Пеструшка ( на татарском языке)

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Пеструшка ( на татарском языке)Тема: "Чуар тавык".

Программа эчтәлеге:

Максатлар:

Белем бирү:

- Балаларны яңа материал (тары ярмасы) белән таныштыру;

- Төсләрне аерырга өйрәтүне дәвам итү;

- Бармак белән пычранмыйча ясарга өйрәтүне дәвам итү;

Үстерешле:

- Бармакларның вак моторикасын һәм тоемлау сәләтен үстерү;

- Фикерләү сәләтен, күзәтүчәнлекне үстерү;

Тәрбияви:

- Балаларда яхшы кәеф булдыру;

- Бергә уйнау теләге уяту, иптәшләреңә карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү;

- Тәрбияче әйткән сүзләргә хәрәкәт туры китерә белүләренә ирешү.

_ Кош - кортларга карата миһербанлылык тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: тары, ярма, тавык , томшык.

Алдан эшләнелгән эш:

  • "Чуар тавык" әкияте белән танышу.

  • Чебиләр турында җырлар тыңлау;

Материал: "Чуар тавык" әкиятенә иллюстрацияләр; тары ярмасы, чеби һәм тавык маскалары, йомырка, сары буяу, кәгазьдән ясалган тәлинкәләр, салфеткалар.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бүген безгә күпме кунаклар килгән. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз. Әйдәгез әле алар белән елмаеп исәнләшәбез.

Исәнмесез! Хәерле иртә барчагызга да!

Балалар, әйдәгез әле бер- беребезнең күңелләрен күтәрик:

-Хәерле көн күзләрем, уяндыгызмы?

-Хәерле көн колакларым, уяндыгызмы?

-Хәерле көн кулларым, уяндыгызмы?

-Хәерле көн аякларым, уяндыгызмы?

-Хәерле көн кояш, без уяндык!

(утыралар)

-Балалар, без сезнең белән "Чуар тавык" әкияте белән танышкан идек, әйеме? Әйдәгез әле әкиятне искә төшерик. Әби белән бабайның бер чуар тавыклары- (булган). Менә ул йомырка салган. Тик ул гади йомырка түгел, - (алтын йомырка) икән. Бабай йомырканы ватып караган - (вата алмаган). Әби йомырканы ватып караган - (вата алмаган). Тычкан йөгереп киткән дә койрыгы белән йомырканы төшереп - (ваткан). Әби белән бабай елыйлар икән. Ә чуар тавык аларга нәрсә ди балалар?

-Елама, әби.

-Елама, бабай.

Мин сезгә тагын йомырка салырмын, алтынны түгел, (гади йомырка) дигән Чуар тавык.

Тавык кытаклаган тавыш ишетелә.

-Балалар, карагыз әле, безгә кем килгән кунакка?

Әйе, Чуар тавык килгән.

(Тавыкны күзәтү)

-Ул нинди?

-Зур, чуар, матур.

-Күрсәтегез әле балалар, кайда аның күзләре? Канатлары?

-Ә бу тавыкның нәрсәләре?

-Койрык. Тәпиләре.

-Томшыгы кайда?

-Тавык нәрсә ашый , балалар?

-Ярмалар, ипи, үлән.

-Менә тары ярмасы. Аны тавык үзе дә, аның чебиләре дә бик яратып ашыйлар. Әйдәгез әле тары ярмасы белән уйнап алыйк.

(Балаларның бармакларына массаж)

-Балалар, тары ярмасын учка алып сибик;

-Бармак очларыбыз белән басыйк;

-Учларыбызга алып кысыйк;

-Учларыбыздан шудыртыйк;

-Ян якка сибик.

Тавык кытаклаган тавыш

Тәрбияче: -Балалар, ни өчендер безнең тавыгыбыз борчыла, сорыйм әле үзеннән (колагын тавыкка куя).

-Чуар тавыкка бик күңелсез икән әйдәгез аның күңелен күтәрик. Хәрәкәтләрне минем арттан кабатлагыз.

-Өй алдында чебиләр

Чип, чип, чип - дип йөриләр.

Кечкенә канатлары

Муеннары сап - сары.

Ля - ля -ля - ля - ля

Муеннары сап сары.

(җырга карата хәрәкәтләр ясау)

Тәрбияче: - Ничек сөенә безнең тавыгыбыз. Ул безне каядыр чакыра. Әйдәгез сез чебиләр булыгыз, мин дә тавык маскасын киим. Һәм Чуаркай артыннан аланга барыйк. Ләкин безнең юлыбыз җиңел булырга охшамаган. Төрле каршылыклар очрарлар ташлы юллардан, күлләвекләр аша чыгарга туры килер, сез моңа әзерме?

(сәламәтлек юлыннан барабыз - эзләр, агач төпләре, төймәләр күлләвекләр)

Тәрбияче: -Чирәмнән барабыз, менә шулай топ - топ - топ.

-агач төпләренә сикерәбез, 1- 2 -1 -2.

-Булдырасыз, балалар . Сез үзегезне җитез, кыю, көчле икәнлегегезне күрсәтәсез.

-ташлардан йөрибез, ай - ай - ай, аякларыгызны имгәтә күрмәгез.

-күлләвекләрдән сикереп узабыз, төшеп китә күрмәгез, канатларыгызны чылатмагыз без бит йөзә белмибез һәм чирәмгә чыгабыз. Уф ардык, бераз ял итеп уен уйнап алыйк:

Яшел чирәм йолкырга

Чыккан бит әниләре.

Ә аның артыннан бара

Сап - сары чебиләре.

Кыт - кытыйк, кыт - кытыйк

Ерак китә күрмәгез ( бармак яный)

Аякларыгыз белән

Бөртекләрне эзләгез. (тыпырдыйлар)

-Чебиләрем, сез берәр бөртек булса да таптыгызмы? Нишләптер мин берне дә күрмим. Болай йөреп булмас, әйдәгез без сезнең белән тары ярмаларын үзебез ясыйбыз. Тары бөртекләрен карандаш белән дә, кисточка белән дә түгел ә үзебезнең бармакларыбыз белән ясарбыз.

(Тары бөртекләрен ничек ясарга кирәклеген аңлату)

- Тары бөртекләре нинди төстә?

Без бит инде бармаклар белән яхшы итеп, пөхтә - чиста итеп рәсемнәр төшерә беләбез.

-Уң кулыбызның имән бармаклары белән сары төскә манабыз һәм тәлинкәгә төшерәбез. Тәлинкәдән бармакларны тиз тиз алабыз чөнки әкрен генә алсак безнең тары бөртекләребез матур булмыйлар.

(балалар рәсемне ясыйлар)

-Бик матур һәм бик тәмлегә охшаган бөртекләрегез. Чебиләрем килегез әле бире:

Бөртекләрне таптылар (шакылдыйлар)

Авызларга каптылар

Туп - тулы савытлардан

Тәмле сулар эчтеләр.

Кыт - кытыйк, кыт - кытыйк

Ерак китә күрмәгез.

Тәрбияче: -Ничек күңелле итеп сәяхәт итеп йөрдек, әйдәгез кире өебезгә кайтыйк.

(Сәламәтлек юлыннан кире кайту)

Тәрбияче: -Балалар, сез Чуар тавыкка бик ошадыгыз. Карагыз әле ул бит йомырка салган. Ә бит йомырка гади түгел тавыкның сезгә күчтәнәчләре дә бар икән. Әйдәгез хәзер бүлмәгезгә кайтып сыйланыгыз. Килгән кунаклар белән саубуллашыйк.





























В оргкомитет республиканского конкурса

«Воспитатель года Республики Татарстан - 2015»

Шагиевой Л.Н, воспитателя МБДОУ

Кутлу - Букашский

детский сад «Дуслык»






заявление.

Даю согласие на участие в республиканском конкурсе «Воспитатель года Республики Татарстан - 2015».

Разрешаю вносить сведения, указанные в анкете участника республиканского конкурса «Воспитатель года Республики Татарстан - 2015» (кроме телефона и адреса электронной почты) в базу данных участников конкурса.



20.02.2015 Л.Н. Шагиева











Анкета участника конкурса

«Воспитатель года Республики Татарстан - 2015»


Рыбно - Слободский район

Шагиевой Лилии Нурисламовны

(МБДОУ Кутлу - Букашскии

детский сад «Дуслык»


Дата рождения 05.06.1982г.

Базовое образование (название и год окончания ВУЗа, факультета или среднего учебного заведения) «Татарский государственный гуманитарно - педагогический университет»

14 февраля 2006г.

Диплом о профессиональной переподготовке: ГОУ ВПО «Татарский государственный гуманитарно - педагогический университет» 05. 07. 2011г.

Послужной список (предыдущие места Вашей работы и год поступления на них за последние

5 лет) -

Педагогический стаж (полных лет) и квалификационная категория (год присвоения ) 11лет. I квалификационная категория - 2010г.

Членство в общественных организациях (название и год вступления) --

Звания, награды, премии, научные степени (название и год получения) --

Публикации в периодических изданиях, книги, брошюры и т.д. (библиографические данные)

«Ерактагы еллар авазы» Казан, «Деловая полиграфия» 2010.

«Яхшылык эшләргә ашыгыйк!»

Увлечения и хобби

Увлекаюсь вязанием, люблю готовить;

Конкурсное задание зонального этапа «Педагогическое мероприятие с детьми»: Тема: «Чуар тавык»;

направление, образовательная область, форма познавательная деятельность;

возрастная группа 3 года первая младшая группа;

необходимое оборудование ИКТ, проектная доска, ноутбук;

Рабочий адрес и телефон: 422665 РТ, Рыбно - Слободскии район с. Кутлу - Букаш, ул Советская 39. 8(843 61)31536

Сотовый телефон 89196980862

Адрес электронной почты: lilia [email protected].

Воспитатель: _______ /Л.Н. Шагиева/






© 2010-2022