Мероприятие на тему: Авылым урамы

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясы "Олы Әтнә балалар бакчасы"











Тема: Авылым урамы.

(ФГОС).











Төзеде : беренче квалификацион

категорияле тәрбиячесе

Сөнгатова Р.Э.





2015ел

Максат: билгеле бер эзлеклелекне саклап, берничә өлештән торган предметны ябыштырырга өйрәтү.

Тәрбия бурычлары: авылыбызны, урамыбызның матурлыгын күрү,соклану, аны матур итү, баету хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: предметны караганда төс, форма үзенчәлекләрен аңлату; күзаллауны үстерү;пөхтә ябыштыру күнекмәләрен ныгыту

Белем бирү бурычлары: ябыштыру эшчәнлегенә кызыксыну уяту, пөхтә Һәм чиста итеп ябыштыру, альбом битендә ориентлашуны дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе: "нәфис- нәфасәти үсеш".

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү,сөйләм үсеше,физик тәрбия, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: күрсәтмә материал, сораулар, әдәби тел, уен, үсендерү - мактау.

Сүзлек өстендә эш: нигез, стена,түбә.

Алдан үткәрелгән эш: психологик күнегү өйрәнү, альбом карау, шигырь уку, дидактик уеннар уйнау.

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Психологик күнегү.

  2. Төп өлеш.

  1. Сәяхәткә китү.

  2. Авыл турында әңгәмә.

  3. Үстерелешле диалог.

  4. Балалар сөйләме.

  5. Дидактик уен: "Нәрсә артык?".

  1. Иҗат эшчәнлеге өй ябыштыру.

  1. Сюрприз момент "Песи"

  2. Уен "Капкалы".

IV. Йомгаклау өйләрдән авыл урамы төзү.

Җиһазлау: мультимедияле экран, проектор, ноутбук, альбом бите, киселгән детальләр , клей, кисточка, салфетка, күргәзмә өй үрнәге.

Оештырылган эшчәнлекнең барышы:

Тәрбияче. Кәефләрегез ничек?

Балалар. Әйбәт.

Тәрбияче. Кунаклар белән барыбыз бергә исәнләшик әле, балалар.

Балалар. Исәнмесез, исәнмесез! Хәерле иртә! Сәламәтлек миңа, сиңа һәм барлык кешегә.

Хәерле көн, күзләрем! (Уң һәм сул күзләрне сыпыру)

Хәерле көн колакларым! (Уң һәм сул колакларны тарту)

Хәерле көн кулларым! (Кулларны чәбәкләү)

Хәерле көн аякларым! (Аякларны сыпыру)

Хәерле көн кояшым! (Кулларны әкрен генә күтәреп, кояшка сузылу).

Тәрбияче. Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы?

Балалар. Әйе ,яратабыз.

Тәрбияче. Ә кая сәяхәт итәргә мөмкин?

Балалар. Болынга, урамга,шәһәргә, авылга.

Тәрбияче. Әйе, дөрес балалар. Ә нәрсә белән сәяхәт итәргә мөмкин сон?

Балалар. Машина,җәяү, автобус белән.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Без сезнең белән бүген велосипед белән сәяхәт итәчәкбез. Чөнки велосипедка бензин кирәкми, ә бензин безнең һаваны пычрата. Әйдәгез ,барыбыз да велосипедка утырдык, киттек сәяхәткә.

Алга таба барабыз

Велосипед белән без

Чың-чың-чың

Бик күп җирләр үттек,

Авылга килеп җиттек без.

(Әтнә турында җыр. 1 куплет).

Тәрбияче. Балалар,без кайсы авылда яшибез әле?

Балалар. Әтнәдә.

Тәрбияче. Әйе. Әтнә районының Олы Әтнә авылында.

Слайд ачыла.

Тәрбияче. Балалар,экранга карыйк әле без кая килеп җиткәнбез икән?

Балалар. Олы Әтнәгә.

Тәрбияче. Балалар, ә сез үзегезнең туган аылыгызны яратасызмы?

Балалар. Яратабыз.

Тәрбияче. Кайсыгыз туган ягыбыз турында матур шигырь сөйли белә?

1. Яшел урман, болын тулы җиләк,

Җыя аны һәркем туйганчы

Саф һавасын иснәгез сез,

Күңелегезгә шифа булганчы.

Тәрбияче. Әйе, балалар, сез бик дөрес уйлыйсыз.Безнең яшәгән җиребез бик матур. Аның тирә - ягында җиләкле, гөмбәле, урманнар, тирән сулы елгалар бар. Безнең яши торган өебез, без йөри торган балалар бакчасы, безнең авылыбыз - болар барысы да туган як була инде. Һәр кешегә үз туган җире кадерле, якын ,аны һәркем ярата.

Слайд ачыла.

Тәрбияче. Хәзер һәрберебез үзебез яшәгән урамны күз алдына китерик. (Балалар күзләрен йомалар,уйлыйлар). Ни өчен матур безнен урамнар?

Балалар. Йортлары зур. Төрлечә бизәлгән. Йортлар биек. Тәбәнәкләре дә бар. Агач йортлар да бар, таштан да. Формалары да төрле.

Тәрбияче. Сез яши торган урамнарның исемнәре ничек сон? (Балалар үзләре яши торган урам исемнәрен әйтәләр).

Тәрбияче. Балалар, игътибар белән экранга карагыз эле. Йортларга игътибар итик. Алар нинди?

Балалар. Биек, матур, төрле төсләргә буялганнар.

Тәрбияче. Авылда йортлар күпме?

Балалар. Күп, тезелеп торалалар. Урам булып утырганнар.

Тәрбияче. Әйе, берсеннән -берсе матур йортлар, бер - бер артлы тезелеп, урам барлыкка китерәләр.

Слайд ачыла.

Тәрбияче. Ә хәзер без йортның нинди өлешләрдән торуын ачыкларбыз. (Үрнәк буенча сөйләшү).

Тәрбияче. Йортны эшли башлаганчы аның нигезен салалар,нигез җиргә салына.

Нигез салганнан соң стенасын эшлиләр,стенасын эшпәп бетергәч түбәсен ябалар.Тәрәзәсен һәм ишекләрен куялар.(сүзләрне активлаштыру нигез стена түбә).

Тәрбияче. Балалар әйдәгез математика эшчәнлеген исебезгә төшерик әле?.

Тәрбияче. Йортның түбәсе нинди геометрик фигурага охшаган?.

Балалар. Өчпочмак формасында.

Тәрбияче. Стена нинди геометрик фигурага охшаган?.

Балалар. Квадрат формасында.

Тәрбияче. Тәрәзә һәм ишекләренең формалары нинди?

Балалар.Тәрәзә квадрат,ишекләр турыпочмаклык формасында.

Белемне ныгыту эше. Тактада әзер геометрик формалардан өй төзү (2-3 бала).

Тәрбияченең аңлатуы.

а) өйнең нигезен-кара тасма1ны- альбом битенең иң астына, урталыкка ябыштырабыз.

б) аннары стенасын ябыштырабыз.

в) стенасын ябыштыргач,түбәсен ябыштырабыз.

г) тәрәзәне һәм ишекне ябыштырабыз.

Балаларның мөстәкыйль эшләүләре.

Анализ.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле шул кадәр күп йортлар. Алар барысы бергә нәрсә барлыкка китерә.

Балалар. Матур урам.

"Кояш кайда?"уены. Көзге кулланыла. Тәрбияче, көзгене стенага, түбәгә, тәрәзәгә, ишеккә юнәлдереп,"Балалар кояш кайда?"-дип сорый.

Балалар җавабы.

Шигырь. "Безнең урам"

Безнең урам - зур урам,

Мин шул урамда торам.

Тирә - якта күршеләр -

Бар да уңган кешеләр:

Тәрбияче: Бүгенге эшчәнлектә нәрсәләр, ошады сезгә? Рәхмәт сезгә кадерле балалар. Шундый осталарыбыз булганда, безнең туган авылыбыз тагын да матуррак булыр һәрчак чәчәк атып торыр.







© 2010-2022