Тема: Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар» әкияте белән танышу

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар»әкияте белән танышу.

Максатлар:

  • А. Алишның "Чукмар белән Тукмар" әкиятенең эчтәлеген аңларга булышу;

  • Сәнгатьле сөйләү кунекмәләрен үстерү;

  • Дус, тату яшәү нормаларын тәрбияләү;

  • Әкияткә карата кызыксыну уяту.

Сузлек эше: чукый, тукмый, әләкли, суя, күрше, дус, тату.

Күрсәтмәлелек: А. Алишның портреты, мәкальләр белән плакатлар, әкият белән аудиоязма, видеоязма, китаплар күргәзмәсе.

Методик алымнар:

  1. Сюрприз момент: уен персонажы Мырау - песинен килүе;

  2. «Чукмар белэн Тукмар» әкиятенә иллюстрацияләр карау;

  3. Развивающие игры;

  4. Әкиятнең әчтәлеген сөйлэү;

  5. Физкультминутка;

  6. Балалар белән әкият өстендә эш;

  7. «Чукмар белән Тукмар» әкиятенә видеоязма карау;

  8. Шөгыльгә йомгак ясау.

Шөгыльнең барышы:

Тәрбияче: Балалар безгә бүген кунакка Мырау исемле песи килгэн. Ул бик матур, чиста, зур.Песи сезнең белән дуслашырга тели.

Мырау: Исәнмесез балалар! Хәерле көн!

Балалар: Исәнме Мырау! Хәерле көн!

Мырау: Хәлләрегез ничек!

Балалар: Әйбэт. Рәхмәт.

Мырау: Мин сезнең белән дуслашырга телим. Сезнең белән әкиятләр тынлыйсым килэ.

Тәрбияче: Рәхим ит, Мырау!

1. Тәрбияче: Балалар,әйтегез әле, татар халык авыз иҗатына нәрсәләр керә?

Балалар: Әкиятлэр, мәкальлэр, табышмаклар, жырлар керә.

Тәрбияче: Рус телендә нинди әкиятләр ишеткәнегез бар?

Балалар: «Колобок», «Волк и семеро козлят», «Три медведя» и т. д.

Тәрбияче: Әкиятләр нинди төркемнәргә бүленәләр?

  • Хайваннар турындагы әкиятләр: «Торна белән төлке», «Куян белән бүре» һ.б.

  • Тылсымлы әкиятләр: «Өч кыз», «Үги кыз» һ.б.

  • Көнкүреш әкиятләре: «Зирәк карт», «»Убыр таз» һ.б. керэ.

2. Яңа тема өстендә эшләү.

Тәрбияче: Балалар, сезнең авылда булганыгыз бармы?

Балалар: Булганыбыз бар

Тәрбияче: Сезнең әби-бабайларыгыз нәрсәләр асрый?

Балалар: Сыер, сарык, кәжә, әтәч,тавык, эт асрыйлар.

Тәрбияче: Әтәчнең тышкы кыяфәте нинди?

Балалар: Ак, кара .чуар, кикрикле була.

Тәрбияче: Ә менә без бүген укыйсы әкияттә әтәчләрнең гадәтләре нинди икән?

Аудиоязмада А. Алишның "Чукмар белән Тукмар" әкиятен тыңлау.

3. Тәрбияче: Балалар хэзер без сезнен белэн уйнап алабыз. Мин сезгэ сүзлэр әйтәм, сез шул сүзлэрдэн жөмләләр төзегез: Әти, бер, зәңгәр,ипи, әни, ике, кызыл, алма, әби, өч, яшел, суган, бабай, дүрт, сары, бәрәңге. .

4. Әкиятне сөйлэу.

Тәрбияче: Яшәгән бер эби. Анын Чукмар - (ак төстэ), Тукмар- (кара төстэ) исемле ике әтәче була. Әтәчлэр бер дэ дус яшэмэгэннэр. Гел сугышып торганнар, әбинең сүзен тыңламаганнар. Аларнын сугышканнарыннан туеп, әби Тукмарны күршегә кертеп куя.Чукмарга бик куңелсез булып кала. Ул эбидэн Тукмарны өйгэ алып кайтуын сорый. Әби Чукмар сүзен тыңлап, Тукмарны алып кайта.Чукмар белэн Тукмар бер-берсен сагынышалар .кочакланышалар, сикерэлэр һэм әбигә сүз бирәләр, сугышмаска, тәртпле булырга.

4. Физкультминутка

Ишек алдында әтәчләр
Зарядкага бастылар.
Уңга-сулга, уңга-сулга,
Алга-артка, алга-артка,
Утырдылар, тордылар.
Аяк белән тыпырдашып,
Көчләрен сынаштылар.
Бер, ике, өч,
Бездә дуслык, бездә көч.

5. Сорауларга җавап бирү.

Тәрбияче: Әтәчләрнең төсләре нинди?

Балалар: Әтәчләрнең төслэре: ак, кара, чуар.

Тәрбияче: Әби әтәчләрнең исемнәрен ничек уйлап тапкан?

Балалар: Әтәчләр дус яшәмәгәннәр.Шуңа күрә әби аларга кушамат кушкан.

Тәрбияче: Ул ни өчен Тукмарны күршеләргә илткән?

Балалар:Тукмар Чукмарны чукыган. Шуңа күрә әби Тукмарны күршеләргә кертеп куйган.

Тәрбияче: Чукмар белән Тукмарның нинди начар гадәтләре булган?

Балалар: Чукмар белән Тукмар гел сугышканнар. Әбинең сүзен тыңламаганнар.

Тәрбияче: Яле, Мырау, әйт, балалар дөрес җаваплар бирделәрме?

Мырау: Бик яхшы , күп беләләр.

6. Ныгыту

Тәрбияче: Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? Язучы балаларда нинди гадәтләрнең булмавын тели.

Балалар: Экият безне дус, эйбэт, тату яшэргэ ойрэтэ. Язучы балаларны начар, тәртипсез, ялкау булмаска өйрәтә.

Тәрбияче: Балалар сез дуслык, татулык турында мәкальләр беләсезме?

Балалар: Әйе, беләбез.

  • "Кош канаты белән, кеше эше белән көчле"

  • "Дустың булмаса - эзлә, тапсаң - югалтма"

Тәрбияче: Дәрестә нәрсә турында белдегез?

Балалар: Иптэшләрең белән сугышмыйча тату, дус, әйбәт, матур итеп яшәргә кирэк.олыларның сүзләрен тыңларга кирәк.

Тәрбияче: Әкиятне өйдәгеләрегезгә сәнгатьле итеп сөйләгез. Балалар безнең шөгылебез бетте. Безгэ Мырау белән дә саубуллашырга вакыт җитте.

Балалар: Сау бул, Мырау! Безгэ кунака тагын кил.

Мырау: Рәхмәт балалар. Мин сезне яратам. Сау булыгыз!




© 2010-2022