Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән күңел ачу

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюдңет учреждениясе Татарстан

Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре

"Катнаш төрдәге" 9 нчы "Салават күпере" балалар бакчасы



Уеннар бәйләме.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек

төркеме балалары белән күңел ачу.







1 квалификацион категориялы

физкультура инструкторы

Зигангирова Венера Алмас кызы


2015 - 2016 уку елы.

Күңелле музыка уйный.Залга биеп бер-бер артлы Шук малай, Әтәч, Әминә,Убырлы карчык керәләр.Шук малай артына борылып әтәчтән сорый:

-Син кая барасың?

-Мин бәрәмгә барам.

-Син кая барасың Әминә?

-Мин уйнарга барам.

-Ә син кая барасың Убырлы карчык?

-Ә мин сезгә ияреп барам.

Шук малай: "Ярый алайса киттек".

-Менә килеп җиттек,исәнмесез балалар.

Әтәч: Бүген без сезнең белән күңелле уеннар уйнарбыз.

Әминә: Күңелле хәрәкәтле уеннар уйнарбыз диген әтәч.

Убырлы карчык: Мине дә үзегезнең күңелле уеннарыгызга катнаштырырсыз әле.

Шук малай: Тәртибеңә карарбыз Убырлы карчык.

Убырлы карчык: Ә менә мин бик кызыклы уен беләм, "Убырлы карчык тозагы" -дип атала.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән уен уйналына.

Балалар түгәрәккә басалар. Убырлы карчык түгәрәк уртасына озын бау тотып баса.ул бауны иелеп әйләндерә, балалар сикерп буга басмаска тырышалар.Кем бауга баса ул бала уеннан чыга.

Әтәч: Ай афәрин ,булдырдыгыз балалар.Ә менә мин зурлар төркеме белән "Әтәчләр" дигән бик кызык уен уйныйсым килә.

Әтәчем! Әтәчем!

Торасың да иртүк,

Кычкырасың бик күп:

Кикри-күк,кикри-күк.

"Әтәчләр уены". Зал уртасына кыршау (обруч) куела, ике бала кулларын артка куеп, җилкәләре белән бер-берсенә терәлеп кыршау уртасына басалар.Кыршаудан бер - берсен җилкәләре белән этеп чыгарырга тиешләр. Кем кыршаудан чыга шул бала җиңелә.

Шук малай: Карагыз- кара нинди батыр әтәчләребез бар икән бит безнең. Ә мин сезгә хәзер күңелле бию биергә тәкъдим итәм.

Төркем балалары "Шаян үрдәк балалары "музыкасына бииләр.

Убырлы карчык: Туктагыз әле туктагыз. Минем бит тагын бер кызыклы уеным уйналмыйча калды.Ул"Диңгез ятмәсе" дип атала. Бу уенны мин уртанчылар төркеме белән уйнар идем.

"Диңгез ятмәсе" уены. Балалар кечкенә түгәрәк ясап басалар, уртага таякка бәйләнгән озын бау тотып Әминә баса, бауның икенче башын тотып түгәрәктән чыгып Убырлы карчы баса һәм бауны түгәрәк буйлап әйләндерә.Бау өстеннән балалар сикерәләр, кем бауга баса ул бала уеннан чыга.

Әминә: Минем балаларга бер табышмак әйтәсем килә,мөкинме?

Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә).

Әминә: Бик дөрес балалар,әйдәгез әле без сезнең белән "Кәбестә" уенын уйнап китик

"Кәбестә" уены: Балалар түгәрәккә басалар һәм тезләрен кочаклап чүгәләп утыралар,алар бакчада түтәлдә үскән кәбестәләр. Әминә арттан килеп балаларга акрын гына кагыла, кем урыныннан кузгала бу бала түтәлдән чыга.

Шук малай: Дусларым, карагыз әле кара безгә кунакка яшелчәләр килгәннәр.

Залга помидор, кыяр, баклажан, шалкан, кишер, чөгендер маскалары кигән балалар керә.



Көзге таба бакчада

Яшелчәләр җитешә.

- Кайсыбыз иң яхшысы? -

Дип, алар бәхәсләшә.

-Мин иң кызыл арада,-

Помидор горурлана.

-Без иң хуш исле гөлләр,-дип,Рәйханнар хозурлана.

Кыяр билгә таянган:

-Мин яшел, иң ктердек,

Хуҗабикә тәпәнен

Буз тутырып бетердек.

Тырышудан шәмәхә

Төскә керә баклажан:

-Минем салат иң тәмле,

Кабып кара банкадан.

-Мин иң сары, - ди шалкан, -

Тәмгә тәмле сары май.

Ә миндә иҗ күп күлмәк,-

ди кәбестә, - мин иң бай!

-Миндә иң күп каротин,

Ашап кына кара син!

Үзем баллы, кетердим,

Кояш тәсле кишер мин.

-Мин иң ачы, - ди суган, -

Сарымсак - минем туган.

Алга чыга чөгендер:

-Бу бәхес ни өчендер?

Без барыбыз иң - иңнзр,

Бергә булсак, юк тиңнәр.

Без - тау - тау

ВИТАМИННАР.

Шук малай: Әйдәгез әле, яшелчәләр сезнең белән "Йозак" уеннын уйнап китик.

"Йозак" уены: Балалар бер рәткә кара - каршы куллары белән йозак ясап тотынып басалар һәм тартышалар. Кайсы як алга чыга, шул рәт җиңә.

Әтәч: Бигрәк күп уеннар белән таныштык бүген. Афәрин балалар.

Шук малай: Балалар белән уйнап вакыт бик тиз үтеп киткән.

Убырлы карчык: Бердә сезне калдырып китәсе килми.

Әминә: Юк инде, безгә балалар белән саубулашырга вакыт җитте.

Барсы бергә: Сау булыгыз, балалар. Без сезнең яңга тагын бик күп кызыклы уеннар белән кунакка килербез әле.

Күңелле музыка уйный. Әтәч, шук малай, убырлы карчык, Әминә залдан чыгалар.










© 2010-2022