Материал по темеФольклор мирасыбыз мәңгелек хәзинә

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Газетага мәкалә. Ягафарова Г.И.

Тема : "Фольклор мирасыбыз мәңгелек хәзинә"

Туган тел! Һәркем өчен газиз сүз бу. Чөнки тел - тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел ул зур бер гөлбакча кебек, анда йөргән саен гөлләрнең төрлелегенә шаккатасың, хуш исләрен тоясың, матурлыгына сокланасың.

Тел кешеләргә бер-берсен аңларга, теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.

Бүгенге көндә без, тәрбиячеләр алдында торган бурычларның иң мөһиме - сабыйларга максатлы рәвештә - үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру.

Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе - халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасына таянып эш итү зарур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары - тел өйрәнүдә иң бай чыганак.

Сабый туганда шундый саф була. Ата-анасына, милләтенә, иленә таяныч булып үссен өчен, дөньяга килү белән аны тәрбияләү, мөмкинлегенә күрә акылын, зиһенен үстерү башлана.

Балага туган телне яхшы камилләштерергә ярдәм итүче чаралар арасыннан иң төп чара булып уеннар тора. Уен - нәни шәхеснең әдәплелек кагыйдәләренә өйрәнүдә безнең иң ышанычлы ярдәмебез. Чөнки алар - бала тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу сабыйның аңын, физик көче, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерер.

Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балаларга уен тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерә торганнарын сайларга кирәк.

Башта сайлап алабыз, балалар түгәрәккә тезелеп баса да, шуннан соң санамыш үткәрәбез. Бер бала да рәнҗерлек булмасын өчен санамыш үткәрәбез.

Мәсәлән: Әлчи, бәлчи, әни күлмәк үлчи.

Карга, чыпчык, син кал, син чык.

Балаларның яшь зурлыгына туры китереп санамышлар куллану мөмкин.

Безнең күбрәк уйнаган уеннарыбыз "Мәче һәм тычкан", "Ябалак", "Йоклаган песи", "Очты, очты...", "Аю-бүре", "Күрсәт әле үскәнем". Уеннардан балалар уңай тәэсир алалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар.

Төркемдә балалар белән "Серле капчык", "Әбием сандыгы", "Танып бел", "Мәликә" кебек уеннар алына.

Сюжетлы-рольле уеннарга да бик зур урын бирелә. Бу балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. Шулай ук дидактик уеннарга да зур урын бирелә. Бу уеннар "Нәрсә артык?", "Парын тап", "Кем баласы", "Калфак бизәү, комзол бизәү" һ. б. баланың дөрес фикерләү, уйлап табу сәләтен үстерә. Шөгыльләрне уздырганда физминуткалар өчен кызыклы, хәрәкәтле күнекмәләр алабыз. Бу "Кәҗә мәкәрҗә" үртәвече, "Үчти-үчти, үчтеки", "Әти биштә". Балалар бик теләп катнашалар, үртәвечләрне бик тиз отып алалар.

Балалар әдәпле, әхлаки яктан камил булып үссеннәр өчен бик еш төрле әңгәмәләр үткәрәбез, мәсәлән, "Без кунакта", "Безнең гаилә", "Матур сүз әйт" һ. б.

Шулай ук сабыйлар өчен төрле альбомнар әзерлибез. Бу "Милли бәйрәмнәр", "Серле сандык" - анда халкыбызның милли киемнәре, бизәнү әйберләре, сөлгеләр, ашъяулыклар, тарихи булган урыннар сурәте, туган якка багышланган альбомнарыбыз да бар.

Ел да балалар белән милли бәйрәмнәр үткәрәбез: "Сабантуй", "Карга боткасы", "Сөмбелә бәйрәме", - балалар өчен күңелле вакыйга һәм ул гомерлеккә хәтер сандыгында саклана.

Уеннар аркылы балаларга милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне, такмаклар, табышмаклар, үртәвечләр белән барып ирештерсәк, безнең гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр онытылмас, гасырлардан-гасырларга күчеп дәвам итәр, мәңге сакланыр, милләтебез исән булыр.

2

© 2010-2022