Конспект по ФЭМП “Геометрик фигуралар. Күппочмак”

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ФЭМП "Геометрик фигуралар. Күппочмак"

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме)

Тәрбияче: Мортазина Рания Әбүзәр кызы

Программа эчтәлеген һәм белем бирү өлкәләрен тормышка ашыру: «Танып белү үсеше»- предметлы тирәлек белән таныштыру, йортны нәрсәләрдән төзергә мөмкин булуын ачыклау, элементар математик күзаллауларын формалаштыру буенча предметның киңлеген чагыштыру(киңрәк, таррак), дәфтәр битендә ориентлашып, уңда, сулда, аста, өстә предметларны урнаштыру күнекмәләрен үстерү, ел фасылларын, айлар, көннәрне кабатлау, геометрик фигуралар турында белемнәрен системалаштыру.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә: 10 эчендә саннарны чагыштыра белү күнекмәсен үстерү, "күппочмак" белән таныштыру, «>», «<» һәм «=» билгеләрен дөрес кулланырга, берничә өчпочмактан бер өчпочмак ясарга күнектерү.

Зурлар төркемчәсендә овал һәм түгәрәкне чагыштырырга өйрәтү, бирелгән санда геометрик фигуралар ясарга күнектерү.

«Сөйләм үсеше" өлкәсе - үз фикерен төгәл әйтә белергә, алдан өйрәнгән әкиятнең эчтәлеген , шигъри юлларны дөрес интонация белән сөйләргә күнектерү.

"Иҗади-эстетик үсеш" өлкәсе - архитектура үрнәкләре белән таныштыру, "Пентамино" дидактик уенын буенча турыпочмаклык конструкцияләргә күнектерү һәм геометрик фигуралар кулланып әкияти өй ясарга өйрәтү.

"Физик үсеш" өлкәсе - физкультминутка вакытында хәрәкәтләрне төгәл башкару күнекмәсен үстерү

"Социально-коммуникатив үсеш"өлкәсе - мохтаҗларга ярдәмләшү, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, башлаган эшне ахырынача тәмамларга күнектерү.

Материаллар һәм җиһазлар: геометрик фигуралар һәм предметлар, проектор, экран, "Пентамино" уены, шарлар, ручкалар.

Балалар белән оештырылган эшчәнлек эчтәлеге.

Тәрбияченең кереш сүзе

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. . Карагыз әле, безгә күпме кунак килгән. Әйдәгез бергәләшеп исәнләшәбез.

Балалар яттан шигырь сөйлиләр.

Саумы , кояш!Саумы, елга!

Саумысыз урманнарым.

Саумысыз, кошлар, чишмәләр,

Авылым урамнары.

Исәнмесез, таулар, кырлар,

Күлләрем, камышларым.

Саумысыз, җәнлек, бөҗәкләр,

Дусларым, танышларым.

Тәрбияче: Ягез, балалар, кәефләрегез ничек? Балалар, карагыз әле, бүген көн нинди?

Бүген ничәсе? Стенада санлы шарлар күренә. Бу саннар нәрсәне аңлата икән? (12) Әйе, бер елда 12 ай. Әйдәгез ай исемнәрен санап чыгабыз.(Саныйлар) Ә бу шардагы сан нәрсәне аңлата икән? (7) Дөрес әйтәсез, бер атнада 7 көн. Атна көннәрен дә санап китик әле.

Тәрбияче: Балалар, бу шарга ниндидер хат та бәйләнгән. Әйдәгез укып карыйк әле. (Тәрбияче укый)

Хат: "Кадерле, балалар. Сезгә якын дустыгыз төлке хат яза. Быел җәй минем боздан ясалган өем эреде. Инде хәзер нишләргә дә белмим. Ярдәм итә алмассызмы?"

Тәрбияче: Балалар, исегезгә төшерегез әле, нинди әкияттән икән безнең Төлке дустыбыз ("Төлке белән куян")Слайд 1-2

Тәрбияче: Әйе, балалар, ни өчен җәй көне өе эреде икән? (Җылы булганга)

3. Геометрик фигура -күппочмак белән таныштыру

Тәрбияче: Әйе, ә без аңа ничек ярдәм итә алабыз? (Йорт салабыз) Бик дөрес әйтәсез. Ә йортны нәрсәләрдән салырга була? (агачтан, таштан, кирпечтән)Слайд 3 (Тәрбияче кирпеч күрсәтә) Кирпеч үзе нинди формада? (турыпочмаклык) Турыпочмаклыкның яклары нинди? (Бер ягы озынрак, икенче ягы кыскарак) Сез тагын нинди фигуралар беләсез? Слайд 4 (геом. фигуралар искә төшерелә, яклар һәм почмаклары санала)

Тәрбияче: Менә бу фигураны карыйк әле. Слайд 5.Аның ничә ягы бар? ничә почмагы бар? Ә бу фигураның? ( слайдта күппочмаклар күрсәтелә, аларның почмаклар һәм яклары санала) Ә бу нинди фигура булыр микән? Әйдәгез без моны күппочмак дип атыйк. Бу күппочмакларны кайларда очратырга мөмкин? Слайд буенча аңлату. Слайд 6.

Слайд 7 Геометрик фигураларны әйт. Нинди фигуралар күппочмакка керә? Монда инчә күппочмак бар?

Ә хәзер әйдәгез геометрик фигуралар белән мисаллар чишик әле. Слайд8-9

Нинди фигуралар сурәтләнгән? (өчпочмак һәм турыпочмаклык)

Ничә өчпочмак бар? Ничә турыпочмаклык? Кайсы күбрәк? Ничәгә күбрәк икән?

Түгәрәк һәм овал нәрсәләре белән аерылалар? Кайсы яклары белән охшаш?

Уен "Пирамиданы төзе" Слайд 10

"Соңгы рәткә нинди фигура җитми?" Слайд 11

Физкультминутка

Утырып инде ардык,

Бераз ял итеп алыйк.

Бер, ике, өч, дүрт,

Башларны чайкап карыйк.

Уңга, сулга борылыйк,

Чүгәләп-торып алыйк.

Кушаяклап сикерик тә,

Урыныбызга утырыйк.



Математик диктант язу

Турыпочмаклык эченә:

Өске уң почмакка - квадрат

Сул аскы почмакка - турыпочмаклык

Уң аскы почмакка - өчпочмак

Сул өске почмакка - түгәрәк.

Уен "Ромашка"

Тәрбияче: Балалар, нәрсә бу? (Ромашка)

Аның таҗлары нинди фигурага ошаган? (Овал) Ә үзәге нинди фигура? (Түгәрәк) Хәзер һәркайсыгыз ромашканың таҗларын өзеп алабыз һәм анда бирелгән биремне үтибез. Мәктәпкә әзерлек төркемчәсе бирелгән саннар арасына зурлык, кечелек яки тигезлек тамгаларын куя, зурлар төркемчәсе бирелгән санда фигуралар ясыйбыз. ( Мөстәкыйль эш)

Тәрбияче: Балалар,күрәм, сезнең белемнәрегез төлкегә өй салырга җитәрлек дип уйлый. Әйдәгез хәзер төлкегә өй сала башлыйбыз.

Балалар, кабат экранга игътибар итик әле. Бу нинди фигуралар? (пентамино) Слайд 12

Без пентаминодан төрле фигуралар ясарга өйрәнгән идек. Хәзер шуларның 3 фигурасыннан турыпочмаклык ясыйбыз. Слайд 13. Ул безнең төлке өенең стенасы булыр. Ә түбәсен нинди фигурадан ясарбыз (Өчпочмак) Тәрәзәсен ясау өчен нинди фигурагыз калды (Күппочмак) Менә безнең төлкебезгә өй әзер. Слайд 14

Йомгаклау. . Балалар, без бүген нинди яңа фигура өйрәндек? Сезгә шөгыль ошадымы? Бигрәк тә нәрсә ошады?

Безнең шөгылебез тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт


"Расланды"

Директор МБОУ "Бугадинская ООШ"

_______________/В.М.Салихов/



ФЭМП "Геометрик фигуралар. Күппочмак"

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән семинар -практикумга ачык шөгыль)





"Кояшкай" балалар бакчасы тәрбияче:

Мортазина Рания Әбүзәр кызы




Февраль, 2015 ел

© 2010-2022