Мероприятие на тему: Транспорт төрләре һәм аларның аермалыклары

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

"Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы"




"Транспорт төрләре һәм аларның

аермалыклары"


(I кечкенәләр төркемендә балаларның

сөйләм телләрен үстерү )














Югары категорияле

тәрбияче Г.Ә.Мингазова

14 март 2014 ел


Максат: Транспорт төрләре турындагы белемнәрне формалаштыруны дәвам итү.

Тәрбия бурычы: Өйрәнелә торган материалга карата уңай хисләр уяту, әйләнә-тирә мохикә кызыксыну тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Күреп кабул итүне, чагыштыра белүне, автомобильләрне(йөк һәм җиңел) аера белү күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: Йөк һәм җиңел машиналар, аларның өлешләре турында күзаллаулар тудыру. Алган белемнәрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, музыка, куркынычсызлык.

Методик алымнар һәм чаралар: сөенеч мизгеле, тәрбияче сорауларына җаваплар бирү, техник чаралар куллану, слайдлар күрсәтү, хәрәкәтле уеннар, мактау, ныгыту.

Җиһазлау: мультимедия - проектор, экран, йөк һәм җиңел машиналар, магнитофон тасмасында талгын музыка.

Әдәбият: Ф.В.Хәзрәтова "Туган телдә сөйләшәбез", Л. Әхмәтшина, З. Камалова "Адымнар нык, юллар имин булсын", Г.А.Галеева "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы".

Эшчәнлек төзелеше

1. Психологик көйләү.

2. Уен: "Төсле машиналар".

3. Машиналар паркына сәяхәт

4. "Шундый укны эзләп тап" уенын

5. Уен: "Каешны тап"

6. "Мин шофер" җырын

7. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы.

I. Кереш.

- Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!

1.Балалар, сез бакчага килгәндә нәрсә белән килдегез? Машинага утырып, автобус белән, җәяү.

Җәяүлеләр йөри торган юл ничек атала?(тротуар),

Ә машиналар йөри торган юл? (олы юл).

Кемнәр машинага утырып килде?

Машинаның кайсы урынына утырасыз, алгамы, арткамы? Алга утырырга ярамый, һәрвакыт артка, креслога-махсус урындыкларга утырыгыз һәм куркынычсызлык каешларыгызны эләктерегез. Махсус урындык күрсәтү,карау. Бу креслолар базарларда, кибетләрдә сатыла.

2.Әйдәгез балалар без бүген сезнең белән төсле машиналарга утырып сәяхәткә чыгабыз, машиналар паркына барырбыз. Уен: "Төсле машиналар". Әйдәгез балалар машиналарга утырабыз. Балалар төсле рульләр(яшел, сары кызыл) алып, шул төстәге машиналарга утыралар.Музыка астында баралар.Килеп җиттек, әйдәгез машинадан төшәбез.

Балалар машинадан төшәләр. Менә паркка да килеп җиттек. Сез монда нәрсәләр күрәсез? (Юлда(идәндә) җиңел һәм йөк машиналар).

Болар нәрсәләр? Йөк машинасы. Бу машинаның нәрсәләре бар? Әйдәгез санап чыгыйк (тәгәрмәчләре, кабина,кузов) Кабинада кем утыра? Машина йөртүче-шофер абый. Йөк машинасы ни өчен кирәк? Йөк ташу өчен (Ком, кирпеч, утын) Кешеләр утырып йөрергә тиешме? Юк, бу бик куркыныч. Йөк машинасында йөк кенә ташыйлар, кешеләрне утыртып йөрергә ярамый.

Юлларда тагын нинди машиналар йөри? Җиңел машиналар(белгән маркаларын санату: КИА, жигули, ока, джип) Җиңел машиналар ни өчен кирәк? Кешеләрне утыртып йөрү өчен. Әйдәгез хәзер "Шундый укны эзләп тап" уенын уйнап алабыз. Балаларга төрле төстәге йөк һәм җиңел машиналары ясалган рәсемнәр таратыла. Тәрбияче өстәлендә дә шундый ук машина ята. Балалар өстәл янына килеп, үз рәсемнәрендәге шикелле машинаны сайлап алалар. Шулай ук машинаның төрен (йөк һәм җиңел), нинди төстә икәнен әйтәләр. Ә хәзер үзебезнең бакчабызга кайтыйк инде балалар. Балалар машинага утырып кайталар. "Мин шофер" җырын җырлау.

4.Проекторда полиция рәсеме. Кем бу? Күргәнегез бармы? Ул ни өчен кирәк? Урамда тәртип саклау өчен. Полиция махсус урындыгы булмаган машинаны туктаткан. Балалардан бу машинаны ни өчен туктатуын сорау.

Уен: "Каешны тап" Анализ.



© 2010-2022