Конспект мероприятия выпускного вечера Сау бул, бакчам

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сау бул, бакчам!

Зал бәйрәмчә матур итеп бизәлә. Музыка астында балалар залга керә.

Җыр " Без инде хәзер зурлар"

1.Уйныйлар биттә нурлар,

Әлифба алды куллар.

Мәктәпкә илтә юллар,

Без инде хәзер зурлар.

2. Сүз ясарга өйрәнербез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз, бүләрбез

Төрле санны дәрестә.

3. Ак кәгазь буйлап үтәр,

Безнең тәүге юлыбыз.

Оста эшчеләр итәр,

Безне оста кулыбыз.

4. Энә алып кулга без,

Киң келәмнәр чигәрбез.

Чыгып иркен кырга без,

Бергә иген игәрбез.

5. Бердәм атлап йөрербез

Талмаса аяк-куллар

Тиздән мәктәпкә керербез

Без инде хәзер зурлар.

1 алып баручы:

Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар. Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да бәйрәм көнебез килеп җитте. Бүген шуклыклары белән безне сагайткан; уңышлары, шат авазлары белән безне сөендергән нәни дусларыбыз бакча белән хушлашырга җыелдылар. Бүген барыбызга да бик моңсу, чөнки безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иткән, бәйрәмдә дә , эштә дә зур ярдәмчеләребез булган балаларны мәктәпкә озатабыз.

2 алып баручы:

Сегодня день прощальный с вами,

Какие добрые слова сказать?

Четыре года вы в детский сад шагали,

И вот настал прощальный час.

Алсу:

А у нас сегодня праздник

Радостный, весёлый.

До свидания, детский сад!

Здравствуй, школа!

Салават:

Нам детский сад тепло дарил

И гнал печали в тень,

Здесь добрый дух всегда царил,

Здесь праздник каждый день.

Б.Булат:

Из года в год пять лет подряд

Мы ходили в детский сад-

Весёлые, довольные...

Но миновали те деньки.

Сегодня мы ученики.

Данис:

Детский сад у нас хорош,

Лучше сада не найдёшь.

Обойти хоть весь район

Лучшим будет все же он.

Ильдар:

Научили нас в саду

Многому на свете.

Как читать, и как писать,

Как дружить всем детям!

Ранис:

Этот садик самый лучший,

Самый лучший на Земле,

Как нигде, научат песне,

Пропоешь даже во сне.

Я.Булат:

Детский сад, детский сад.

Провожает он ребят.

Куклы, мячики, лошадки

В нашем уголке грустят.

Ислам:

Я люблю свой детский сад

В нём полным-полно ребят

Раз, два, три, четыре, пять...

Жаль, что всех не сосчитать.

Розалина:

Куклы, мишки, петрушки

Грустно смотрят на ребят.

До свидания, игрушки,

Досвидания, детский сад.

Алия:

В детском садике со всеми

Мы дружили много дней,

А теперь другое дело-

Есть заботы поважней.

Залина:

Сегодня мы прощаемся

С любимым детским садом,

Мы выросли, мы выросли,

Идти нам в школу надо.

Ильгизар:

Детский сад наш, до свиданья,

Наш родной, весёлый дом!

Мы не плачем на прощанье,

Скоро в школу мы пойдём!

Алина:

Воспитатели родными стали нам теперь,

В наш детсад они впервые нам открыли дверь!

Вместе с нами веселились и учили нас,

А теперь вот провожают в школу, в первый класс!

Песня: Мы теперь ученики

1.Нас в школу приглашают,

Задорные звонки.

Мы были малышами,

Теперь ученики.

Детский сад, детский сад,

Смелый и весёлый.

Ты сегодня тоже рад,

Что пошли мы в школу.

2.Игрушки присмирели,

Грустят, глядят нам вслед.

Как жалко, что в портфеле

Для них местечка нет.

Алып баручы: Балалар, сез инде мәктәпкә китәсез, ә бакчада сезнең нәни энеләрегез һәм сеңелләрегез кала. Бүгенге бәйрәмгә алар сезне котларга әзерләнделәр.

Раяз:

Безгә карагач

Сезгә бик кызыктыр

Без нинди кечкенә,

Ә сез нинди зур!

Ш.Илназ:

Мин дә мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә:

"Әле, пока, ярамый!"

Бию " Холли Долли"

Ландыш:

Сез көлемсерәп карыйсыз,

Кечкенәләр болар дип.

Сез дә бакчага килгәндә

Бездән дәү булмагансыз.

Х.Данил:

Миннән дә бәләкәй булгансыз

Сез бакчага килгәндә.

Хәзер ничек зур үстегез

Китәр вакыт җиткәндә.

Алинә:

Кечкенә генә булсак та,

Бәйрәмегезгә килдек.

Сезгә матур теләкләр,

Һәм бию алып килдек

Бию "Гумми бер"

Алып баручы: Нәниләрдән калышмый, зурлар да сезне бәйрәм белән тәбрик итә.

Зур төркем балалары башкаруында бию "Шалунишки"

М.Амир:

Бакча белән саубуллашу көне

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу- олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя тормышны.

Фәнис:

Чәчәкләр тотып кулга,

Чыгасыз олы юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Сез барасыз мәктәпкә.

Самира :

Кулга тотып әлифбаны,

Сез мәктәпкә барырсыз.

Дөрес итеп сүзләрне

Тиздән укый алырсыз.

Илсур:

Сүз ясарга өйрәнерсез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларсыз, бүләрсез

Төрле санны, дәрестә.

Г. Амир:

Уенчыкларыгызга да

Булып инде бик моңсу

Сез киткәнгә безгә дә бит

Бигрәкләр дә ямансу.

С. Данил:

Мәктәпкә баргач, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар сез табыгыз,

Яманнан сак булыгыз.

М. Дилә:

Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмагыз.

Сез якын дуслар белән

Без бүген хушлашабыз.

Н. Дилә:

Бакчаларда шомырт, сирень,

Күпме чәчәкнең төрләре,

Сезне көтә изге юллар,

Көтә, дуслар, мәктәп юллары.

Виль:

Сау булыгыз, якын дуслар,

Сау булыгыз, хушыгыз.

Ә бер елдан сезнең белән,

Мәктәптә очрашырбыз.

Әлфинә:

Бик күңелле бакчабыз!

Тик сез генә китәсез,

Үзебезнең күчтәнәчне

Җырны бүләк итәбез.

Җыр " Китап"

  1. Бар минем дускаем,

Иң якын сердәшем.

Һәр җирдә, һәр эштә

Киңәшчем, иптәшем.

  1. Өйрәтә ул миңа

Бар фәнне, телләрне

Юк аның белмәгән

Сәнгате, һөнәре.

  1. Күргәнен, белгәнен

Барсын да аңлата.

Көлдерә, җырлата,

Уйната, юата.

Алып баручы: Әйе, балалар, китап яхшы дус ул. Китап укып күп нәрсәләр белергә мөмкин, шуның өчен без сезгә истәлеккә китап бүләк итәбез. Мәктәптә укырга өйрәнгәч, шушы китапны укып безне искә алырсыз.

( Зур тәркем балалары чыгарылыш баларына бүләк-китап тапшыра)

Залга кулына таяк тоткан керпе керә.

Керпе: Әле генә матур музыка яңгырады. Нинди бәйрәм монда? Кая килеп чыктым мин?

Алып баручы: Исәнме, Керпе дус! Син "Миләшкәй" балалар бакчасында. Бездә бүген зур бәйрәм! Менә шушы акыллы, тәртипле, уңган кыз һәм малайларны без бүген мәктәпкә озатабыз.

Керпе: Балалар, ә сезнең мәктәпкә барасыгыз киләме соң?

Балалар: Әйе.

Керпе: Ә мәктәптә нәрсәләр эшлиләр сон, анысын беләсезме?

Алып баручы: Беләләр, безнең балалар барысын да беләләр. Менә, Керпе дус, тыңла әле, мәктәптә нәрсәләргә өйрәткән турында җыр җырлап күрсәтәбез сиңа.

Җыр " Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

1.Каләм тотып кулларга,

Хәрефләре язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә;

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә.

2.Бишкә бишне кушарга,

Иҗектән сүз ясарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә;

Белер өчен бик күпне,

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә.

3.Таңнар ничек атканны,

Кояш ничек батканны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә;

Табарга утрауларны,

Биек- биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә.

4.Өтер белән ноктаны,

Кайчан кайда куйганны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә;

Дуслык кадерен белергә,

Сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә.

Керпе: Бигрәк матур җырладыгыз. Миңа бик ошады, рәхмәт сезгә. Шуның өчен мин сезгә серле йомгак бирәм, ул сезгә Белем иленең ачкычын табарга ярдәм итәр. Менә шушы йомгак артыннан хәрәкәт итсәгез, Белем иленең ачкычын табарсыз, ул сезгә яңа үрләрне яуларга ярдәм итәр. ( Йомгак тапшыра һәм чыгып китә.)

Алып баручы: Балалар, әйдәгез эзлик белем ачкычын, мәктәпкә баргач ул сезгә ярдәм итәр. Әйдә йомгак тәгәрә!( Йомгакны тәгәрәтә)

(Йомгак тотып Куян керә)

Куян: Карагыз әле, нинди йомгак таптым, кем төшереп калдырды икән аны?

Алып баручы: Куян дус, ул безнең йомгак, аны безгә Керпе бирде.

"Йомгак сезгә белем иленең ачкычын табарга ярдәм итәр"- диде.

Ачкыч балаларга мәктәптә белем алырга ярдәм итәр.

Куян:(еламсырап) Китәсез мени инде?! Бакчада вакытта минем белән уйный идегез, мәктәптә дә мине онытып бетермәгез, минем турында китаплар укыгыз, шигырьләр өйрәнегез яме. Минем сезнең белән уйнап каласым килә, сез ризадыр бит.

Уен " Дөрес әйт"

( Балаларга төрле төстәге фигуралар ясалган конвертлар бирелә. Балалар конвертка ясалган фигураларны җыярга, фигураны дөрес атарга һәм төсен әйтергә тиеш)

Куян: Булдырдыгыз! Сез курыкмыйча мәктәпкә бара аласыз, төсләрне дә аера, геометрик фигураларны да таный беләсез икән.

Алып баручы: Рәхмәт, Куян дус! Синең уеның безгә бик ошады, шуңа без сиңа бер матур бию бүләк итәбез.

Бию " Зонтик биюе"

Алып баручы: Әйдә, балалар алга таба киттек. (Йомгак тәгәрәтә)

Бүре: (Кулында рогатка, төрле якка аткан хәрәкәтләр ясый һәм балаларга төбәп) Ә сез кемнәр, нишләп йөрисез монда? Әнә теге агач башындагы тукранны атып төшерә идем, сез куркыттыгыз да, очып китте.

Алып баручы: Бүре дус, син кошларга тимә, алар урманны төрле кортлардан саклыйлар, безгә үзләренең җырларын бүләк итәләр. Менә тыңла әле, безнең балалар сиңа кошлар турында бер матур җыр җырлап күрсәтерләр.

Җыр " Нәни дусларым"

  1. Минем нәни дусларым

Кәнәриләр, кошларым.

Сайрауларын яратам

Һәркөнне тыңлап ятам.

Куш: Чут-чут-ю, чут-чут-ю,

Уңган бала икән бу.

Җырыбыз бүләк булсын,

Рәхмәт җимнәр сибәсең.

2.Нинди матур төсләре,

Җем-җем итә өсләре,

Матур да соң кошларым,

Минем нәни дусларым.

Куш: Чут-чут-ю, чут-чут-ю,

Уңган бала икән бу.

Җырыбыз бүләк булсын,

Рәхмәт җимнәр сибәсең.

Бүре: Молодцы! Бик матур җырладыгыз. Тик мин аңламадым, сез кемнәр, монда нишләп йөрисез?

Алып баручы: Без серле йомгак артыннан барабыз, ул безгә белем ачкычын табарга юл күрсәтә.

Бүре: Нинди ачкыч? Белен ачкычы?! Мин дә белен ашарга яратам, мине дә үзегез белән алыгыз әле.

Алып баручы: Белен ачкычы түгел, белем ачкычы. Безнең балалар мәктәпкә баралар, анда белем алачаклар.

Бүре: Юк, мин мәктәпкә бармыйм, минем сумкам да юк, аңа нәрсәләр саласын да белмим.

Алып баручы: Алайса, мә тот портфель, хәзер балалар сиңа күрсәтерләр мәктәпкә нәрсәләр кирәк икәнен.

Уен " Портфель тутыру"

(Һәр бала портфельга 1 мәктәп әсбабын , ни өчен кирәк икәнен әйтеп сала)

Бүре: Хәзер мин дә беләм инде, мәктәпкә барырга ниләр кирәк икәнен. Шулай да мәктәпкә үзегез генә барыгыз, мин урманда калам.

Алып баручы: Буре дус, безнең балаларның һөнәрләре моның белән генә бетми, алар матур итеп бии дә беләләр әле.

Бию " Восточный танец"

Алып баручы: Ярый, Бүре дус, безгә алга таба барырга кирәк, сау бул!( Йомгак тәгәрәтәләр)

Төлке: Ай-йай-йай! Нинди кунаклар килгән безгә, сез "Миләшкәй" балалар бакчасы балалары түгелме сон? Мин сезгә Яңа ел бәйрәменә килгән идем, хәтерлисезме? Ә сез монда нишләп йөрисез?

Алып баручы: Төлке дус, без бу малайларны, кызларны мәктәпкә озатабыз инде, шуңа белем ачкычы эзләп йөри идек.

Төлке: Ә сез мәктәпкә барырга әзерме сон? Хәрефләр дә таный беләсезме?

Балалар: Әйе.

Төлке: Алайса, мин сезне тикшереп карыйм, чынлап та беләсезме икән хәрефләрне!

Уен " Хәрефне таны"

( Балалар төлке күрсәткән хәрефләрне дөрес әйтергә тиеш)

Төлке: Карале, бөтен хәрефләрне дә беләсез! Сез курыкмыйча мәктәпкә бара аласыз.

Алып баручы: Әйе, Төлке дус, алар мәктәпкә барырга әзер инде, тик бакчадан китүе читен шул.

Җыр "Детский сад"

1.За летом зима, пролетели года

С тех пор, как пришли мы когда-то сюда

И хоть детский сад нас по прежнему ждёт

Пора нам прощаться, нас школа зовёт.

Очень жалко расставаться,

Покидать любимый дом.

Дом, где весело встречаться

В нашем городе родном.

Вместе с папой, вместе с мамой

Эту песню пропоём.

Детский садик лучший садик

В нашем городе родном.

  1. Вы нас научили, читать и считать

И стали мы правду и ложь различать

Вы нам рассказали непросто стишок

Что плохо на свете, а что хорошо.

  1. Счастливое время недаром прошло.

И вашу любовь, и родное тепло

Мы в наших сердцах навсегда унесём,

Спасибо большое, спасибо за всё.

Алып баручы: Әйдә, дуслар алга таба киттек.( Йомгак тәгәрәтә)

Аю: Минем урманда кем йөри? Минем урманны кем таптый?

Алып баручы: Аю дус, бу без "Миләшкәй" балалар бакчасындагы кызлар һәм малайлар, белем ачкычы эзләп синең урманга килеп чыктык.

Аю: Нинди ачкыч? Нишлисез аның белән?

Алып баручы: Безнең балалар мәктәпкә баралар, аларга белем иленә керергә белем ачкычы кирәк.

Аю: Шулай мени? Алайса, сез саный да, мәсьәләләр дә чишә беләсез инде.( Шарларга күрсәтеп) Менә безнең бүлмәдә күпме шарлар бар.Аларның эчендә төрле биремнәр бар. Хәзер мин сезгә шарларны бирәм. Сез башта шарларны шартлатасыз, аннары аның эчендәге биремнәрне үтисез.

Шарлар белән уен.

Аю: Әй, булдырдыгыз! Әйдә, бер биеп тә күрсәтегез әле!

Бию " Яблочко"

Алып баручы:( Йомгак тәгәрәтә) Балалар, карагыз әле, без яңадан үзебезнең бакчага килеп чыктык бит, әллә ачкыч монда гына микән , әйдә эзләп карыйк.(Эзлиләр)

Бакча мөдире: Нәрсә эзлисез, балалар?

Балалар: Белем ачкычы.

Бакча мөдире: Менә- белем ачкычы. Мин аны сезгә тапшырам.Ул сезгә мәктәптә белем алырга ярдәм итсен. Мәктәптә тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз.(Ачкычны тапшыра)

Илгизәр:

Барыбыздан мең рәхмәт

Яраткан бакчабызга.

Безне иркәләп үстергән

Кадерле апаларыбызга.

Я.Булат:

Хуш, күңелле бакчабыз

Без сине бик яраттык.

Инде саубуллашабыз,

Мәктәпкә ашыгыбыз.

Зәлинә:

Сагындырыр, сагындырыр

Бакчабызның һәр көне,

Туган йорттай якын булган

Һәр бүлмәсе, һәр төше.

Рәнис:

Бераз гына моңсу да,

Шатлыклы да көнебез.

Балачакның иң кадерле

Баскычын бит үтәбез.

Алия:

Күңелле дә, күңелсез дә...

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем, олы кызлар

Бакчага йөрмиләр шул.

Данис:

Көйсезләнсәк, еласак та,

Сез гел сабыр булдыгыз.

Безнең баштан сыйпап торды

Сезнең йомшак кулыгыз.

Салават:

Өйрәттегез безне бакчаларда

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Илдар:

Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,

Тәрбияче апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,

Гөрләп торсын бакчалар.

Ислам:

Барыгызга да зур рәхмәт

Бакчада эшләүчеләр.

Безне шат һәм бәхетле

Үссен дип йөрүчеләр.

Розалина:

Тик сез берүк, без китә дип,

Ямансулап калмагыз.

Без бит хәзер зурлар булдык,

Без мәктәпкә барабыз.

Алсу:

Әйе, безне мәктәп көтә,

Кыңгыраулы зур мәктәп!

Ә бу юлга безне сез бит

Чыгардыгыз җитәкләп.

Алина:

Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне балгыздай күргән өчен.

Безнең хисләр белән янып-яшәп,

Күңелләргә шатлык биргән өчен.

Б.Булат:

Алыгыз сез бүген бүләк итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй шатлык бәйрәмен.

( Бакча хезмәткәрләренә чәчәк бәйләмнәре тапшыралар)

Җыр " Детский садик"

1.Детский садик нас встречает

Здесь играем мы поем.

Время быстро пролетает,

Мы ещё быстрей растём.

Здесь нас любят и ласкают,

Здесь уютно нам тепло.

Много сказок нам читают,

Где друзей полным полно.

Воспитатели родные

Мы вас любим от души.

Озорные и смешные

Шалунишки-малыши.

Мы спасибо говорим вам

От родителей, от нас

Не хотелось уходить нам,

Но зовёт нас школьный класс.

2. Детский садик, до свидания,

Милый садик, помни нас.

Вот настала расставание,

Мы уходим в первый класс.

Встретить нас учитель в школе,

Скажет здесь мой дом родной,

Тут и вспомним поневоле,

Детский садик дорогой.

( Балаларны котларга сүз

1.Бакча мөдиренә

2.Клуб мәдиренә

3.Әти-әниләргә

4.Кунакларга

бирелә, бүләкләр тапшырыла)


© 2010-2022