Сказка на татарском языке Күчтәнәч бишлеләр

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Күчтәнәч бишлеләр.

Көннәрдән бер көнне Аю урманда мәктәп ачкан, җәнлекләрне белем алырга чакырган.

-Нәрсә соң ул мәктәп,-диешкәннәр алар.

- Барып карыйк соң, дип ризалашканнар.

Тик төлке генә : -мин болай да бик хәйләкәр -дип, аюның сүзенә колак салмаган.

Һәркөнне иртән җәнлекләр җыелышып мәктәпкә киткәннәр, төлке аларны озата барган. Аю укытучы килгән укучыларына 5 әр күчтәнәч биреп җибәргән: керпегә 5 гөмбә, куянга 5 кишер, бүрегә 5 конфет, тиенгә 5 чикләвек. Ә мәктәптән кайтканда җәнлекләрне төлке дуслары урман аланында каршы алган, алар бергә уйнаганнар. Уйнап туйгач, өй эшләре эшләргә утырганнар. Менә шул вакытта Төлке аларның матур букчаларына, төсле китапларына, бигрәк тә күчтәнәчләренә кызыккан.Ә инде керпенең шул төсле китапларны ачып укыганын күргәч, Төлкенең күзенә яшьләр килгән.

- Әй,дусларым, сездән башка миңа бик күңелсез, минем дә бит укырга өйрәнәсем килә, мине дә мәктәпкә алып барыгыз әле дип ялынган, ялварган.Ә җәнлекләр шатланышып риза булганнар, һәм бергәләп урман мәктәбенә укырга йөргәннәр.

© 2010-2022