Конспект занятия на тему в старшей группе Елгада яшәүчеләр

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Занятиенең темасы: Елгада яшәүчеләр.

Максат:

  • балаларда тема эчтәлегенә туры килә торган белем күнекмәләре булдыру;

  • сулыкларда яшәүче тереклек ияләренең исемнәрен дөрес атау, дидактик уеннар аша ярдәмендә теманы ныгыту;

  • табигатьтә булу кагыйдәләрен искә төшерү. Барлык тереклеккә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

  • сүзлек өстендә эш: саңак, тәңкә, уылдык.

Җиһазлау: глобус, күрсәткеч таяк, балык, лупа, елга балыклары рәсемнәре, елганың су асты дөньясы күрсәтелгән панно, төрле эмоцияләр белдерүче балык, кояш рәсемнәре, табышмаклар язылган хат, табышмак җаваплары булган рәсемнәр, урман рәсеме.

Әзерлек эше:

  • аквариумдагы балыкларны күзәтү;

  • тема буенча китаплар уку;

  • "Сихри су асты дөньясы" темасына уен-викторина үткәрү;

  • "Артыгын тап", "Тизрәк чиш","Без - су хайваннары " кебек дидактик уеннар оештыру.

Дәрес барышы


  1. Актуальләштерү.

  2. Оештыру өлеше.

Глобус ала һәм балаларны утырта.

Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә? (Глобус)

Тәрбияче: Дөрес, бу безнең планетабыз - Җирнең макеты. Ә кешеләр җирдә кайда яши?

( Коры җирдә)

Тәрбияче: Ә коры җир глобуста нинди төсләр белән бирелә?( сары, көрән, яшел)

Тәрбияче: Игътибар белән карагыз әле, глобуста нинди төс күбрәк? (Зәңгәр)

Тәрбияче: Ә зәңгәр төс белән нәрсә белдерелә? (Сулыклар)

Тәрбияче: Сулыкларны әйтә аласызмы? (Елга, диңгез, океаннар, күлләр)

Глобусны куя.


  1. Яңа теманы аңлату.

Тәрбияче: Балалар, беренче тере организмнар суда барлыкка килгәннәр. Хәзердә анда планетадагы барлык тереклекнең яртысыннан артыгы яши. Әйтегез әле, нәрсә гомерен гел су астында үткәрә? (Балыклар)

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Юкка гына: "Балык - су баласы" дип әйтмәгәннәр.Балыклар елга суында һәм диңгез, океан суларында яшиләр. Елга суы төче, ә диңгез суы тозлы була. Су астында яшәүче балыклар саны бик күп. Сезнең балык тотарга барганыгыз бармы соң? Балык тотарга яратасызмы? (Әйе)

Алайса, мин сезне су асты дөньясына сәяхәткә чакырам.

Рәсем -стенд күрсәтелә.

Тәрбияче: Балалар, сез нинди балык исемнәрен беләсез? (Чабак, кызылканат, окунь, чуртан)

Тәрбияче: Ә балыклар нәрсә белән тукланалар? (Бөҗәкләр, суалчаннар, вак балыклар, башка балыкларның уылдыклары (икралары) белән)

Тәрбияче: Ә бу балыклар арасында иң куркынычы кайсысы? (Чуртан)

Стендтан чуртан балыгы рәсеме алына.

Тәрбияче: Чуртан турында кем сөйли?

Бала:Чуртанны - елга бүресе дип йөртәләр. Ул ташлар арасына качып тора да вак балыкларга ташлана.Әгәр бик ач булса олырак балыкларны да ашый.елга өстендэ йөзгән үрдәк,каз бәбкәсен дә тота ала.Ул бик җитез.Чуртан-елга санитары.ул чирле балыкларны ашый һәм елгаларны төрле авырулардан саклый.

Тәрбияче:Рәхмәт.Алдагы рәсемне алам.Бу нинди балык?(Ерш-керпесыман балык) Кем сөйлэргә тели?

Бала:Ул керпегә ошаган.Аны бозга болгап атсаң, ул ката, ә җылыда җеби.

Тәрбияче:Рәхмәт.Монысы нәрсә?(Окунь-алабуга).Кем сөйли?

Бала:Алабуга-бик матур балык.Аның йөзгечләре кызыл.Ул кечкенә балыклар белән туклана.Алабуга аларның артларыннан куа.Тегеләре су өстенә сикерәләр,ә ул аларның кире төшкәнен көтеп тора һәм тотып ала.

Тәрбияче:Рәхмәт.Бу нәрсә?(Кысла).Кысла-рак турында кем сөйли?

Бала:Кысла суның төбендә яши.Ул йөзә белми,шуышып йөри.Аның кыстыргычлары бар.Ул нәрсә таба шуны ашый.Агач тамырлары астына оя ясый һәм шунда кача.Аның койрыгы моторга охшаган.

Тәрбияче:Бик зур рәхмәт, балалар.Без балыклар турында бик күп яңалыклар белдек.

Стендтан конверт ала.

Тәрбияче:Балалар, монда җит әле хат та бар икән.Кая белик әле, каян килде икән бу хат? (Ала укый). Су асты җәнлекләреннән икән,дусларым, безгә бик матур табышмаклар җибәргәннәр.Чишеп карыйбызмы?

1.Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

(Су)

2. Суда йөрми түзә алмый,

Су йстендә түзә алмый.

Йөзми түзмәс кем булыр?

Көмеш күлмәк-шул булыр.

(Балык)

3.Аягын, башын яшерә

Таш күлмәге эченә.

(Ташбака)-рәсеме күрсәтелә.

5.Аккош түгел үзе ак,

Яратып ашый балык.

(Акчарлак)

Балалар,без сезнең белән шул ак кошларга-акчарлакларга әверелдек.Канатларыбызны җәйдек.Елга өстеннән очабыз, балыкларны эзлибез.Балыкны күрдек. Суга төштек(иеләләр),балыкны тоттык,кабат өскә күтәрелдек һәм ярга таба очып киттек.

4. Үткәннәрне ныгыту.

Тәрбияче:Безнең әле бүген тикшеренү эше үткәрәсебез бар. Фәнни лабораториягә-менә бу өстәл янына килик әле.Балык рәсеме һэм күрсәткеч таягы өстәл янына киләләр.

Нинди өлешләрдән тора балык? Алар ни өчен кирәк? Аңлатып карагыз әле.

Бала: Балыкның башы бар. Башында ике күзе, авызы. ( күрсәтә)

Бала: Балыкның канатлары бар. Алар белән ул йөзә.

Тәрбияче: Канатлар -плавники руль дщ, тормоз да, балалар, балыклар алар ярдәмендә су өстенә йөзеп чыга, су астына йөзеп төшә, ә моторы булып балыкның койрыгы тора. Ул аны селкеп кирәкле якны сайлый.

Бала: Балыкның тәне тәңкә (чешуя) белән капланган.

Тәрбияче: Балыклар бик шома, балалар. Бу балыкларның тәнен каплаап алган лайлалы матдә белән бәйле. Шома булганга күрә балыклар йөзә алалар. Тагын бу матдә аларның тәңкәләре аша тәннәренә төрле микроблар керүдән саклый.

Саңакларны күрсәтә.

Тәрбияче: Балалар, балыкларның баш өлешендә саңаклары (жабры) бар. Алар ник кирәк микән соң?

Бала: Без борын белән сулыйбыз. Ә балыклар саңак аша сулыйлар.

Тәрбияче: Булдырдың. Ә балыкка ничә яшь икәнен белеп буламы? Белеп була, балалар. Моның өчен тәңкәдәге караңгы сызыкларны санарга кирәк. Сызыклар ничәү булса, балыкка шулкадәр яшь була. (Лупа белән карау)

Тэрбияче: Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Игьтибар белән мине тыңлыйбыз.

Тирә ягыбызда күлләр бик күп. Ләкин, балалар, аларның күбесе аяныч хэлдә. Ярлары пычранган, чүпләнгән. Алар кибәргә, үлергә дучар ителергә мөмкин. Аларның язмышы өчен кем җавап бирер соң? Борынгыдан ата-бабаларыбыз суларны саклап тоту турында кайгыртканнар һәм акыллы сүзләр язып калдырганнар: "Керең пычранса су белән юарсың, ә су пычранса ни белән юарсың?" Шулай булгач су иркен суласын өчен без анда чуп-чар ташламаска, корырга ирек бирмәскә һәм чистартырга тиеш булабыз.

5."Су асты дөньясына сәяхәт" уены.

Макет янына киләләр.

  1. Карагыз әле нәрсәләр генә юк монда. Барысы да елга төбендә булырга тиешме соң болар? Артык әйберләрне табыйк әле, балалар. Бу банкалар, пакетлар арасында балыкларга яшәү

  2. Суга шешәләр атарга ярамый.

  3. Сулыклар балыклар6ның яшәү урыны.

  4. Чисталык - сәламәтлекнең дусты.

рәхәт микән? (Юк) Юк шул. Ә рәхәт булсын өчен нишләргә кирәк? Дөрес, җыештырырга кирәк.

Макеттан чүпләрне алып чүп чиләгенә салалар.

Тәрбияче: Чүпләрсез су төбе ничек матурланып китте. Ул һәрвакыт шундый булсын өчен ниләр эшләргә ярамый димәк?

  1. Суга чүп ташларга ярамый.Елга буендагы агачларны кисәргә ярамый.

Әгәр без бу кагыйдзләрне үтәсәк, күктән безгә һәрчак менә мондый кояш көлеп торыр (елмайган кояш рәсеме күрсәтелә), елгадагы балыклар да менә мондый булырлар (елмаючы балык рәсеме күрсәтелә).

Ә инде тәртипсез булсак, балыклар менә мондый ( Рәсем әйләндерелә - күңелсез балык рәсеме), кояш та менә мондый булачак (рәсем әйләндерелә: күңелсез кояш рәсеме). Ошыймы? Юк, димәк, ( рәсемнәр кабат әйләндерелә) табигать турында кайгыртырга кирәк!


© 2010-2022