Конспект занятия на тему Миләш тәлгәше беренче кечкенәләр төркеме

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Максат:

1.Балаларны, миләш тәлгәшенә мамык таякчыклары белән миләш рәсемләргә өйрәтү.

2.Рәсемләргә теләк уяту, табигатькә мәхәббәт, мамык таякчыклары белән миләшләр ясарга өйрәтү. Яңа төр рәсемләве белән таныштыру (төртеп рәсемләү). Кызыл төс белән рәсемләү.

Кулланма материал:

Кызыл төстә гуашь юеш салфетка, кош һәм милш тәлгәше төшерелгән альбом бите.

Эшчәнлек:

Бездә бүген кунаклар, әйдәгез исәнләшик.

Ә хәзер миңа карагыз әле, күзләрегезне күрим әле. Менә алар нинди, матур, белемле.

Балалар урамда кайсы ел вакыты? (1 слайд)

Урамда салкынмы, җылымы?

Кыш көне агачлар нәрсә эшли? (2 слайд)

Әйе,агачларның яфраклары көз көне коела һәм кыш көне алар ял итәләр, йоклыйлар Ә кайбер агачларда (3 слайд) нәрсәләр кала? (миләш )

Миләш нинди төстә?(5 слайд)

Миләш нинди формада?

Балалар без сезнең белән урамда кыш дидек, ә кошлар кыш көне нәрсә ашыйлар, аларның ашарларына бармысың? (юк, җимлектән ашыйлар) (6 слайд)

Әйе кошларга без ярдәм итәргә тиеш, җимлекләр ясап, аларның ашарларын бирик.

Ә снегирь кошы миләш белән туклана һәм ул миләш ашарга диеп очып килгән, ләкин миләш тәлгәшендә бер миләштә калмаган, аның ашарын юк.

Нәрсә эшлибе, ярдәм итәбезме?

Әйдәгез снегир кошына миләшләр ясап бирик.

Ә миләшләрне без сезнең белән мамык таякчыклары һәм нинди төстә гуашь белән рәсемлибез.

Мамык таякчыгын уң кулга алып, аны гуашька манчыйбызда, миләш тәлгәшләренә төртеп, түгәрәкләр ясап чыгабыз.

Мин нәрсәләр ясадым? Нинди төстә?

Менә хәзер безнең снегир тук була һәм ул безгә рәхмәт әйтә.

Һәр берегезнең алдында альбом битләре, мамык таякчыклары, гуашь, миләш тәлгәшләренә миләшләр рәсемлик.

Кемнең эше бетә мамык таякчыкларын куябыз һәм кулларны юеш салфеткаларга сөйрәбез.

(эшләрне тезә бару)

Сезнең миләшләрегезне ашарга бик күп кошлар килгән.

Сезгә рәхмәт әйтәләр.

Ә сезнең дә кошлар буласыгыз киләме?

Әйдәгез паласка һәм әйтәбез:

1,2,3, карагыз безгә, без кошлар(кулларын җәяләр)

Кошлар канатларын кагып очып киттеләр

Җимлеккә кундыла һәм ярма ашыйлар

Тагын очып киттеләр.

Рәхмәт балалар һәр бер кош тук булды.

Кунак апаларга сау бул әйтәбез.





Конспект занятия на тему Миләш тәлгәше беренче кечкенәләр төркеме.

Тема: " Миләш тәлгәше"

(рәсем эшчәнлеге)

Муниципаль мәктәпкәчә белем

бирү учреждениесе Сарман

бистәсенең №2 нче балалар

бакчасы тәрбиячесе

Ихсанова Р.М кызы



© 2010-2022