Зурлар төркеме өчен сөйләм теленнән шөгыль план-конспекты Тема. Әңгәмә. «Әни кирәк»

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Зурлар төркеме өчен сөйләм теленнән шөгыль план-конспекты

Тема. Әңгәмә. «Әни кирәк»

Бурычлар:

1. Балаларда әниләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

2. Балаларның логик фикерләү сәләтләрен, әниләргә карата

Игътибарлылыкларын үстерү.

3. Сорау - җавап тибында аралашу аша баланы, үз белемнәренә

таянып, фикер йөртергә, гомумиләштерергә, аерып карарга һәм

берләштерергә өйрәтү.

Сүзлек: яклау, үлчи.

Җиһазлар: аудиоязмада «Әни кирәк» җыры (Р.Миңнуллин

сүзләре, М.Шәмсетдинова көе), рәсемнәр, "тылсымлы сандык", магнитлы такта.

Эшчәнлек барышы

1. "Әни" диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга

Таптамагыз

Һич ярамый

"Әни" сүзен таптарга

Эчтәлеге буенча фикер алышу.

-Балалар, монда кем турында сүз бара?(Әни турында)

-Бала "Әни" диеп кайда язып куйган? (Ак карга)

-Карга язылган "Әни"сүзен таптарга ярыймы?(Юк)

-Ни өчен?(1-2 баланың җавабы)

2. Җыр тыңлау: «Әни кирәк» (Р.Миңнуллин сүзләре,

М.Шәмсетдинова көе).

3. Фикер алышу.

- Көннәр якты булсын өчен кем кирәк?

- Йокы татлы булсын өчен кем кирәк?

- Җил-яңгырдан саклар өчен, усаллардан яклар өчен кем кирәк?

- Ашлар тәмле булсын өчен, дөнья ямьле булсын өчен кем кирәк?

- Гөлләр чәчәк атсын өчен, бәхет-шатлык артсын өчен кем кирәк?

- Иң кадерле кеше җирдә кем, димәк?

4. Дидактик уен «Кемнең әнисе кайда эшли?» (магнитлы такта ярдәмендә).

Балалар рәсемнәр буенча һөнәр ияләрен билгелиләр.(сатучы-25б, тәрбияче- 33б., укытучы-36б.)

5. Санамыш. [ч] авазы.

Әлчи-бәлчи,

Әни миңа күлмәк үлчи.

Үлчи торгач, җитмәде,

Кисә торгач, бетмәде.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал, бу чык.

6. «Әнием - алтыным» уены ("тылсымлы сандык"ярдәмендә).

-Балалар, мин сезгә "тылсымлы сандык" алып килдем. Менә нинди матур сандык! Тик бу гади генә сандык түгел, ә тылсымлы сандык. Бүген без сезнең белән бу "тылсымлы сандыкка" әниләр өчен иң матур сүзләрне "салып куярбыз". Мин сандык капкачын ачам, сез әйткән сүзләр сандык эченә керә башлар.(Балалар матур сүзләр әйтәләр ,мәсәлән: матурым,

кояшым, күз нурым һ.б)



© 2010-2022