Развлечение ко дню матери в средней группе на татарском языке

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әниемнең бәйрәме

(Уртанчылар төркеме)

Өй эче күренеше.1 бала ятып тора.Балалар кереп ярымтүгәрәк булып басалар.Ятып торган бала торып киерелә-киерелә уртага чыга. Тасмаларын төзәтә, "юына".

Алып баручы: Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Ләйләне?

Бала: Уятмады, үзем тордым,

Балалар: Бүген әни бәйрәме!

Алып баручы:Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямҗле!

Бала: Якты булсын, балкып торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Балалар: Бүген әни бәйрәме!

А.б:Өстәл өстен кат-кат сөртте, (Капланып торган өстәл өстен күрсәтә)

Җәйде ап-ак җәймәне.

Бала:Чиста булсын,пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме!

А.б: Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле,

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Балалар җитәкләшеп китеп чәчелеп басалар.

Җыр "Әниләр вальсы"

А.б:Әйе, балалар,әни-һәркем өчен дә иң кадерле, иң якын кеше.Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга

аларны кадерләргә тиеш.Бүгенге бәйрәмдә дә без аларны шатландырыйк. Җырларыбыз, биюләребез аларга бүләк булсын.

Бию: "Улыбка"

Җыр: "Сөенеч бүләк итәм"

А.б: Балалар әниләренә булышчы булып, көчле терәк булып үсәләр.Малайларны тыңлыйк әле.

1 малай: Мин сине яратып,

Иркәләп торырмын.

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын!

2 малай: Хәзер кечкенә булсак та

Әнигә зур терәк без.

Иминлекне, тынычлыкны

Саклар өчен кирәк без.

Җыр: "Милициянең яшь дуслары без"

А.б:Малайлар хәрби кеше булырга, көчле, гадел булырга хыяллана.Ә кызларыбыз менә кем булыр

Кызлар чыга.

1 кыз: Үчти-үчти, аппагым,

Иң яраикан такмагым.

2 кыз: Бу кемнәрнең бәбие,

Тыпыр тыпыр тәпие?

3 кыз: Нәнидер бармаклары,

Алсудыр яңаклары.

Бик кечкенә булса да

Тәпи йөри башлады.

Җыр: "Йоклату"

Кечкенә караватларга алып барып салалар, өсләрен каплыйлар.

"Таныш көйләр, моңнар ишетәм" дип, әби керә, ул милли костюмнан. 1 малай йөгереп барып исәнләшә, сумкасын урындыкка куеша, утырырга урын күрсәтә.Әби исәнләшә, хәлләр сораша.

А.б: Балар, менә нинди матур әби килгән безгә кунакка.Без әбиләрне бик яратабыз.Алар инде олыгайганнар.Безнең ярдәмгә, җылы сүзләребезгә мохтаҗ.Әйдәгез әбиләргә дип әзерләгән шигырҗләребезне сөйлик.

Балалар ярымтүгәрәк булып басалар.



1 бала: Әниемнең әнисе-

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием.

2 бала: Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Якты йөзе, йомшак сүзе-

Барсы безгә карата.

3 бала: Минем әби шундый җылы,

Иркәләнәсе килә.

Яннарында песи кебек

Сырпаланасы килә.

Җырлы-бию: "Әбекәем, кил әле".

Әби: мин яшь чакта менә шулай бии идек, матур җырлар җырлый идек.

А.б: Безнең балаларның да әниләре бик уңган, тырышлар.Әйдәгез аларны ярыштырабыз.

Уен: "8 лене кис"(Парлы санда әниләр чыга. Пардагы бер әни альбом битен бер кул белән тотып тора, икенче әни кайчы белән 8 ле санын кисә)

Уен:" Гусеница"(Уникелап әни чыга, итәкләрен тотып 2 команда булып басалар.Күкрәк турына берәр кабартылган шар кыстырып ,шарны төшермичә, чылбырны өзмичә, билгеләнгән урыннан йөгереп киләләр.Кем беренче?)

Әби: Булдырдыгыз барыгыз да! Бүген әниләр бәйрәме. Мин дә бит әни кеше.Миңа да әни диюче балаларым бар.Әниләр турында җырларны бик яратам.

А.б: Әби, рәхәтләнеп "Яраткан безнең әни" дигән җырыбызны җырлыйбыз.

Җыр: "Яраткан безнең әни".

Балалар ярымтүгәрәктә басып тора.

Әби: Мин тәрәзә шакылганын ишеттем.Кемдер безгә хәбәр бирә ахрысы.(Барып карый)

Беркемне дә күрмәдем, ләкин тәрәзә төбендә чәчәк тулы кәрзин таптым.(Алып баручыга бирә)

А.б: Әбекәй, балалар, бу бит язның беренче чәчәкләре, димәк Яз кызы биреп киткән аны безгә.Әйдәгез Яз кызына рәхмәт әйтеп, язга багышланган җырыбызны башкарыйк.

Җыр: "Яз килә".

А.б: Бу чәчәкләр сюрпризлы икән. Карагыз әле балалар, чәчәк таҗлары астында нинди тәмле күчтәнәче бар. Рәхмәт Язга шушы күчтәнәче өчен, матур әниләр бәйрәме алып килгән өчен.

1 бала: Котлы булсын җылы язның

Иң беренче бәйрәме!

Әниләр, әби-апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме.

Әби керә пирог күтәреп.

Әби: Мичемә пирог тыгып чыгып киткән идем, бик матур булып пешеп торган. Әниләрегез белән тәмләп төркемегездә чәй эчәрсез.

Балалар: Рәхмәт, әбекәй.

© 2010-2022