- Преподавателю
- Дошкольное образование
- Конспект праздника посвященный осеннему празднику для дошколҗников на тему көзге бәйрәм
Конспект праздника посвященный осеннему празднику для дошколҗников на тему көзге бәйрәм
Раздел | Дошкольное образование |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Нуртдинова Л.З. |
Дата | 25.09.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
КӨЗГЕ БӘЙРӘМ
Балалар матур итеп бизәлгән залга керәләр:
А.б: кырлар буш кала
Яңгырлар ява
Бу кайчан була
Я әйтеп кара?
Б-р: көз.
Көз, көз, көз
Сине көттек без
Алма кавын һәм карбызлар
Өлгерми синсез.
----------------------------------------
Ходит осень по дорожкам
Ходит улыбается
Точно в всказке тут и там
Все цвета меняются
Октябрьдә, октябрьдә
Яңгырлар бик еш ява
Бар үләннәр дә саргая
Чикерткә тынып кала
журавли на юг летят,
Здравствуй, здравствуй осень
Приходи на праздник к нам.
Очень, очень просим.
А.б. көз турында җыр җырлап китәбез
"ОСЕНь В ЛЕСУ"
УБЫРЛЫ КЕРӘ
УБ: нәрсә бу, аңламыйм
Каян килгәннәр
Шулчаклы балалр.
А.б.:
Бу бит балалар бакчасы
Уб:
димәк мин дөрес килгәнмен.Аякларны ардырып
Ә сез тагы мине.Танымый да торасыз.
Мин буламын убырлы
Эшләрем кирле-мырлы
Бәйрәмнәрне туктатам да
Сезне куып чыгарам.
А.б:
беркая да китмибез
Без бит көзне көтәбез.
Уб:
көз, көз, көз
Миңа күңелсез
Яңгыр, пычрак, урамда
Кемгә кирәк ул көз?
А.б:
Көз көз, көз
көзсез күңелсез
алтын сары яфраклар да
коелмый көзсез.
ШИГЫРЬЛЭР
Менә көз килде
Салкынча, җилле
Агачларда яфраклар
Саргайган инде.
Листья падают, падают, падают
А над нами плывут облака
Снова яркими красками радует
Долгожданная эта пора.
Сары, сары. Сап-сары
Агачның яфраклары
Җил исә ява яфрак
Көзнең матур чаклары.
-----------------------------
Яфраклар белән бию
Убырлы
Яфрак әйләнә,
Яфрак бәйрәме
Кемгә кирәк соң
Сары яфраклар.
А.б.:
Урырлы син тик тор
Әкиятне карап кит
Әкият:"Көзге яфраклар"
Зал буйлап көзге яфрак очып йөри.
А.б.:
оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме.
Яфрак:
мин көзге яфрак
Мин кемгә кирәк
Уйныймын очамын
Әйләнеп төшәмен
А.б
:кәҗә чабып барганда
Яфракны куреп ала
Кәҗә:
Син иссез. Тәмсез
Юк кирәкмисең миңа
Яфрак тагын очып китә:
А.б.:
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме.
Яфрак:
мин көзге яфрак
Мин кемгә кирәк
Уйныймын очамын
Әйләнеп төшәмен
А.б:
Ерактан әтәч килә
Яфракны күреп ала
Әтәч:
син миңа кирәкмисең
Син шундый тәмсез
А.б.:
оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме.
Яфрак:
мин көзге яфрак
Мин кемгә кирәк
Уйныймын очамын
Әйләнеп төшәмен
Керпе керә
Керпе- колак артын капшап
Миңа яфрак бик кирәк
Өемдә җылы кирәк
Инәләргә куярмын
Рәхәтләнеп йоклармын
Керпе белән яфрак ал буйлап тотынышып китәләр
А.б:
Менә нинди әкият
Керпе белән яфрак
Икәү дуслашканнар ди
Кайтырга чыккарнар ди
Убырлы:
Хәзер нишләргә кирәк
Берни дә эшләмәскә
Көз-көз инде балалар
Салкын, яңгыр һәм томан.
А.б:
Безгә яңгыр да кирәк
Матур җырлар да кирәк
Яңгырдан да куркмыйбыз
Зонтикларны алабыз
Җыр: яңгыр
Шигырьләр:
Не страшен дождик проливной
Ведь зонтик есть у нас с тобой
Мы будем весело гулять
По лужам бегать и скакать
Апа безгә артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
Кем дә дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә
Зонтиклар белән бию зурлар төркеме.
Убырлы:
Аңламыйсыз сез
Күңелсез бит көз
Шундый караңгы
Шундый пычырак
А.б.
Көз үзе бит бик уңган
Бик мул өлгерә бакча
Помидар, кыяр, суган
Базларга кереп тула
Убырлы:
Нәрсә соң ул бакча?
А.б.
Тыңлап торыгыз,
Җырлап китәрбез
Уңыш-җыры
Убырлы:
Ярар, ярар аңладым
Бакча да кирәк икән
Көзе дә кирәк икән
Биергә дә җырларга да
Уйнарга да кирәк икән
Убырлы белән бию: ку-ку
Көзне бик озак көттек дуслар
Бергәләп чакрып алыйк:
Көз,көз, кил безгә
Көз керә
Исәнмесез дусларым
Бәйрәмнәрегез кртлы булсын
А.б.
Исәнме көз кызы
Көз сылу килгән ерактан
Нәрсә генә алмаган
Нинди бүләк кирәклеген
Әйтерсең лә аңлаган
Көз һәм балалар җыры:
Б-р: Көз, көз әйт әле
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз: Кәрзинемдә кыярлар
Помидор һәм алмалар
Б-р: Көз, көз әйт әле
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз Кәрзинемдә кызыл сары
Алтын матур төсләр бар
Б-р: Көз, көз әйт әле
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз: Кәрзинемдә яңгырлар
Җылы, суык көннәр бар
Көз: аякларны чылатмыйчы
Зотиклар белән биик
Уен: коры- юеш аяклар:
Көз:
Мин гөмбәләр алып килдем
Урман аланлыгыннан
Кем бик җитез гөмбәләрне
Кәрзинемә тутыра
Уен: гөмбәләне җый
Ә хәзер тылсым була
Гөмбәләр үзгәрәләр
Күзләрегезне йомыгыз.
Музыка яңгырый көз кызы:
Матур, матур гөмбәләр
Тәмле-томлы булсыннар
Убырлы кәрзиннәрне алыштыра.
Бер-ике- өч
Күзләрне ач.
Яулык астыннан
Чыгып кач
Убырлы:
Ура, балалар карагыз
Гөмбәләр үзгәргәннәр
Алмага әйләнгәннәр
Әйдәгез сыйланабыз
Тәмле алмалар белән.
Убырлы белән көз кызы балаларны сыйлыйлар.
Шуның белән бәйрәм тәмам хәзер төркемгә кайтабыз.