Сценария праздника Мамин день

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

" Татарстан Республикасы Буа шәһәренең гомуми үстерү төренә караган мәктәпкәчә белем бирә торган "Ак чәчәк" балалар бакчасы"





Әниләр бәйрәме























Балаларга татар теле өйрәтүче тәрбияче

Әхмәдуллова Айгөл Мөхәммәт кызы

Тема: "Әниләр" бәйрәме.

Максат: 1. Әниләр бәйрәме,әбиләр бәйрәме,хатын - кызлар бәйрәме икәнен төшендерү.

2. Әни - җир йөзендә иң якын,иң матур кеше. Аларга карата кадер-хөрмәт, ярдәмчәнлек хисләре тәрбияләү.

Алып баручы . Хәерле иртә, хөрмәтле кунаклар! Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

Ана -бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда.

Алып баручы . Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк - ул безнен балаларыбыз!

Балалар кереп, тезелеп басалар. (Балаларнын фотолары белән презентация куела)

Балалар шигырь сөйлиләр.

1.Әнием - син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

2.Әнием минем матур,

Күзләре якты көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

3. Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен ,

Әни кирәк,Әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен

Әни кирәк!

4. Бүген нинди көн дисезме?

Әниләр көне бүген

Әниләрне котлар өчен

Җыелдык бит без бүген.

Бердәнберем, газиз әнием!

5. Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит - минеке

Алып баручы. Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң - иң тормышта әһәмиятлесе.

- Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, кунаклар, балаларның җырын бүләк итеп кабул итегез.

Бала:

Күмәкләшеп, бергә , дуслар

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

"Иң якын кеше"җыры башкарыла.

Алып баручы:

Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк!

Балалар, әниләргә нинди матур, ягымлы сүзләр әйтәсез?

Балалар:әнием, матурым, кадерлем,күз нурым...

Алып баручы. Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без кунакларыбызны конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Бу уен "Мәкальне тәмамла" дип атала.Әниләр турында мәкальләр бик күп, аларны кунакларыбыз белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

- Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

- Ана ачуы - язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

- Ана куены (туннан җылырак)

- Яктылык - кояш янында, яхшылык - (ана янында)

- Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

- Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

- Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

Алып баручы: Балалар безгә кунак килгән. Кем икән ул? Әйе, безгә әбекәй кунакка килгән. Түрдән уз, кунак булырсың...

- Исәнмесез балалар,кунаклар! Менә мин дә сезгә кунакка килдем.

Исәнмесез әбекәй.

Алып баручы: Әбекәй, балалар сиңа бик матур шигырьләр әзерләделәр.

(шигырь сөйлиләр)

1.Әниемнең әнисе-

әбием була минем,

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием.

Ак ефәктәй чәчләрен

Ул тарап куя үреп,

Чисталыкка өйрәнәм

Мин дә аңардан күреп.

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

Җылы оек ,бияләй

Бәйли безгә көз җиткәч,

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын үсеп җиткәч.

2. Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп,иркәләп тора.

3.Иртән торсам, кояш чыгып,

Нурларын сипкән иде.

Әбиемнең чәе кайнап,

Коймагы пешкән иде.

4. Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда.

Әбекәй:Рәхмәт,балалар. Бик матур сөйләдегез.

Алып баручы: Балалар,әбиләребезнең куллары җылы, йомшак, алай гына да түгел, алтын да.Алар үзләренең күңел җылыларын кушып безгә бияләй, оекбашлар бәйлиләр.Шул бияләйләрнең, оекбашларның җылысы аша әбиләребезнең җан җылысы безгә дә күчә.Шуңа да нинди көчле суыкларда да безнең кул-аяларыбыз туңмый,җылы тора.Игелекле җаннары өчен мең рәхмәт аларга.

Әбекәй.Мин дә яшь вакытта әни идем. Алак өйләрдә төрле уеннар уйный идек. Әйдәгез әле балалар "Кулъяулык" уенын уйнап алыйк.

4. Алып баручы:

Биюченең итәге

Бии, бии кыскара,

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии, бии остара.

Бие әйдә, бие әйдә

биегәнне күрсеннәр

Баскан җирдә ут чыгара,

Безнең кызлар дисеннәр.

Татар халык биюе (татар халык киемнәреннән)

Алып баручы: Сабыр, йомшак күңелле әбиебез, кунакларыбыз бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәчмәт сезгә. Гел шулай якты йөзле,тәмле сүзле булып,безне сөендереп яшәгез.

Алып баручы:

Нинди олы бәхет! Җыелышып

Уйнау,көлү,бию гел бергә.

Насыйп булсын иде, сөенешеп,

Шатланышып яшәу гомергә.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,

Юлдаш булсын , сезгә, гомергә

Йортыбызны җылытучы учак

Нур сибүче сез безгә.

© 2010-2022