Терроризмга юл юк Котлы-Бүкәш Дуслык балалар бакчасы Әти-әниләр җыелышы

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Терроризмга юл юк" Шушы форсаттан файдаланып 17 декабрь көнне Котлы-Бүкәш "Дуслык" балалар бакчасында да әти- әниләр җыелышы булып узды. Бакчабызда даими рәвештә экстремизм, терроризм буенча аңлату эшләре алып барыла, төрле профилактик чаралар да еш үткәрелә. Җыелышка җирле үзидарә җитәкчесе Назипов Рәшит Газизович, участок полиция хезмәткәре Гиниятов Ильназ Миннуллович янгын куркынычсызлык җитәкчесе Нуриев Нурислам Нуруллович һәм әти-әниләр чакырылган иде. Килгән кунакларыбыз хәр берсе илебезнең тыныч булмавын искәртеп, терроризмга юл куймас өчен үзлеренең киңәшләрен җиткерделәр. Безнең балалар бакчасында терроризмга юл куймас өчен нинди чаралар үткәрелә соң? Беренчедән, балалар бакчасының ишегеннән атлап керүгә, ата-аналар өчен стенд эленеп тора. Анда терроризм белән ничек көрәшергә, аны булдырмас өчен ниләр эшләргә дигән темага күрсәтмәләр эленә. Уку ылы башыннан боерыклар языла. Җыелыш беркетмәсе нигезендә кем нәрсә өчен җавап бирә боерык белән таныштырылып кул куйдырыла. Икенчедән, балаларны тик үз ата-аналарына, семья әгъзаларына гына тәгаенләп биреп җибәрәбез. Иртә кичен кем баланы бакчага китерә һәм алып китә шул кеше журналга кул куеп калдыра. Балаларын әти-әниләр үзләре ала алмаган очракта кем алырга тиеш икәненә гариза яза. Бу эш яңа уку елыннан башлана.Өченчедән, бездә бинага керү тәртибе саклана. Балалар бакчага килеп бетүгә сәг. 8.30 да 3 ишектә эчтән бикләнелә. Ишектә кыңгырау эленеп тора, без үзебез дә балалар бакчасына кыңгырау шылтыратып кына керәбез, чөнки барлык керү-чыгу ишекләре һәрвакыт ябык. Дүртенчедән, ата-аналар белән, шулай ук балалар белән реҗим вакытларында шөгелләрдә даими терроризм турында әңгәмә корабыз. Бездә куркыныч очраклар туганда полиция белән тиз бәйләнешкә керү кнопкасы бар. Тәрбиячедән башка балаларны кече тәрбияче дә саклый. Иртәнге сәгать 7 дә бүлмәләрне карап, тикшереп чыгабыз һәм ул көнгә берничә тапкыр кабатлана. Тәрбияче яки кече тәрбияче бүлмәләрдә шикле әйберләр, чит кешеләр булмавын конрольдә тота. Операторлар ягъни алар каравылчы вазифасында башкара балалар бакчасын бар яклап иртәсен кичен күзәтеп чыгалар. Балалар бер генә минутка да игътибардан читтә калмый. Балалар бакчасында саклык чаралары күрелсә, әлбәттә инде баланың хәвефсезлеге өчен курыкмыйча, әти-әниләр балаларын балалар бакчасына тыныч күңел белән озата.

Әти-әниләр балаларын балалар бакчасына илткәндә күңелләрендә шик-шөбһә тудырмас өчен шушындый эчтәлекле җыелышлар үткәрү кирәк дип саныйм. Терроризм һәм экстремизм куркынычы янамаса да, һәрвакыт уяу торырга, бу мәсәләләр буенча коллектив арасында аңлату эшләрен алып баруны гел дәвам итәргә, ешрак җыелышлар үткәрергә . Аларны үткәргән вакытта беркайчан да контрольне югалтмаска. Җыелыш ахырында участок полиция хезмәткәре Гиниятов Ильназ Миннуллович бу эшләрнең куелышы даими тикшерелеп торачагы турында әйтте.

Минемчә, терроризмны булдырмас өчен, дәүләт хокук органнары тырышлыгы гына җитми, безнең үзебезгә һәрвакыт сизгер булырга кирәк. Бүгенге көндә җирле хакимият тә, җәмәгать органнары да терроризм һәм экстремизмга каршы бар тырышлыгын, бар көчен куя. Безнең "Дуслык" балалар бакчасында да балалар, коллектив һәм ата-аналар белән зур эш үткәрелә. Балалар безнең киләчәгебез. Әлбәттә, бергәләп эшләгәндә, көчебезне туплаганда һәр явызлыкны авызлыкларга, аңа киртә куярга мөмкин.

Котлы-Бүкәш "Дуслык" балалар бакчасы мөдире Мөхәммәтҗанова Фәридә Хәмит кызы.

© 2010-2022