Конспект Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әти, әни , мин - спорт сөюче гаилә» - эстафета - кичә

  1. Кереш.

Саулык - иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк - омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, күңел ачулардан, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.

Һәрбер кешенең сәламәтлегенә балачактан нигез салына. Ә инде баланың сәламәтлеге әти - әнинең тазалыгы ни дәрәҗәдә булуга, яшәү рәвешенә, мохитнең торышына бәйле. Баланың һәрьяклы үсеше өчен гаилә белән бакчаның үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләве кирәк. Бигрәк тә сәламәт яшәү рәвеше белән тәрбия мәсьәләсендә.

Сәламәт яшәү рәвеше - тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүнең нигезе. Яраткан шөгылең булу, физик һәм акыл хезмәте, организмны чыныктыру, төрле мавыгулар кешегә рәхәтлек бирә, шатлык өсти. Сәламәтлек һәм бәхет булган очракта «сәламәт тәндә - сәламәт акыл» хакимлек итә. Балаларны кече яшьтән сәламәтлеген сакларга , аның кадерен белергә өйрәтү -безнең бурыч.

Максат:

- Җитезлек, тизлек, ихтияр көче үстерү;

- Балаларда һәм әти - әниләрдә бердәм көч сынашу ярышларда уңай хисләр тәрбияләү.

Эстафета - кичә барышы.

Тәрбияче: Хәерле кич кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр. Бүген без сезнең белән күңел ачу кичәсенә, икенче төрле итеп әтсәк, «Гаилә бәйрәме»нә җыелдык. Гаилә ул - җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул-кадәр көчле була. Без бәйрәмебезнең түренә учак җылысы бөркелеп торган гаиләләрне чакырдык. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшләрегез дә җиңелрәк барыр. Бу кичәдә кабынган елмаю йортларыгызда да балкысын. Шулай итеп, кичәне башлыйбыз.

1бала. Безнең гаиләләр җыелган

Көч сынашырга бүген.

Сүзләрнең иң матурларын

Әйтмичә мөмкин түгел.

2бала. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

3бала. Күңелләр шатлыктан тулганга,

Җыелдык без бүген мәйданга

Чабарга, мәтәлчек атарга

Һәм бергәләп күңел ачарга.

Тәрбияче: Әйдәгез бүгенге кичәдә катнашучы гаиләләр белән танышып үтик. Аларны көч биреп, кул чабып каршы алыйк. Менә алар: Горшковалар, Кабировалар, Басировалар гаиләсе. Ягез, уенны башлыйк. Беренче сынау- командалар сәламәтлеккә карата исем һәм девиз уйлыйлар. Аларга 3 минут вакыт бирелә, ә мин ул арада тамашачыларга сәламәтлек турында мәкальләр әйтәм. Мин башлыйм, ә сез хөрмәтле кунаклар мәкальне дәвам итегез.

Саулык - … (иң зур байлык)

Байлык бер айлык -… (саулык гомерлек)

Сәламәт тәндә -… (сәламәт акыл)

Сәламәтлек ул -… ( кул астындагы хәзинә)

Саф һава -… (тәнгә дәва)

Тәрбияче: афәрин, бик яхшы җавап бирдегез. Ә хәзер командаларга бирелгән эшнең үтәлешен карыйк. Аңа кадәр безгә жюри сайлап куярга кирәк булыр. Аларны тамашачылар арасыннан билгелик. (3 кешедән торган жюри билгеләнә, алар һәр уенга үз очколарын куеп баралар, иң күп бал-3. Командалар бирелгән эшне үти)

Тәрбияче: Ә хәзер инде сезнең йөгерү, сикерү сәләтләрегезне дә тикшереп карыйк.

1 уен. Команданың һәр уенчысына туп бирелә. Алар аны бер кул белән сикертеп алып бара, билгеләнгән урыннан кәрзингә ата һәм кире кайтып эстафетаны команданың икенче уенчысына тапшыра.

2 уен. Уң аякта сикереп барып, урындыктагы шакмакны алабыз һәм сул аякта сикереп кайтабыз.

3 уен. «Ташбака» Аркасына әйләнгән ташбака кебек арт белән кул-аякларга таянып басабыз, эчкә туп куела. Билгеләнгән урынга кадәр шулай барабыз һәм кире йөгереп кайтабыз.

4 уен. «Паровоз». Әти йөгереп бара, урындыктагы сыбызгыны алып сызгырта, әйләнеп кайтып әнине «тага» һәм тагын барып сыбызгы сызгырталар, кайтып баланы үзләре белән алып барып сыбызгы сызгырталар, һәм кире урыннарына кайталар. Бер-берләреннән аерылмаска тиешләр.

Музыкаль тәнәфес-«Татар биюе».

5 уен. Билгеләнгән урынга кадәр йөгереп барып мәтәлчек атабыз һәм кире йөгереп кайтабыз.

6 уен. Әти кешеләр тупны аяк араларына кыстырып, бер круг әйләнеп киләләр. Әтиләр һәм әниләр гәүдәләре арасына шар кыстырып йөгереп киләләр ( тупны төшермәскә тиеш ). Балалар тупны кәрҗингә кадәр тәгәрәтеп киләләр һәм

тупны кәрҗингә салып урыннарына йөгереп кайталар.

7 уен. Обруч белән йөгереп барып, билгеләнгән урынны әйләнеп үтәргә, кире кайтып, команданың башка кешеләрен дә алып барып кайтырга.

8 уен. Һәр командага спортка кагылышлы сораулар бирелә. Сорауга 5-10 секундта дөрес җавап әйтергә.

Сораулар

1.Цирк аренасы икенче төрле ничек атала? ( Манеж )

2. Ярышларда җиңүчеләргә нәрсә тапшыралар? ( Медаль, кубок )

3.Тимераякта шуу мәйданчыгы ничек атала? ( Шугалак )

4.Спорт ярышлары һәм бәйрәмнәре үткәрелгән мәйдан? ( Стадион )

5.Ат узышлары үткәрелгән урын? ( Ипподром )

6.Хоккейны нәрсәдән башка уйнап булмый? ( Алка )

9 уен. «Туплы хоккей». Таяк белән тупны тәгәрәтеп алып барып, капкага кертү.

10 уен. Әти белән әни куллары белән урындык ясыйлар, шунда баланы утыртып, билгеләнгән урыннан әйләнеп киләләр.

Тәрбияче: Афәрин! Һәр команда да бик җитез, өлгер, сәләтле икәнен исбатлап күрсәтте. Алар һәр уенны кагыйдәсенә туры китереп үтәделәр. Бик зур рәхмәт аларга. Ә хәзер сүзне хөрмәтле жюри әгъзаларына бирик, алар уеннарның нәтиҗәләре белән таныштырып үтсеннәр.( Очколар саналып, урыннар билгеләнә һәм һәр команда истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә).

Тәрбияче: Кадерле балалар, хөрмәтле әти - әниләр, сезгә тагын бер кат шушы гаилә бәйрәменә килүегез һәм анда катнашуыгыз өчен рәхмәт әйтәбез. Һәрвакыт шушы кичәдәге кебек көләч йөзле, сау-сәламәт булып калыгыз. Гаиләләрдә балаларның шат авазы тынмасын, әти - әниләр аларга карап шатлансын. Тагын да шушындый кичәләрдә бергә - бергә күңел ачарга насыйп итсен.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен!

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

Конспект Әти, әни,мин - спорт сөюче гаилә

Кулланма әдәбиятләр:

1.Асташина М.П.
Фольклорно-физкультурные занятия и досуги с детьми 3-7 лет.

2.Соломенникова Н.М.
Организация спортивного досуга дошкольников 4-7 лет.

3. Подольская Е.И.
Физическое развитие детей 2-7 лет. Сюжетно-ролевые занятия.

4.Филиппова С.О.

Физическое воспитание и развитие дошкольников.

© 2010-2022