Конспект НОД по физвоспитанию во второй младшей группе Песи бездә кунакта

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Физик тәрбия

2 нче кечкенәләр төркеме

Тема: Песи бездә кунакта.

Программа эчтәлеге:
- Дуга астыннан үрмәләп чыгарга өйрәтү;
- Күнегүләр аша юлда йөрү, тигезлекне саклау күнекмә- ләрен ныгыту;
- Тәрбияче сигналы буенча хәрәкәт итүне, төсләрне ныгыту;
- Хәрәкәтчәнлекне үстерү, дус-тату уйнау тәрбияләү.

Җиһазлау: Бала саны буенча кубиклар, дуга, 2 бау, уенчык песи, кубикларны салырга кәрзин, "Гараж" уены өчен кызыл, сары, зәңгәр руль макетлары, 3 төрле төстәге түгәрәк ("гаражлар"), кәрзин (кубикларны тутырырга), тарт-ма (рульләрне салырга), уенчык песи.

Шөгыльнең барышы:
1 өлеш (3мин).
Балалар залга кереп, 1 рәткә тезелеп басалар.
- Балалар, бүген безнең физкультура шөгыле. Безгә кунакка апалар килгәннәр. Әйдәгез әле, исәнләшик әле апалар белән.
- Исәнмесез!
- Бүгенге шөгыльдә без зал буйлап атлап йөрербез, йөгерер-без, күнегүләр ясарбыз, туры юлдан йөрергә һәм дуга астыннан үрмәләп чыгарга өйрәнербез, уеннар уйнарбыз.

( Ишек шакыйлар һәм "Мияу" дип кычкырган тавыш ишетелә).
- Карыйм әле, кем бар икән ишек артында? Балалар, карагыз әле, безгә песи баласы килгән кунакка. Әйдә,песикәй, менә шушы урындыкка утырып, безнең балаларның шөгыльлән-гәнен карап тор әле.

-Балалар, Ильяс артыннан борылып басабыз, тезләрне югары күтәреп, кулларны ян-якка болгап колоннада берәр-ләп зал буйлап атлап йөрибез. 1-2-3-4.
Ә хәзер кулларны билләргә куеп, аяк очларында басып йө-рибез. 1-2-3-4.
Ә хәзер "Күбәләкләр" булабыз - куллар белән очкан кебек хәрәкәтләр ясап, аяк очларында әкрен генә йөгерәбез. Песи баласы сезне күзәтеп тора.
Балалар, әйдәгез хәзер "Казлар" булабыз - чүгәләп утыра-быз, арка туры, куллар тез өстендә, аяк очларында йөрибез.
Булдырдыгыз, балалар, әйдәгез әзрәк ял итеп алыйк:
1- кулларны өскә күтәрәбез, аяк очларына басабыз - сулыш алабыз, 2 - кулларны төшерәбез, сулышны чыгарабыз (3 тапкыр кабатлыйбыз).


2 өлеш. ГҮК (кубиклар белән).
Балалар түгәрәккә басалар.
- Карагыз әле, балалар, песи безгә нинди матур кубиклар алып килгән (кәрзинне түгәрәк уртасына куям). Рәхмәт, песикәй! Хәзер шушы кубиклар белән күнегүләр ясарбыз. Кәрзиннән икешәр кубик алабыз һәм үз урыннарыбызга басабыз.

1. Тук. Б. т. - баскан килеш, куллар кубикларны тоткан килеш аста, кулларны өскә күтәрергә, кубикларны шакылдатып "Тук" дип әйтергә, б. т.ка кайтырга (4 тапкыр кабатларга).
2. Кубиклар белән уңга-сулга борылыш ясау. Б. т. - аяклар җилкә киңлегендә, куллар ян-якка сузылган, 1 - уң якка борылып, кубикларны бер-берсенә тигерергә, "Тук" дип әйтергә, б.т.ка кайтырга. Шулай ук сул якка (4 тапкыр кабатларга).
3. Кубикларны идәнгә тидер. Б. т. - аяклар җилкә киңлегендә, куллар кубикларны тоткан килеш җилкәгә ку- елган, әкрен генә чүгәләргә, кубикларны идәнгә тидерергә, б. т.ка кайтырга ( 5 тапкыр ).
4. Тездән ерак. Б. т. - утырып, аяклар бергә, туры, куллар кубиклар белән арттан идәнгә терәлгән, башны җиңелчә күтәрергә. 1 - алга иелергә, кубикларны аяк очларына тиде- рергә, 2 - б. т.ка кайтырга ( 4 тапкыр кабатларга ).
5. Сикереп чык. Б. т. - баскан килеш, кубиклар алда, куллар билдә. Ике аякта кубиклар аркылы алга-артка, ике якка сикерү ( һәрбер якка икешәр тапкыр ).
- Кубикларны кәрзингә салабыз.


Т. Х. Т.
- Балалар, хәзер без песи баласына туры юлдан йөреп, дуга астыннан үрмәләп чыгып күрсәтербез.
Бер рәткә тезелеп басабыз. Ике бау уртасыннан, читкә тайпылмыйча, атлап барабыз да, дуга астыннан үрмәләп чыгып, песи баласының башыннан сыйпыйбыз һәм колоннаның артына барып басабыз. Ильяс песи баласына һәм сезгә бу күнегүне эшләп күрсәтә ( 2 тапкыр кабатларга).
- Карагыз әле, балалар, кәрзиндә тагын бер тартма бар. Ачып карыйк әле, нәрсә бар икән аның эчендә? Монда руль-ләр һәм түгәрәкләр салынган.


Хәрәкәтле уен "Гараж".
- Әйдәгез әле, балалар, песи баласына уен уйнап күрсәтик әле. Безнең уеныбыз "Гараж" дип атала.
Сез машиналар буласыз. Машиналар көндез урамда йөри- ләр ( "Көн" дип әйтергә ), ә төн җиткәч, гаражга кереп китә-ләр ( "Төн" дип әйтергә ).
Безнең машиналар 3 төрле төстә һәм гаражлар да 3 төстә. Һәрбер машина үз төсендәге гаражны табарга һәм керергә тиеш.
Уенны башлыйбыз.
- "Көн" - машиналар йөриләр.
- "Төн" - машиналар гаражга керәләр.
3 өлеш.
Берәмләп колоннада атлап йөрү, песи сыман әкрен генә йө-рү, сулыш күнегүләре. Бер рәткә тезелеп басу.
- Балалар, безнең бүгенге шөгылебез сезгә ошадымы? Без бүген нәрсәләр эшләдек?
Әйдәгез, балалар, кунаклар белән саубуллашыйк та, песи баласын үзебез белән алып, төркем бүлмәбезгә кайтыйк.

© 2010-2022