашка ,солдат,җил,ромашкалар.

-Балалар хәзер сорауга җавап биреп карыйк әле Ни өчен герой шагыйр дип атыйбыз икән Муса Җәлилне?Хәзер без аның барлык сыйфатларын ишетербез.

Үст.уен"Чылбырны өзмә" уенын уйнап алырбыз.

Муса Җәлилгә хас сыйфатларны атыйк.

(Белемле ,көчле,батыр,кыю,Ватанын ярата,патриот,герой,тырыш кыю,куркусыз,шагыйрь)

Иҗади эш.(Әтиләргә бүләк ясау.23 февраль -Ватанны саклаучылар көненә).

Открытканы ясау этаплары белән таныштыру.Әзер үрнэк эшне анализлау,күзәтү.(слайд №13)

Экрен көй астында бүләк ясау.Балаларнын дөрес утыруларына-гәүдә тотышына,кайчы белән сак эшләүләренә игьтибарлы булу.Ярдәм итү.

4. Йомгаклау.

-Балалар бүгенге дәрес сезгә ошадымы?

-Ни өчен ошады?

-Нинди уеннар уйнадык?

-Сез ничек уйлыйсыз бүләкләрегез әтиләрегезгә ошар микән?

Балалар сезнең бүген дәрестә актив булуыгызга мин бик шат,рәхмәт сезгә,булдырдыгыз.



© 2010-2022