Конспект занятия на тему Балаларны пөхтә йөрергә күнектерү өстендә эш

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бурычлар:

  • Сәламәт булыр өчен гигиенаны хтәргә һәм сакларга;

  • Балаларның хәтер, кешеләр белән итәгәтле булырга өйрәтү өстендә эш;

  • Чиста, пөхтә булырга теләк уяту.

Эшчәнлек:

Балалар урындыкларда утыралар. Безгә бүген кунакка бик күп апалар килделәр, әйдәгез әле алар белән исәнләшик .

  • Исәнмесез!

Безгә бүген тагын бер кунак килергә тиеш иде, ләкин нишләптер күренми , килмәскә булды микәнне?! Кем микән ул, беләсегез киләме? Ул, Алсу. Әйдәгез без үзебез аның янына барабыз.

Ә тизрәк барып җитәр өчен безгә паровозга утырырга кирә. Бастык, паровозга утырдык , кулларны әзерләдек һәм минем арттан киттек, артта калмагыз. (Балалар бер-бер артлы басып тәрбияче артыннан китәләр, авызлары белән паровоз тавышына охшатып әйтәләр.

-Чух, чух,чух,чух......

Килеп тә җиттек, паровозны туктатыйк, тс., төшәбез.

Бишек көе яңгырый.

Нинди көй бу, кем монда йоклый?

-Алсу тор, тор.(Алсу тормый).

-Әйдәгез аны уятабыз. Аяклар топ-топ итәбез (идәнгә тибәләр), куллар белән шоп-шоп чабабыз (кул чабалар).

-Балалар Алсу белән исәнләшек.

-Исәнме Алсу.

-Алсу тор инде без синең яныңа кунака килдек.

-Юк минем торасым килми. Минем аяларымның да, кулларымның да торасы килми.

-Иртән йокыдан тиз уяныр өйчен нәрсә ясарга кирәк? Сезнең белән бакчага килгәч, Гөльназ апа белән нәрсә эшлибез ? Раз, два итәбез.

Әйдәгез, Алсуга да өйрәтик.

Атлыйбыз: раз, два, раз, два;

Йөгерәбез, йөгерәбез, йөгерәбез;

Туктадык: кулларны өскә күтәрәбез һәм як-якка селкенәбез. Әфәрин.

Алсу, ничек хәлләрең, йокыдан уяндың мы?

-Әйе.

-Балалар карагыз әле Алсуның бите нәрсә эшләгән ?

-Пычырак.

-Нәрсә эшләргә кирәк?

-Юындырга.(тәрбияче балалар белән Алсуның битен, кулларын юалар)

-Хәзер нәрсә эшлибез?

-Сөлгегә сөртәбез.

Юындык, сөрттек, ә хәзер Алсу тагында матур булсын өчен, аның чәчен тарага кирәк.(чәч тарыйлар)

Балалар Алсуның хәлен белдек, безгә кайтырга кирәк, паровозга утырыбыз.







Тема:"Балаларны пөхтә йөрергә күнектерү өстендә эш"





Муниципаль мәктәпкәчә белем

бирү учреждениясе Сарман

бистәсенең №2 нче балалар

бакчасы тәрбиячесе

Ихсанова Р.М кызы

© 2010-2022