Консультация для родителей Әти-әниләр сезнең өчен

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кидрячева Раушания Гайнулла кызы,

Яр Чаллы шәһәренең 83-нче

«Тылсымчы кыз» исемле балалар бакасының

балаларга татар теле өйрәтүче тәрбиячесе

Әти- әниләр сезнең өчен

Балаларны тәрбияләүдә мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрнең роле гаятъ зур, ләкин, хөрмәтле әти-әниләр, шуны да истән чыгармаска кирәк: яхшы тәрбиянең нигезе гаиләдән башлана. Ләкин чын тәрбия беръяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы - балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә. Риззаэддин бине Фәхреддин: "Яшь буынны тәрбияләү эше - ул бик мөһим социаль мәсьәлә, һәм ул - тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның даими игътибарын таләп итә", -дигән фикер уздыра. Балалар бакчасы коллективының максаты - бала тәрбияләүдә әти- әниләргә һәръяклап ярдәм күрсәтү, алар белән кулга-кул тотанышып хезмәттәшлек итү. Менә шунда безгә ярдәмгә методик кулланмалар, әдәби әсәрләр, әкиятләр килә. Бу Ризаэддин Фәхреддиннең - "Гаилә", "Нәсыйхәт I" (Малайлар өчен), "Нәсыйхәт II" (Кызлар өчен), "Нәсыйхәт III" (Зурлар өчен), "Тәрбияле хатын", "Тәрбияле ата", "Тәрбияле бала", "Тәрбияле ана", "Әдәбе тәгълим", "Әһле гыяль", "Кыз балалар вә хатыннар өчен". Ризаэддин Фәхреддиннең һәр нәсыйхәте, һәр әйткән сүзе - нәтиҗә ул. Вил Казыйхановның да әхлак, тәрбия дәресләре уйлап фикер йөртергә, эзләнергә һәм нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Хөрмәтле әти-әниләр сезнең игътибарыгызга, балаларны тәрбиялүәдә кулланыр өчен әдәбият исемлеге тәкъдим итәм:

- Мәгьрифәтче Ризаэддин Фәхреддин тәгьлиматы: эзләнүләр һәм тәҗрибә. Яр Чаллы: ӨПББИ, 2006.

- Р. Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. Казан, 2004.

и др. Казань: изд-во Института истории АН РТ, 2003.

- Закирова К. В., Низамов Р. Л. «Гаиләдә, балалар бакчаларында әдәплелек тәрбияләү программасы». Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 1997.

- Вил Казыйханов «Әхлак дәресләре». Яр Чаллы, 1997.

- К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова, Г.М. Сафиуллина «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе».

- Н.Р.Мирхазова «Мин бәхетле гаиләм белән». Казан, Хәтер, 2011.

- К.В. Закирова, «Мәктәпкәчә тәрбия», Казан, РИЦ «Школа», 1998.

- К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова, «Әхлак нигезе- матур гадәт». Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

- Г.Х. Измайлова «Бергәләп тәрбиялибез», Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.


© 2010-2022