Осенний праздник в подготовительной группе Яшелчә бакчасында

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБМББО "Шөгер гомумүстерешле балалар бакчасы "Тургай" "ЛМР" МБ ТР







Тема: Яшелчә бакчасында

Максат:1. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән көзге уңыш бәйрәмен үткәрү;

2.Өйрәнгән яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен сөйләмдә дөрес куллануларын булдыру;

3.Җырларны матур итеп җырларга, өйрәнгән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә, биергә, уеннар уйнарга теләк уяту.











Бәйрәмне әзерләде:

1 категорияле татар

теле тәрбиячесе

Кашипова Р.Н.





Ноябрь 2015 ел

Яшелчә бакчасында

А.б: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр һәм килгән кунаклар!

Без бүген көз бәйрәменә - Уңыш бәйрәменә җыелдык. Көз. Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә!

Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Балалар,карагыз әле безнең зал, ничек матур бизәлгән. Әйтерсең алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган.

Килә шаулы, алтын матур көзем

Оча яфрак, исә көзге җил.

Табигатең бигрәк сокландыргыч

Хуш киләсең, көзем, әйдә кил.

1 бала:

Урман, кырларга

Килде матур көз,

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без (Мәликә)

3 бала:

2 бала:

Көз ашыга агачларга

Үз бизәген салырга

Урманнарны, болыннарны

Буяп китә сарыга.(Лиана)

Алтын яфраклар очалар,

Безнең башларга тиеп.

Саубуллаша кыр казлары,

Язын кайтырбыз диеп.

Җыр: "Көзге моң"

1.Салкын булып көз җилләре

Исә башлады.

Торналар һәм кыр казлары

Китә башлады

К-та:

Кыйгак-кыйгак!

Кыйгак-кыйгак!

Китә башлады

2. Яңгыр елый алар китсә,

Моңсу була дип.

К-та:Тып-тып, тып-тып,

К-та:

Тып-тып, тып-тып,

Моңсу була дип

Моңсу була дип

.

4 бала:

Әллә төсле яңгыр яуган

Бакчабызның өстенә

Әллә инде төне буе

Төсле җилләр истеме?(Динар)

5 бала:

Яфракларны алтын белән

Кем төнлә бизәп йөргән?

Танымыйча йөрим икән,

Бакчабызга көз килгән. (Раил)

6 бала:

Һәр көз үзенчә килә ул,

Һәр көз үзенчә матур

Елмаешып бер биесәк,

Көзне ярату булыр.( Милана)

Җыр һәм бию: "Яфраклар бәйрәме"(бу җырга 1 төркем балалар бии, 2 төркем балалар җырлый)

1.Яңгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Көз турында җырлыйк әле-

Кушыл син яңа җырга.

2.Оча яфрак, уйный яфрак,

Һавларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.

Кушымта:

Сары, сары, сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак-

Көзнең матур чаклары.

Алып баручы.

Көзге җилләр төрле якка

Яфракларны очырта.

Яле, кем тизрәк аларны

Кәрзиннәргә тутыра.

Уен: "Яфраклар җыю"(Кем күбрәк яфраклар җыя?)

Алып баручы.

Әкият сөйлим сезгә,

Тезеп сүзләрен сүзгә.

Ә сез отып калыгыз,

Күңелегезгә салыгыз.

Борын-борын заманда

Бик ерак бер авылда

Яшәгән, ди, бер әни,

Ул әнинең бик матур,

Уңган кызы булган, ди.

Иртәсен дә, кичен дә

Ул тик ятмаган,

Гел эшләргә яраткан!

Кулына буш кәрзин тотып, залга бер Кыз керә.

Кыз бала:

Әни тагын эш кушты:

-Бакча ни хәлдә икән?

Белеп кайт әле,- диде.-

Яшелчәләрне җыеп,

Алып кайт әле,- диде.

Ай-яй, бигрәк яшелчәләр күп булган.

Җыр: "Бар матур бакча" (кыяр, бәрәңге, суган сүзләре белән)

Матур көй астында бии-бии,кыз каршына Кәбестә килеп баса.

Кәбестә:

Мин булам -Кәбестә,

Үзем яшькелт төстә.

Күлмәгем күп катлы,

Үзем бик тә татлы...

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар,

Көн дә көтеп алалар.

Кәбестә чүгәләп утыра. Кыз кәбестәне күтәрә, кәрзиненә сала.

Кыз бала.

Бигрәкләр дә зур икәнсең!

Мин сине алам,

Кәрзинемә салам.

Суган:

Минем исемем- Суган.

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар...

Кыз бала:

Шулаймыни? Елатасың, Күзләрне кызартасың.

Рәхмәт, искәртүеңә.

Мин сине алыйм,кәрзинемә салыйм.

Алма:

Алмаларым ал төсле,

Балкып туган таң төсле,

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәгем бал төсле.

Хуш исләр таратып,

Кызарып пештем мин.

Җәй буе кояшның

Ал нурын эчтем мин.

Кыз бала:

Алманы мин бик яратам.

Мин сине алыйм,

Кәрзинемә салыйм.

Кишер:

Минем исемем - Кишер,

Теләсәң, болай пешер.

Теләсәң, ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була...

Кыз бала:

Кишер дә бик файдалы.

Мин сине алыйм,

Кәрзинемә салыйм.

Бәрәнге

Мин-бәрәнге. Пешерсәң,

Мин тәмле булам бик тә.

Мине йөртәләр хәтта

Икенче икмәк дип тә.

Кыз бала:

Бәрәңгесез яшәп булмый бер көн дә.

Мин сине алыйм, кәрзинемә салыйм.

Кыяр

Кыярны һәркем таный.

Кыяр салатка ярый.

Әгәр дә куйсаң тозлап,

Кыяр саклана озак.

Кыз бала:

Кыяр да миңа бик кирәк.

Мин сине алыйм,

Кәрзинемә салыйм.

Җыр: "Көз кунакка килгән"

1.Алтын көз кунакка килгән

Сары күлмәген кигән.

Елмаеп карый безгә,

Җырлап уйнашыйк бергә.

К-та

Көзге кояш нурлар чәчеп

Елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнәчләр

Көз алып килгән безгә.

2.Кәрзин тулы алмалар

Помидор һәм кыярлар.

Кәбестә, кишер, суган,

Алтын көз безнең уңган.

К-та

Кәҗә килеп керә.

Кәҗә:

Бигрәк тәмле ис сизәм,

Кәбестә сорыймын синнән.

Бик талчыктым кызыкай.

Бик ачыктым кызыкай.

Бер кәбестәне бир миңа,

Ярдәм итче дустыңа.

Кыз бала: (аптырап балаларга мөрәҗәгать итә)

Үземә калдырыйммы?

Дустыма булышыйммы?

Йә балалар,әйтегез,

Миңа җавап бирегез.

1бала:

Син кызыкай, бер дә аптырап торма.

Ярдәм сорап килгәндә

Беркемне кире борма.

Кәҗәгә кәбестәне бирергә кирәк.

Алып баручы: Кәҗәгә кәбестәне биргәнче бер уен уйнап алыйк. Без, Кәҗәкәй, сиңа кәбестәне бүләк итәрбез. Ләкин син башта аны эзләп табарга тиеш. Әгәр балалар каты итеп кул чапса, димәк, син кирәкле урынга якынайгансың, ә инде балалар кулларын әкрен генә чапса, димәк, син яшелчәләр яшерелгән җирдән ерак киткәнсең. Аңладыңмы, Кәҗәкәй?

Кыз бала: Мә, Кәҗә, сиңа кәбестә.

Кәҗә: Рәхмәт.

Бии -бии аю килеп керә.

Аю:

Бигрәк тәмле ис сизәм,

Алма сорыймын синнән.

Бик талчыктым кызыкай.

Бик ачыктым кызыкай.

Бер алманы бир миңа,

Ярдәм итче дустыңа.

Кыз бала: (аптырап балаларга мөрәҗәгать итә)

Үземә калдырыйммы?

Дустыма булышыйммы?

Йә балалар,әйтегез,

Миңа җавап бирегез.

2 бала:

Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык.

Аюга алманы бирергә кирәк.

Алып баручы: Аюга алманы биргәнче тагын бер уен уйнап алыйк. (Балалар музыка астында бер-берләренә алма бирәләр. Музыка туктагач алма кемдә калса , шул бала аюдан сорый : "Алма кемдә?" Аю баланың тавышын танып, исемен әйтергә тиеш. )

Уен: "Алма кемдә?"

Кыз бала: Мә, Аю сиңа алма!

Аю: Рәхмәт.

Куян керә

Куян:

Бигрәк тәмле ис сизәм,

Кишер сорыймын синнән.

Бик талчыктым кызыкай.

Бик ачыктым кызыкай.

Бер кишерне бир миңа,

Ярдәм итче дустыңа.

Кыз бала: (аптырап балаларга мөрәҗәгать итә)

Үземә калдырыйммы?

Дустыма булышыйммы?

Йә балалар,әйтегез,

Миңа җавап бирегез.

3 бала:

Үзеңә үзең-каты бул!

Кешеләргә йомшак бул.

Куянга кишерне бирергә кирәк.

А.б: Балалар,әйдәгез Куянкай белән көч сынашыйк.

Уен: "Кем күпме кишер җыя?"

Җыр: "Ак куян"

Кыз бала: Мә, Куян, сиңа кишер!

Куян: Рәхмәт сиңа кызыкай.

Кыз бала кәрзиненә күрсәтеп:

Күрегезче дусларым, күпме яшелчә җыйган идем, әз генә калды.. Әнигә нәрсә әйтермен икән?

Кәҗә:

Алтын тутыкмас,

Яхшылык онытылмас.

Мә,кыз, сиңа сөт.

Куян:

Кадерләсәң кечене,

Кадерләрләр үзеңне.

Мә, кыз, сиңа ипи.

Аю: Үзең ничек-без дә шулай! Мә, кыз, сиңа бал.

Кыз бала:

Тәрәзәдән тәрәзәгә гөлләр күчереп була.

Сезнең кебек дуслар белән гомер кичереп була.

Җырлы уен: "Куш кулым"

Алып баручы: Сез, балалар, кызга яхшы киңәшләр бирдегез. Менә сезгә миннән күчтәнәч! (Кәрзиндәге алма муляжын бирә.Алма муляжына конфетлар тутырылган)







9


© 2010-2022