Конспект занятия в детском саду Спешим в страну Здоровья

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Кояшкай" балалар бакчасы



Конспект занятия в детском саду Спешим в страну Здоровья


" Сәламәтлек иленә сәяхәт"


Зурлар төркеме



Үткәрде: Исламова Р.М.







Мөслим

Сәламәтлек иленә сәяхәт


Максат. Балаларны А,В,С,Д группа витаминнары белән таныштыру, балаларның активлыгын үстерү, ярышлар үткәрү; сәламәт булырга өйрәтү.


Тәрбияче. Балалар- безнең киләчәгебез, аларның сәламәт булып үсүе, без, өлкәннәр кулында. 2009 елны Президентыбыз М.Ш.Шәймиев спорт һәм сәламәтлек елы дип игълан итте. Без бу чарадан бер дә читтә калмыйбыз.Менә бүген дә , зурлар төркеме балалары белән сәламәтлек иленә сәяхәткә чыгабыз.Әйдәгез безнең белән бергә атлыйк.

Тәрбияче. Балалар, күзләрегезне каплагыз әле, нәрсә күрәсез?

Балалар. Күрмибез!

Тәрбияче. Колакларыгызны каплагыз.Нәрсә ишетәсез?

Балалар. Ишетмибез!

Тәрбияче. Кулыгыз яки аягыгыз авыртканда нәрсә эшли аласыз?

Балалар. Бернәрсә эшли алмыйбыз.

Тәрбияче. Дөньяны танып белү кояшның якты нурларын күрергә, бер-беребезнең ягымлы йөзләрен күрү өчен, күзләребез; чишмәләр челтерәвен, кошларның сайравын,агачларның шаулавын ишетү өчен, колакларыбыз; җиргә нык басып йөрер өчен аякларыбыз; ә инде үзебез теләгән ризыкларны тотып ашар өчен кулларыбыз кирәк. Безнең бер генә җиребез сау-сәламәт булмаса без сәламәт кеше булмыйбыз. Төрле йогышлы авырулар булмасын өчен без ашар алдыннан һәрберебез кулларны юарга тиешбез.

Тәрбияче. Ягез әле ,балалар,сез нинди ризыклар яратасыз?

Балалар. Ит, груша, алма ...

Тәрбияче. Безгә бөтен төр ризыклар да кирәк, ә бигрәктә витаминлы булырга тиеш. Ә ни өчен?

Балалар. Сәламәт булыр өчен.

Тәрбияче. Без бүген витаминнар турында сөйләшәбез, а алар күп төрле .Без исә А, В, С, Д витаминнары турында фикер алышачакбыз. Әгәр шушы витаминнарның берсе генә җитмәсә дә безнең күрү сәләтебез, йөрәк, кан әйләнеше начарланырга мөмкин. Аларның әһәмияте турында.

Алия.

АВСД витаминнары

Бик тә файдалы икән.

Шуңа күрә йөзләрем

Һәрчак елмая минем.

Азалия.

Кем күп чи кишер ашый.

Кем шуның суын эчә.

Шул һәрчак яхшы күрә,

Шуны һәрчак истә тот.

Тәрбияче. Чыннан да А витамины кишердә, петрушкада, кәбестәдә бар икән. Ә В витамины нәрсәгә файдалы икән. Әйдәгез тыңлыйк.

Эльвина.

Арыш ипие белән син,

Солы боткасы аша.

Шул чагында синең йөрәк,

Гел сәгать кебек тибәр.

Тәрбияче. Солы боткасы ашказанга,эчәгегә файдалы икән әле ул. Ә Д витамины сөякне, тешләрне ныгыта икән.Ул турында.

Алина.

Балык мае бик тәмсез май,

Ләкин шундый файдалы,

Рахит чиреннән саклый ул

Эчсәгез шушы майны.

Тәрбияче. С витамины бөтен организмны салкын тиюдән саклый, организмны ныгыта икән.

Рената.

Тамак авыртмасын дисәң,

Син лимон аша.

Апельсин да ярап куя,

Ул да булыша.

Тәрбияче. Без файдалы һәм витаминлы ризыклар турында сөйләштек, ә сәламәт булу өчен тагын нишләргә кирәк?

Балалар. Спорт белән шөгельләнергә.

Камыр батыр керә.

Тәрбияче.

Дусларым, ерак сәфәргә

Юл алабыз без бүген

Юлда очрамый калмас

Каршылыклар, киртәләр.

Көч, җитезлек һәм зирәклек

Безне алга илтерләр.

Ике командага бүленеп ярышлар үтә.

Роза.

Чү,кемдер елый бугай.

Кем бәлага тарыган?

Ә-Ә Бегемот икән

Сазлыкка кереп баткан.

Илһам.

Еламасын, Бегемот,

Аңа ярдәмгә барыйк.

Аны шушы сазлыктан,

Тизрәк тартып чыгарыйк.

1 нче сынау.

Бау тарту. Уртада Бегемот бәйләнгән.

Бегемот.

Рәхмәт, сезгә,балалар,

Ә сез кая барасыз?

Белергә ярыймы?

Балалар. Без сәламәтлек иленә барабыз.

Бегемот. Алайса менә сезгә атлар,

Алар сезне озата барырлар.

2нче сынау

Агач атларга атланып билгеле 1 араны йөгереп узу.

Тәрбияче. Ә хәзер сазлыкны, басмадан чыгып үтәргә кирәк. Дүртаяклап чыгу.

3нче сынау.

Тоннель аша чыгу.

Тәрбияче (4нче сынау) Сәламәтлек иленә килеп җиттек. Яфраклар, гөмбәләрне кем күбрәк җыя.

Тәрбияче. Менә без ниһаять сәламәтлек иленә килеп җиттек. Сез һәрвакыт спорт белән шөгельләнегез, җиләк-җимешләр, яшелчә, балык ашагыз. Шулчагында сезне авырулар читләтеп узар. Юлыгызда уңышлар сезгә.




© 2010-2022