Балалар бакчасында Нәни мисс конкурсы эшкәртмәсе

Раздел Дошкольное образование
Класс 13 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Максат. Балаларның бергәләп эшләү һәм үзара аралашу күнекмәләрен үстерү; малайларда кызларга карата ихтирам тәрбияләү, белемнәрен тирәнәйтү, кызыксынучанлыкларын арттыру, сәләтләрен күрсәтүгә этәргеч бирү. Әниләргәкарат мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Җиһазлау. Плакатлар, кызларның фотосурәтләре, чәчәкләр, шарлар. "Кызлар чәчен тарап, битен юса, гөлләр күк була", "Тау күрке - таш, баш күрке - чәч" дип язылган плакатлар эленә.

Сәхнә матур итеп бизәлгән.


Хөрмәтле әниләр! Сезнең барыгызны бүгенге ямьле бәйрәм -Әнииләр көне белән тәбрик итәм! Ихлас күңелемнән сезгә тазалык-саулык, ак бәхетләр, мәрхәмәтлелек, сабырлык, гаиләләрегезгә тынычлык, тигезлек, иминлек, тормышыгызда, эшләрегездә зур уңышлар, барлык хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын теләп калам. Балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын. Йөзләрегез һәрчак шатлыктан балкып торсын. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле әниләребез!

1 егет: Дуслар, буген нинди кон? Сез беләсездер, бәлкем?

Белмәсәгез, узем әйтәм, Буген бездә бәйрәм көн!

Алып баручы. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,

Нәрсәдән бу мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм җилен,

Анысы да сөйли тагын, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2 егет: Бакча бүген гөрләп тора, шаулап тора , күрегез!

Без бит бәйрәмгә җыелдык, әллә шуны белмисез?

3 егет : Күмәкләшеп бергә дуслар, җырлап алыйк, әйдә әле,

Котлы булсын, гөрләп торсын, әниләрнең бәйрәме.

Егетләр башкаруында җыр "Хәерле көн".

А.б. Хәерле көн кадерле балалар, хөрмәтле әниләр һәм килгән кунаклар! Бүгенге "Сылу татар кызы" исеме астында үтә торган иртәбезне ачык дип игълан итәм. Котлау өчен сүзне бакчабыз мөдиренә бирәм.

(Мөдирнең котлавы тыңлап кителә).

А.б. Кичәбезнең үзәгендә бүген кызлар булыр. Алар берничә төрдә чыгыш ясарлар. Аларның һәм дә әниләребезнең зирәклекләрен билгеләп бару өчен жюри составы сайларга кирәк.

- Ә хәзер сезнең алда Вәрәш -Баш авылында туып үскән иң булган, иң уңган, иң чибәр кызларыбыз. Кызларыбыз, әйдәгез рәхим итегез! ДЕФЕЛЕ МУЗЫКАСЫ ЯНГЫРЫЙ!

(Матур музыка астында матур күлмәкләрен кигән кызларыбыз залга кереп бер рәткә матур итеп тезелеп басалар)

А.б. Бу чыгышта тәүге тапкыр чыгып безнең каршыга.

Уңганмы сез, зирәкме сез, сыналырсыз җыр-моңда.

Катнашучылар әзер, ә сез, хөрмәтле тамашачылар, җан атарга әзерме? Алайса башлыйбыз.

Беренче чыгыш "Үзем турында үзем" дип атала. Кызларның һәрберсе үзләре белән таныштырырга тиеш була.

1 кыз

Нигә шаккатып торасыз,

Әллә танымадыгызмы?

Нинди кыз бу тагы дип

Аптырадыгызмы?

Магазин артында торам,

....... (исеме) атлы кыз булам.

А.Б. Икенче кызыбызны сәхнә түренә дәшәбез. Рәхим ит!

2 кыз

Исәнмесез дип башлыйм

Сезнең белән сүземне

Әз-мәз генә булса да

Таныштырыймуземне.

Мин булам............(баланың исеме),

Әниемә бер генә.

Килдем мин Вәрәшбаштан

Танышыйк яңабаштан.

Фамилиям............(фамилиясе),

6 яшь тулды миңа.

Яратам мин җырларга,

Дуслар белән уйнарга!

Татар кызы булам мин!

Вәрәшбашта туганмын

Әниемә, әтиемә,-

Нәни төпчек булганмын.

Бакчабыз "Аккош"-

Минем бакчам була ул

Якшылыкта, яктылыкта,

Үрнәк булып тора ул.

4 егет :

Бер утыру-үзе бер гомер дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер очрашып серләр бүлешү-

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Безнең әниләр җыелган

Ял итәр өчен бүген.

Сүзләремнең иң матурын

Әйтмичә мөмкин түгел.

А.Б. Ә хәзер уртага тагын бер кызыбызны чакырам!

3 кыз

Вәрәшбашта туганмын

Татар кызы буламын

Әти-әниемнең мин

Бер бөртеге буламын.

Исемем минем .........,

Фамилиям .................

Миңа 6 яшь тула

Әтием .................. була.

Алып баручы: Кояшлы көн телим мин гөлләргә,

Хәерле көн телим барчагызга,

Сәламәтлек телим һәммәгезгә,

Ә осталык һәм тапкырлык телим кызларыбызга.

4 кыз

Мин- ............... (фамилиясе, исеме)

Йолдызлыгым укчы булыр

Икенче кышны көтеп алсак Миңа 5 яшь тулыр

Менә хәзер сезнең алда Чыгыш ясыймын бүген

Уйнармын да, биермен дә, җырлармын дә мин үзем.

Алып баручы: Безнең тагын бер сылуыбыз калды. Әйдә, .........., рәхим итеп чык түргә!

5 кыз:

Бар дөньяны куандырып,

Шатлык өстәп җиһанга

......(әтисенең исеме) белән ........ (әнисенең исеме)

Ходай биргән кыз бала.

Барысы бергә җыелышып

Исемне дә тапканнар

Миңа инде иң матурын

............ (баланың исеме) дип кушканнар.

Әниемнең бер кызы мин

Өч абыйга сеңел булам

Бар эштәдә әниемә

Булышырга тырышам.

Музыкаль пауза. Балалар башкаруында җыр "Бәйрәм белән әнием"

А.б. Әни, әнием, әнкәй! Нинди кадерле, зур мәгънәгә ия булган сүз . Ана - кеше тормышына ямь бирә. Без үзебезгә яшәү биргән олы җаннарны олыларга, кадерләргә тиешбез. Сез, балалар, моны һәрвакыт истә тотып әниләрегезгә булышып, аларны матур эшләрегез белән шатландырып торасызмы!

А.б. Инде кызларыбыз бераз арып киттеләр, шуңа күрә без аларга ял итеп алырга тәкдим итәбез. Әниләрне Тапкырлыкта сыныйбыз.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр дә әзерләдек. Уеннарда актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

Беренче бирем "Мәкальне тәмамла" дип атала. Әниләр турында мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

- Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

- Ана ачуы - язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

- Ана куены (туннан җылырак)

- Яктылык - кояш янында, яхшылык - (ана янында)

- Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

- Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

- Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

Алдагы бирем "Баш хисапчы" дип атала. Әниләр, акчаларны саный - саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.

- Балагызның исеме ничек?

- Балагызның фамилиясе ничек?

- Балагызга ничә яшь?

- Балагызның әтисе кем исемле?

- Балагызның аяк киеме размеры?

- Балагызның туган көне кайчан?

- Балагызның күз төсе нинди?

- Балагыз нинди балалар бакчасына йөри?

Тагын бер бирем "Табышмаклар илендә" дип атала.

А.Б. Безнең күрше бүлмәдә гарәп илләреннән кунакка килгән кызларыбыз түземсезлек белән сәхнә түренә узуларын котеп торалар, әйдәгез әле аларны чакырабыз! Кызларыбыз, рәхим итегез!

( "Восточные сказки" музыкасы янгырый, кызлар бии-бии түргә узалар һәм шәрекъ биюен бии башлыйлар).

А.Б. Молодцы кызларыбыз, бигрәкләр дә матур биисез икән. Әйдәгез әле, хәзер сезнең белән дә уеннар уйнап алыйк.

Беренче бирем.

Табышмак әйтәм, җавабын тап дип атала. Мин сезгә табшмаклар әйтәм, ә сез мин җавапларын әйтерсез.

Икенче бирем

А.Б. Икенче бирем "Мин әнинәң уң кулы" дип атала.

Кызларга ике төрле ярма бирелә, алар дәрес итеп ярманы икегә аерырга тиеш булалар.Икешәр-икешәр кыз ярыша.

Өченче бирем.

Ә хәзер кызларыбызның җитезлеген тикәереп "Кем кубрәк гөмбә җыя" уенын уйнап алабыз. Бу уенда да шулай ук икешәр кыз ярыша, аннары тагын җиңеп чыккан ике кыз 1әм бер генә җиңүче билгеләнә.

Дүртенче бирем

А.Б. Ә хәзер кызларыбыз үздәренен осталыкларын күрсәтерләр.

(Һәр кыз үзенең осталыгын күрсәтә: җырлыйлар, бииләр, сәнгатьле итеп шигырь сөйлиләр).

Нәтиҗә чыгару

А.Б. Жюри нәтиҗә чыгара.

  1. "Иң оста җырчы кыз"

  2. "Иң тыйнак кыз"

  3. "Иң кыю кыз"

  4. "Иң матур биюче кыз "

  5. "Тамашачы мәхәббәтен яулаучы кыз"

А.Б. Ә хәзер безнең җиңүче кызларыбызга кечкенә генә истәлек бүләкләре тапшырыла.

Алып баручы Әле бит әле безнең уеннарда катнашкан әниләребез дз бүләкләнмәде. Мин киңәшләштем дә, үз - үзем белән, һәм җиңүче итеп бар әнине дә игълан итәм. Ә бүләкләр, безнең җиңүчеләр өчен генә дип әзерләнгән иде. Хәзер серле капчык җибәрәм, сез шуннан үзегезгә бер бүләк сертификатын сайлап аласыз.

Бүләкләр:

  1. Верандыда киемнәр өчен кечкенә элгеч (Кадак)

  2. Тап бетерүче машина (Бетергеч)

  3. Ерак арага уй-фикерләрне җиткерүче җайланма(Конверт)

  4. Пылесос "Метисам" (кисточка)

  5. Мини-палас (Кулъяулык)

  6. Яза торган машина (Ручка)

  7. Диетик чара (Сагыз)

  8. Күп сөйләшүдән чара (Пустышка)

  9. Табак- савыт юучы машина (Губка)

Әлбәттә инде бу шаярту бүләкләре генә булды. Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне тапшырабыз. Балалар үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

Алып баручы. Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, "Җан җимешем, балам", - дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.



Кулланылган табышмаклар

1. Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк. (Су)


  1. Ипи түгел, су түгел,

Авыр түгел, аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел. (Һава)

  1. Берсе көнне ярата,

Берсе төнне ярата.

Икесе дә дөньяга

Якты нурлар тарата. (Кояш, ай)

  1. Бит-кулыңны югач,

Сиңа мин кирәк.

Мин нәрсә булам,

Әйт син тизрәк. (Сөлге)

  1. Кечкенә генә җил капка

Ачыла да ябыла. (Авыз)

  1. Ике туган рәттән торсалар да,

Берсен берсе күрә алмыйлар. (Күзләр)

  1. Мин йөримен, ул тибә,

Эчемдә дөп-дөп итә. (Йөрәк)

  1. Минем ике тәрәзәм бар,

Һәр көнне иртән ачам,

Кич җиткәч ябып куям. (Күзләр)

  1. Бер агачта ике яфрак. (Колаклар)

  2. Кышын таудан шуабыз,

Җәен җыеп куябыз. (Чана, чаңгы)

  1. Шома табанлы чана,

Атсыз да алга чаба -

Кулда булса таяклар,

Җитез булса аяклар. (Чаңгы)

  1. Күлләре бар - суы юк,

Чүлләре бар - комы юк.

Таулары бар - кар ятмый,

Аны белгән адашмый. (Карта)

  1. Эче тулы балалар,

Парталар һәм такталар,

Бик тырышып белем бирә

Абыйлар һәм апалар. (Мәктәп)

  1. Ары йөгерде - сыйпады,

Бире йөгерде - сыйпады.

Ары килеп, бире килеп,

Бер почмакка утырды. (Себерке)

  1. Ике боҗра, ике аяк,

Уртасында - бер таяк. (Кайчы)

  1. Табаным утлы булса да,

Тукымадан йөрим мин.

Җыерык кына йөзләрне дә

Матурлап тигезлим мин. (Үтүк)

  1. Көн дә нидер сата ул,

Булсын гына алучы.

Үлчәп бирә, төреп бирә

Кем соң безгә?.. (Сатучы)

  1. Бер ягымнан тоталар,

Бер ягымнан куркалар;

Теләләр дә юналар,

Чәнчиләр дә кыркалар.(Пычак)

  1. Бурычым бик кечккенә,

Кечкенә дә төш кенә.

Нечкә баудан төшмим мин,

Чиста керләр тешлим мин. (Кер каптыргычы)

© 2010-2022