Пальчиковые игры на татарском языке для детей 2-ой младший группы

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Зәй муниципаль районы

«Шатлык» балалар бакчасы» МББМБУ



Кечкенәләр төркеме балалары белән уйнау өчен бармак, хәрәкәтле, түгәрәк уеннары











Үткәрү вакыты

Тема, эш төре

Эшчәнлек

Бурычлар

Материал

Сентябрь

1 атна

Аю(уен)

Аю килгән урманнан,

Ерак диеп тормаган.

Менә шулай, менә шулай,

Аю килгән урманнан.

Балаларда уенга кызыксыну уяту.

Уенчык аю

2 атна

«Әтәч», М.Җәлил

Нинди матур безнең әтәч,

Кычкыра ул, таң аткач,

«Кикерикүк!», «кикерикүк!»,

Кычкыра ул таң аткач.

Тыңлау сәләтен үстерү;

Йорт кошларын танырга, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү.

Уенчык әтәч

3 атна

«Шалкан» әкиятен уку

Әкиятне кызыксынып тыңлау теләге уяту.

Өстәл театры

4 атна

«Чебиләр һәм песи»(уен)

Песи, песи, пескәем,

Соры синең төскәең,

Чебиләргә син тимә,

Куып тотармын, димә.

Балалардан уенның сүзләрен дөрес әйттерүгә ирешү.

Уенчык песи

Октябрь

1 атна

«Чебиләр һәм песи»(уен)

Песи, песи, пескәем,

Соры синең төскәең,

Чебиләргә син тимә,

Куып тотармын, димә.

Балаларда уенга кызыксыну уяту.

Уенчык песи

2 атна

Гаилә. Бармак уены

Бу бармак - бабай,

Бу бармак - әби,

Бу бармак - әти,

Бу бармак - әни,

Бу бармак - кыз (малай).

Уенның сүзләрен истә калдыруларына ирешү.

Бармак уены, театры

3 атна

Курчакны йоклату

Әлли-бәлли бәү итә,

Кызым йокыга китә,

Кызым йокыга китсә,

Ул тәти булып үсә.

Бишек җырының сүзләрен истә калдыруга ирешү;

Иркәләү хисе тәрбияләү.

Курчак, урын-җир кирәк-яраклары

4 атна

«Күрсәт әле, үскәнем», уен

Күрсәт әле үскәнем,

Ничек сыер кычкыра?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай сыер кычкыра. (Му-у-у)

Хәрәкәтләр аша уенның сүзләрен истә калдыруларына ирешү;

Сыер, әтәч, песи, эт сүзләрен ныгыту.

Уенчык сыер, әтәч, песи, эт

Ноябрь

1 атна

Курчакны юындыру

Салкын су, чиста су,

Баламның битләрен ю,

Баламның күзләрен ю.

Балаларның сүз байлыгын арттыру;

Курчак үрнәгендә баларны үз-үзләрен чиста йөртергә өйрәтү.

Бите юылмаган курчак, савытта су, сөлге

2 атна

Курчакны ашату

«Мә, курчак ботка аша», «сөт эч», «рәхмәт».

Сүз байлыгын арттыру өстендә эш алып бару

Курчак , тәлинкә, чынаяк, кашык

3 атна

Курчакны йоклату,

Бишек җырын аудиоязмада тыңлау (№69)

Әлли-бәлли бәү итә,

Кызым йокыга китә,

Кызым йокыга китсә,

Ул тәти булып үсә.

Бишек җырын кабатлау,

Курчак, аудиоязма

4 атна

Курчак авырый

Курчакның башы авырта;

курчакның кулы авырта;

курчакның аягы авырта;

курчакның күзе, колагы авырта.

Балаларда авыру курчакка карата шәфкатьлелек, кызгану хисе тәрбияләү.

Курчак

Декабрь

1 атна

Бүре

Бүре килгән урманнан,

Ерак диеп тормаган,

Менә шулай, менә шулай,

Бүре килгән урманнан.

Балаларда уенга кызыксыну уяту;

Бүрене танырга, исемен дөрес әйтергә өйрәтү.

Уенчык бүре

2 атна

Керпе

Керпе килгән урманнан,

Ерак диеп тормаган,

Менә шулай, менә шулай,

Керпе килгән урманнан.

Балаларда уенга кызыксыну уяту;

Керпене танырга, исемен дөрес әйтергә өйрәтү.

Уенчык керпе

3 атна

Төлке

Төлке килгән урманнан,

Ерак диеп тормаган,

Менә шулай, менә шулай,

Төлке килгән урманнан.

Балаларда уенга кызыксыну уяту;

Төлкене танырга, исемен дөрес әйтергә өйрәтү.

Уенчык төлке

4 атна

«Теремкәй» әкияте («Туган телдә сөйләшәбез», 169 бит)

Әкиятне кызыксынып тыңларга өйрәтү.

Өстәл театры

Гыйнвар

2 атна

«Куянкай» уены, «Балачак, уйнап-көлеп үсәр чак»,

К.В.Закирова, 11 бит, диск 30-31

Ап-ак куян утыра,

Колагын селкеп тора,

Менә шулай, менә шулай

Колагын селкеп тора.

Аңа тик тору кыен,

Җылыта ул тәпиен,

Һоп, һоп, һоп, һоп,

Җылыта ул тәпиен.

Куян тик торса - туңа,

Сикергәли ул шуңа,

Һоп, һоп, һоп, һоп,

Сикергәли ул шуңа.

Балаларны сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясарга өйрәтү;

Сөйләм телен үстерү.

Уенчык куян

3атна

«Кар бөртеге», җыр тыңлау

«Кар бөртеге», (диск18-19)

Р.Ахиярова музыкасы,

Р.Харис сүзләре

Җырны тыңлау, сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясауга ирешү

Кар бөртекләре

4 атна

Куян, кишер

«Куянкай» уены, «Балачак, уйнап-көлеп үсәр чак», К.В.Закирова, 11б.

Кишер сүзенең мәгънәсен аңлату, сүзне дөрес әйтүгә ирешү.

Уенчык куян, кишер муляжы

Февраль 1 атна

«Бакалар» уены

Су буенда бакалар

Күккә карап яталар,

Черки тотып ашыйлар,

Сикерешә башлыйлар

Мавыктыргыч уен уйнарга өйрәтү;

Сүз байлыгын арттыру өстендә эш.

Бака битлеге

2 атна

Кошлар

Кошлар булып очабыз,

Аннан җиргә кунабыз.

Бераз ял итәбез дә,

Тагын очып китәбез.

Балаларның күңелен күтәрү, уенга кызыксыну уяту.

Кош битлекләре

3 атна

«Куян» , А.Барто

Тышта яңгыр ява коеп,

Утыра куян боегып.

Өйгә кермичә калган,

Бөтен җире чыланган.

Шигырьне тыңлау, аңлау, сүзләрен истә калдырырга тырышу.

Уенчык куян

4 атна

«Әминә».

Әминә елый үкереп,

Тубым суга төште, дип.

Чү, Әминә, елама,

Туп батмый ул елгада

Март

1 атна

«Кояш чык».

Кояш чык,

Болыт кач,

Без уйнарбыз

Җылыткач.

Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру;

Сүз байлыгын арттыру.

«Кояш», «болыт» рәсемнәре

2 атна

«Кәрия-зәкәрия», татар халык уены.

Ул бик матур биюче,

Ул бик матур биюче (2 тапкыр),

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз (2 тапкыр),

Кәрия-зәкәрия коммая (2 тапкыр)

Кәри гемгә, Зәкәр кемгә,

Зәкәрия коммая.

Балаларның күңелен күтәрү, уенга кызыксыну уяту.

Диск №3, 21 трек

3 атна

Яз.

«Яңгыр һәм болытлар» уены.

Яз темасына кагылышлы сүзләр өйрәтү.

Яз рәсеме

4 атна

«Чәбәк-чәбәк» уены.

Чәб-чәб-чәбәкәй

Кулларыбыз бәләкәй.

Ә хәзер тизрәк, тизрәк,

Чәбәклик күңеллерәк.

Балаларда уенга карата кызыксыну уяту.

Диск №1, 5-6 трек

Апрель

1 атна

Туп.

Туп-туп, матур туп

Сикер-сикер матур туп,

Бер, ике, өч, дүрт, биш

Сикер, сикер матур туп.

Балаларны туп белән таныштыру, аның уенчык икәнен әйтү.

Туп

2 атна

«Карусель» уены.

Әллә-лә, әллә-лә,

Карусельләр әйләнә.

Зур, зур аю әйләнә,

Матур курчак әйләнә,

Кечкенә куян әйләнә.

Уенга кызыксыну уяту, балаларның кәефен күтәрү.

диск №3, трек 11, 12

3 атна

«Камыр малай» әкияте.

Әкиятнең эчтәлеген истә калдырырга тырышу;

Балаларның сүз байлыгын арттыру өстендә эш.

Өстәл театры, «Балачак аланы», 30 бит

4 атна

«Куык» уены.

Өрел, куык, зур булып,

Тик шартлый күрмә, тулып;

Һаман да син бул матур -

Күпереп, кабарып тор.

Уенга кызыксыну уяту.

Шарлар

Май

1 атна

Кояш. Болыт.

Кояш чык, чык (балалар бииләр),

Болыт! Качыгыз тизрәк (балалр качалар).

Балаларның күңелен күтәрү, уенга карата кызыксыну уяту, сүз байлыгын арттыру өстенә эш.

Кояш, болыт рәсемнәре, бию көе, магнитофон.

2 атна

«Песи», Р.Миңнуллин.

Песи, песи, пескәем

Соры синең төскәең,

Йомшак синең йоннарың,

Җылы синең туннарың.

Балаларны йорт хайваннары (песи) белән таныштыруны дәвам итү.

Песи рәсеме.

3 атна

Кәҗә.

Балаларны куып килә,

Зур мөгезле бер кәҗә.

Сөт эчмәгән балаларны

Мөгезе белән ул сөзә.

Балаларны йорт хайваннары (кәҗә) белән таныштыруны дәвам итү.

Кәҗә рәсеме.

4 атна

Тычкан.

Тычкан дускай, тор инде,

Йокың туйгандыр инде,

Әйдә уйныйк бергәләп,

Безне куып тот инде.

Балаларның күңелен күтәрү, уенның сүзләрен истә калдырырга тырышу.

Уенчык тычкан.



© 2010-2022